Accessibility links

Казанда "Галәм гыйбадәтханәсе"ндә чыккан янгында бер кеше һәлак булган


Гыйбадәтханәдә янгын
Гыйбадәтханәдә янгын

Сынчы Илдар Ханов төзегән "Галәм гыйбадәтханәсе"ндә янгын чыккан, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе. Янгында бер кеше һәлак булган.

Янгын сүндерүчеләргә янгын турында хәбәр иртәнге сәгать бишенче яртыларда килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә гыйбадәтханәнең түбәсе һәм икенче кат өстендәге чорма янган булган.

Сәгать җиде тулганда янгынны сүндереп бетерәләр. Бинада бер ир-атның үле гәүдәсе табыла. Соңрак аның архитектор Илдар Хановның дусты, элекке прораб Мансур Зиннәтов булуы ачыкланган.

Янгын мәйданы 200 кв.м тәшкил иткән. Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре янгынның сәбәпләрен тикшерә.

Янгыннан соң
Янгыннан соң

Янгыннан соң
Янгыннан соң

Янгыннан соң
Янгыннан соң

"Галәм гыйбадәтханәсен" 1994 елда рәссам, сынчы һәм архитектор Илдар Ханов төзи башлаган иде. Ул аны 16 ел дәвамында төзеде. Биредә мөселман мәчете манарасы, православ дине гөмбәзе, католик чиркәве, яһүд синагогасы, Будда гыйбадәтханәсе һәм башка диннәрнең рухын чагылдырган биналар төзелгән.

XS
SM
MD
LG