1957 елның 29 сентябрендә дөньяда иң зур атом казаларының берсе – Кыштым казасы була. Меңнәрчә кеше казадан килгән зыянны бетерү эшенә җигелә, тагы да күбрәге – башка урыннарга күчерелә. Әмма берничә авыл, нигездә татар авыллары, торып кала һәм менә инде 60 ел дәвамында яшәү өчен көрәшә. Җирле халык бу фаҗигане атом ярдәмендә кешеләрне юкка чыгару сынавы дип атый, башкалары кешеләрнең монда яшәп калган халыкның газабын түрәләр башбаштаклыгы белән аңлата.

Караболак авылы 60 ел элек иң зур атом казасы булган “Маяк” комбинатыннан нибары 30-40 чакрым ераклыкта урнашкан. Казадан соң күтәрелгән нурланыш болыты беренче булып ул вакытта 4 мең кешесе булган Караболак авылы өстеннән уза, аннары Чиләбе, Свердловски, Төмән өлкәләренә тарала.

Татар Караболагы – Чиләбе өлкәсенең Кунашак районынында урнашкан. Екатеринбурдан машинада ике сәгать чамасы. Татарлар монда 1553-1556 елларда Идел, Чулман якларында көчләп чукындырудан качып килеп төпләнә. 1957 елда авылда 4 мең кеше яшәгән булса, 2010 елда – 423 кеше калган.

Олы яшьтәгеләр каза көнен әле дә хәтерли. Шартлау вакытында кырда эшләүчеләр шундук үзләрен начар хис итә башлый. Борын, колаклардан кан килә башлый, кемдер кан коса. Атом шәфәген күргәч авыл халкы тагын сугыш башланган дип куркып йортларына, базларына кереп кача.

Фаҗигадән соң 60 ел узды, ә Татар Караболагында әле дә кешеләр яши. Яшәү өчен көрәшә. Халык саны кимегән, 2010 ел җанисәбенә күрә, нибары 423 кеше калган. Беренче карашка гап-гади авыл, Русия киңлекләрендә андыйлар меңләгән. Башкалардан аермасы – авылда сигез зират һәм һәр өйдә яман шештән авыручы кеше. 60 ел буена Караболакка килеп киткән күпсанлы белгечләр монда яман шеш белән чирләүчеләр саны Русиядәге уртача күрсәткечтән 5-6 тапкыр артык ди.

Кешеләр үлгәндә, бездә мөселманнар бит, ярдыруларын теләмиләр. Ә аларга [хакимиятләргә] шул гына кирәк. Шуңа күрә мәрхүмнең яман шештән үлгәне кайчакта рәсми рәвештә әйтелми дә.

– Авылыбызда сигез зират. Шуларның җидесе – яман шештән үлгән кешеләрнең каберләреннән тора. Балалар яман шеш диагнозы белән туа. Күршеләрнең оныклары туды, ике яшендә бөерләрендә онкология чирен таптылар. Операция ясадылар, әмма бер ай эчендә шеш 9 сантиметрга үскән. Берничә тапкыр Мәскәүгә алып бардылар, ремиссия башланган, әмма 13 яшендә ул бала җан бирде, – дип сөйли шушы авылда туып-үскән, тормыш иткән Гөлшәһәрә Исмәгыйлева.

Гөлшәһәрә ханым өендә фотосурәтләр актара һәм соңгы алты дистә елда аның гаиләсендә кем ничек үлгәнен озаклап сөйли.

– Бу – әтинең апасы. Аңарда яман шеш авыруы, җенси әгъзаларын тулысынча кисеп алдылар. Әнием – җенси әгъзаларында һәм калкансыман бизләрендә онкология чиреннән интекте. Бусы – абыем, 56 яшендә үлде. Аның ашказанында яман шеш иде. Безне тикшереп торалар, әмма кеше үлә икән, мөселман буларак, ярдыруларын теләмиләр. Ә хакимияткә шул гына кирәк. Шуңа күрә кешенең онкология чиреннән вафат булуы турында рәсми рәвештә һәрчак әйтелми. Үземә килгәндә, бавырымда яман шеш.

Гөлшәһәрә ханым сүзләренчә, күпләр инде авылдан күченеп киткән, әмма җирләргә барысын да Караболакка алып кайталар.

"Маяк" һәм Кыштым казасы

"Маяк" комбинаты атом коралы өчен плутоний җитештерүче корылма буларак 1948 елда эшли башлый. Белгечләр фикеренчә, Караболак авылы да кергән бу төбәкнең пычрануы берничә этапта була.

Беренче этап. 1949 елның мартыннан 1951 елның ноябренә кадәр атом калдыклары Теча елгасына агызыла. Бу вакыт эчендә елгага кимендә 2,8 млн (Ки) кюри күләмендә агулы калдыклар эләгә. 41 авыл-калада яшәүче 124 мең кеше нурланыш ала ( мәгълүмат: Урал нурланышлы медицина фәнни-гамәли үзәгенең А.В. Аклеева, М.Ф. Киселева авторлыгында “Мөслим: 50 ел дәвамында күзәтү нәтиҗәсе” хезмәте, Чиләбе, 2001 ел). Халыкның бер өлеше (якынча 8 мең кеше) эвакуацияләнә, әмма берничә авыл – Мөслим, Бродокалмак, Урыс Течасы һәм башкалар күчерелми кала.

