Бизнесмен сүзләренчә, Навальный тикшеренүендә чагылыш тапкан җир кишәрлеген Усманов башта үзенең сеңлесе өчен сатып алган булган. Ләкин ул анда яшәргә теләмәгән. "Әгәр Навальный минем ширкәтләр вәкилләреннән сораган булса, ул анык җавап алыр иде, берни дә уйлап чыгарырга кирәкмәс иде", ди Усманов "Ведомости" басмасына.
Олигарх аңлатуынча, ул Илья Елисеевның "Соцгоспроект" фондына әлеге җир кишәрлеген һәм йортны биреп, аның урынына үз йорты янында тагын бер җир кишәрлеге алган. Фонд Усманов кишәрлеге янында биш йорт төзергә җыенган булган.
"Мин җир кишәрлеген киңәйтү мөмкинлеген күптән эзли идем. Биредә 20 елдан артык яшим. Шуңа күрә аларның 12 гектар җирен ерактарак урнашкан сеңлемнең җир кишәрлегенә һәм йортына алыштырдым", ди Усманов.
Март башында Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның байлыгы турында тикшеренү хисабын чыгарды. Әлеге тикшеренүдә Усманов Медведев белән бәйле "Соцгоспроект" дип аталган фондка Рублевка тирәсендә йорт һәм җир кишәрлеге бүлеп биргән диелә.
Бизнесмен Алишер Усманов үзенең абруен төшерүче язмалар һәм яла якканы өчен Коррупциягә каршы көрәш фондына нигез салучы Алексей Навальныйны мәхкәмәгә бирергә җыенуын белдерде.