Казан кирмәне дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы мөдире Зилә Вәлиева Азатлыкка хан сөякләрен җирләү өчен 19 май "датасы килештерелгән, җирләрбез дип өметләнәбез", диде. Чараның ничек оештырылачагын, кемнәр катнашачагын тәгаенләмәде. Әзерлек эшләре баруны гына әйтте.
Вәлиева сүзләренчә, хан сөякләрен җирләү - Татарстан мөселманнары диния идарәсе җаваплылыгында. "Без җирләнәсе урынны реставрацияләдек, барсы да әзер", дип белдерде ул.
18-20 май көннәрендә Казанда "Милли тормыш һәм дин" форумының сигезенчесе уза. Анда меңгә якын дин әһеле катнашыр дип көтелә. 19 май дин әһелләре Кол Шәриф мәчетендә җомга намазыннан соң хан сөякләрен җирләү чарасында катнашыр дип көтелә.
Татар җәмәгатьчелеге озак еллар дәвамында хан сөякләренең җирләнми ятуына борчылу белдерде. 2016 елның җәй башында хан сөякләрен җирләү мәсьәләсе көн үзәгенә менде. ЮНЕСКО таләпләре нигезендә "Казан ханнары төрбәсе" дип аталган һәм пыяла белән гөмбәзләнгән урынга кагылырга ярамый. Хан сөякләре аның янәшәсендәге махсус эшләнгән төрбәгә куелачак. Зилә Вәлиева 2016 елның 23 августында ук Азатлыкка әлеге төрбәнең әзер булуы турында белдергән иде.
1467 елда вафат булган Мәхмүт хан (Алтын Урдада хакимлек иткән Казан ханы) һәм 1518 елда вафат булган Мөхәммәдәмин (Ибраһим ханның улы) сөякләре Тарих институтының Археология музеенда озак еллар җирләнмичә сакланды.
Әлеге сөякләр 1977 елда Казан кирмәнендә су үткәрү вакытында табыла һәм археологик тикшеренүләр үткәрелә.