Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Безне урамнарга Навальный түгел, Путинның булдыксыз сәясәте чыгара"


Чарада катнашучылар. Уфа, 12 июнь 2017
Чарада катнашучылар. Уфа, 12 июнь 2017

12 июнь Уфада Навальный тарафдарлары урам җыены уздырды. Көн яңгырлы булуга карамастан каршылык чарасына ике меңләп кеше килде.

Каршылык чарасы Черниковка бистәсендәге Химиклар мәдәнияте сарае каршындагы мәйданда узды. Чара буласы урын тимер коймалар белән уратып алынган иде. Халыкны мәйданга тикшереп керттеләр, халык судай агылу сәбәпле тикшерүдән узу өчен чиратлар хасил булды. Чарада ике меңнән артык кеше катнашты, күпчелекне яшьләр тәшкил итте. Чарага “Ришвәтчелек киләчәкне урлый!”, “Ришвәтче, Русиядән кулыңны ал”, “Димон, утыр!” кебек шигарләрне күрергә була иде.

Чараны ачып, Алесей Навальныйның Уфадагы штабы башлыгы Лилия Чанышева хәрәкәтләренең тәүге эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, урамнарны кардан тазарту һәм юлларны төзекләндерү буенча интерактив такта ясау тәкъдиме белән чыкканнар һәм Уфа хакимияте аны тормышка ашырган. Алда торган таләпләр дип ул ГЛОНАСны интернет аша күзәтү мөмкинлеге булдыруны, республика, шәһәр һәм район хакимияте башлыкларын сайлап кую мөмкинлеген тудыруны атады. Бу уңайдан референдум үткәрүне таләп итүләренең корылтай тарафыннан кире кагылуын да әйтте.

Альберт Рәхмәтуллин
Альберт Рәхмәтуллин

Чарада иң каты чыгышларның берсен коммунистлар фиркасе вәкиле Альберт Рәхмәтуллин ясады:

Путинның булдыксыз сәясәте Русиянең дөнья илләре арасында абруен төшерә

“Путин ришвәтчелек турындагы сорауларга күзен йомып, Украинаны мисалга китерә. Имеш, Украинада ришвәтчелеккә каршы көрәш сылтавы белән Мәйдан барлыкка килгән. Без дә мәйдан да, инкыйлаб та, көч куллануларны да якламыйбыз. Безнең каршылык чараларына да чыгарга теләгебез дә юк. Безне урамнарга Навальный чыгармый, безне Путинның булдыксыз сәясәте чыгара. Путинның булдыксыз сәясәте Русиянең дөнья илләре арасында абруен төшерә. Путинның сәясәте нәтиҗәсендә 20 миллионнан артык хәерче барлыкка килде. Булдыксыз депутатлар халыкка каршы кануннар кабул итә, булдыксыз хакимнәр хакимиятне тәнкыйтьләгән кешеләрне ирегеннән мәхрүм итә. Хакимиятне тәнкыйтьләү экстремистлык булып санала.

Хакимият бездән курка, шуңа чарабыз шәһәр читендәге мәйданда уза

Булдыксыз чиновниклар эшне алып бара алмый. Уфаны гына алыйк. Булдыксыз җитәкчеләргә була шәһәр нинди хәлгә төште. Ул XIX гасыр шәһәре кебек. Урамнар яктыртылмый, трамвай-троллейбуслар күп кенә урамнардан алынды, светофорлар эшләми. Коммуналь хезмәтләрдә көн дә каза. Җылы су юк, тегендә торба шартлаган, монда шартлаган. Хакимият бездән курка. Бездән курыкканга, чарабыз шәһәр читендәге мәйданда уза. Мин Ялаловны урыныннан алуны, аңа җинаять эше ачуны таләп итәм!”

Шигарләр
Шигарләр

“Яблоко” фиркасенең элекке рәисе Сергей Наумкин “оппозициядәге намзәтләрне телевидениегә дә, радиога да үткәрмиләр, чөнки аларны мутантлар басып алган”, диде. Ул мутантларлар дип, Бердәм Русия, коммунистлар, либераль-демократлар, Гадел Русия фиркаләрен атады. Аларны куырга чакырды.

"Яблоко" фиркасе әгъзасы ​Рөстәм Мөлеков: “Минем төзелеш бизнесымны тартып алдылар, машинамны яндырдылар, сигез кеше килеп мине тукмады, машиналарыбызның тормозларын бозып куйдылар, нәтиҗәдә әти-әнием юл казасында һәлак була язды. Канун бозучы түрәләрнең кулларын, аякларын сындырырга кирәк. Алар бездән куркырга тиеш. Без берләшергә тиеш. Бу халыкны талау гына түгел, илне дә талау!” дип чыгыш ясады.

Шигарләр
Шигарләр

Чыгышлар саен халык: “Путин карак!”, “Китегез!”, “Хурлык!” дип кычкырып торды.

Чара ахырында нинди дә булса документ кабул ителмәде. Чарада катнашкан һәм чыгыш ясаган хокук яклаучы Радик Рәхмәтуллин Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:

Русиядән яшьләр качу ягын карый. Алар киләчәккә өметләре булмаганга китә

“Мин ике бала, дүрт онык үстерәм. Аларга нәрсә калдырам? Шушы илнеме? Илнең бу дәрәҗәгә төшүе – хурлык. Русиядән яшьләр качу ягын карый. Алар киләчәккә өметләре булмаганга китә. Ләкин барыбыз да качып кына котыла алмыйбыз. Монда да кеше яшәрлек шартлар тудырылырга тиеш. Без сайлауларда дәррәү катнашып, күзәтүчеләребезне куеп, гаделлеккә ирешергә тиеш. Иртәме-соңмы, гаделлек урнашыр дип өметләнәм. Чарада яшьләр бик күп булды. Бу үзе зур ышаныч тудыра. Яшьләр күтәрелә һәм берләшә икән, димәк, өмет бар!”

XS
SM
MD
LG