Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурдагы шартлаудан соң Казан метросында иминлек чаралары көчәйтелә


Казан метросы
Казан метросы

Петербурдагы шартлаудан соң Казан метро станцияләрендә иминлек чаралары арттырылган. Петербурда корбаннар һәм җәрәхәтләнүчеләр арасында татарларның булу-булмавын ачыклау бара.

Азатлык хәбәрчесе Казандагы "Горки" метро станциясеннән хәбәр итүенчә, тикшермичә бер генә пассажирны да кертмиләр. Турникет янында гадәттә 1-2 полиция хезмәткәре торса, бүген өчне куйганнар. Шулай ук перронда да полиция хезмәткәре бар.

"Метроэлектротранс" оешмасы җитәкчесе Әсфән Гәләвов хәбәр итүенчә, контроль артачак, дип яза "Реальное время". "Без көчләрне арттырачакбыз. Башта сәбәпләрен ачыклаячакбыз һәм шуның нигезендә өстәмә чаралар күреләчәк. Әлегә метрога керү урыннарында өстәмә кешеләр куябыз, бүгеннән башлап һәр пассажирны дирялек тикшерәбез. Бу уңайдан зур киңәшмә уздырачакбыз", ди Гәләвов.

Петербур метросында шартлау
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:31 0:00

3 апрель 14.40 тирәсендә Петербур метросының “Сенная площадь” һәм “Технологический институт” станцияләре арасында метрода шартлау булды. Русия тикшерү комитеты аны “теракт” дип бәяләде. Моннан тыш “Площадь Восстания” станциясендә тагын бер шартлаткыч табылуын хәбәр итте.

Кимендә 11 кеше һәлак булган. Җәрәхәтләнүчеләр саны 50гә якын. Петербурда өч көнлек матәм игълан ителде. Бу хакта шәһәр хакимияте хәбәр итә. Шартлау Русия президенты Владимир Путин Петербурда булган көнне оештырылды.

Татарстанның Петербур һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин Азатлыкка әйтүенчә, хәзер һәлак булучылар һәм яраланучылар арасында татарларның булу-булмавын ачыклау бара.

Ренат Вәлиуллин
Ренат Вәлиуллин

“Җәрәхәтләнүчеләр арасында Владимир Хафиев дигән кеше бар. Фамилиясе татарга охшаш, әмма әле төгәл мәгълүматыбыз юк. Элемтәдә торабыз", диде ул.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты.

Тикшерү комитеты “теракт” маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. РЕН телеканалы һәм башка мәгълүмат чаралары террор кылуда шикләнелүченең фотосын чыгарды. Аннан күренгәнчә, фотодагы кеше башына түбәтәй кигән.

Кайбер агентлыклар шартлау кылуда шушы кеше шикләнелә дип язды
Кайбер агентлыклар шартлау кылуда шушы кеше шикләнелә дип язды

Күп кенә мөселманнар социаль челтәрләдә моңа канәгатьсезлеген белдерә башлады.

Матбугат чараларында үзенең фотосын күргән Андрей (Ильяс) Никитин полиция бүлегенә барып терактка катнашы булмавын әйткән.

"Мин барлык сорауларга да бәйнә-бәйнә җавап бирдем. Мине аңладылар. Шуннан мин Мәскәүгә очтым", диде Никитин IslamNewsка.

Андрей (Ильяс) Никитин тумышы белән Башкортстаннан. Әнисе – татар, әтисе – урыс. Рязань хәрби училищесын тәмамлаган, отставкадагы капитан, Чечняда хезмәт иткән. Хәзерге вакыта зур йөк машинасын йөртүче булып эшли.

Билгеле булганча, Волгоградта булган шартлаудан соң мәчетләргә һөҗүмнәр башланган иде. Ренат Вәлиуллин мондый хәлләр Петербурны урап узар дип саный.

“Петербур шушы вакыйгадан соң да тыныч булып кала алды, кешеләр бер-берсенә нык булыша. Бернинди паника юк.

Мәчетләргә һөҗүмнәр булмас дип өметләнәм. Чөнки мөселман дин вәкилләре якыннарын югалтканнарның кайгыларын уртаклашты. Террорчылыкның милләте юк дигән әйберне җитәкчеләр беләләр, халык та аңлый башлады”, диде ул.

XS
SM
MD
LG