Икенче этап. 1957 елның 29 сентябрендә кичке бишенче яртыларда Чиләбе-40 исемле ябык шәһәрдә (бүгенге атамасы – Озерски) “Маяк” комбинатында зур шартлау була. Нәтиҗәдә 20 млн кюри күләмендә атом калдыклары төньяк-көнчыгышка таба тарала. 23 мең дүрткел чакрым зурлыгында мәйдан нурланыш белән агулана. 270 меңләп кеше стронций-90 матдәсеннән торган нурланышлы болыт астында кала.

Өченче этап. Карачай күленнән нурланышлы тузан тарала. Бу күл уртача актив калдыклар базы буларак хезмәт итә. 1967 елның язында күлнең суы шактый кими, аның төбе ачыла. Нәтиҗәдә 0,6 млн кюри күләмендә нурланыш тирә якка тарала. Җил аны 2,7 мең дүрткел чакрым мәйданга тарата, анда 42 меңләп кеше яшәгән була.

1957 елның 29 сентябрендә булган каза – иң зурысы. Чиләбе-40 үзе ябык шәһәр санала, аның турында мәгълүмат яшерен документларда гына телгә алына. Шуңа күрә казага якындагы Кыштым шәһәре исеме бирелә.

Һичьюгы картлык көнебездә ликвидатор булып тануларын телибез. Кешеләр үләр алдыннан булса да дәүләт аларны таныган дип хис итсен иде. Шул гына. Эш бит акчада түгел.

Сүз уңаеннан, каза булуы да соңыннан гына ачыклана. Төп мәгълүмат Уралга бар илдән алып киленгән ликвидаторлардан тарала башлый. 1989 елга кадәр хакимият бер сүз дәшми, рәсми белдерү ясамый. 1989 елда гына СССРның Югары Советы утырышында 32 ел элек каза булганы әйтелә.

Хәзер Кыштым казасы зыян ягыннан Чернобыль һәм Фукусима казаларыннан гына калыша.

Ялгыз көрәшче

Гөлшәһәрә Исмәгыйлева 1946 елда туган. Каза вакытында аңа нибары 11 яшь була. Ул көнне сыйныфташлары белән кырда эшли, бәрәңге казыганнан соң мәктәпкә кайталар, дәрестә утыралар. Соңгы дәресләр вакытында шартлау яңгырый. Тирә якта бар нәрсә тетри, селкенә, барысы да куркудан өйләренә йөгерә.

Берничә көн үтүгә мәктәп укучыларын җыеп тагын кырга алып китәләр. Ләкин бәрәңге казыйсы урынына аны кире күмәргә кушалар. Берничә көн үтүгә тагын кырга алып чыгып эшләтәләр. Бәрәңгене яңадан казып чыгарып башка урынга күмәргә кушалар. Сугыштан соңгы чор – ризыкка кытлык чоры. Җирле халык бәрәңгене казып чыгарып ашамасын өчен аны шулай яшергәннәр.

Авылда яшәүчеләр әйтүенчә, берничә көннән авылга махсус саклану киеменә киенгән кешеләр килә. Алар ихаталарны, мал-туарны тикшерәләр. Авылны күчерергә вәгъдә итеп китәләр. Ләкин башка әйләнеп кайтмыйлар.

Татар Караболагы янында Рус Караболагы урнашкан. Бу авыл кешеләре каза булу белән күчерелә, йортлары җимерелә, маллары үтерелеп җиргә күмелә.

Татар Караболагы кешеләре исә агуланган урында яшәгәннәрен, Кыштым казасы нурлашына эләккәннәре турында 1990 еллар башында гына белә. Ә рәсми документларга караганда, Татар Караболагы һәм тагын берничә дистә авыл 1959 елда ук эвакуацияләнгән.

– Безгә беркем ярдәм итми, – ди Гөлшәһәрә ханым. – 2005 елдан 2010 елга кадәр авыл советы рәисе, депутат булдым. Бу вакыт эчендә кайда гына мөрәҗәгать итмәдем. Мәскәүгә бардым, 12 министрлыкта булдым! Путинга да мөрәҗәгать иттек. Ул күчерәбез диде, әмма үзегез күрәсез, без һаман монда.

Совет чорында Чиләбе депутатлары шурасының башкарма комитеты 1959 елның 29 сентябрендә 546нче санлы карары белән Татар Караболагы авылын “күчергәне” ачыкланды. Авыл барлык хариталардан юкка чыккан һәм 20 ел элек кенә кире пәйда булган. Шунда гына дөнья шартлау үзәгеннән нибары 30 чакрым ераклыкта күчерелми берничә авыл калганын һәм анда һаман да кешеләр яшәп ятканын белде.

– Организмдагы барлык нурланышлы матдәләр вакыт узу белән юкка чыга, күп дигәндә – 35 елдан. Безне 1993 елда гына тикшерә башладылар, 2000 елда кабат тикшерделәр. Аннары агачларның да нурланыш җыйганы ачыкланды, аларны яндырырга ярамый икән. Ә без аларны утын итеп яктык, авылда бит газ юк. Озак еллар дәвамында газ үткәрүне сорадык, узган елда гына үткәрделәр. Безгә, казадан зыян күрүчеләргә, газны бушка уздырырга тиеш иделәр, әмма бездән 160 мең сум алдылар, – дип сөйли Гөлшәһәрә ханым.

“Гринпис” оешмасының “Маяк” – 50 ел дәвам иткән фаҗига” хисабына караганда, 2007 елда бу җирлектә стронций-90 матдәсе белән зарарлану дәрәҗәсе бер дүрткел чакрым мәйданда өч кюридан артмаган. Шуңа күрә дә халык күчерелмәгән. “Чернобыль казасы аркасында нурланыш алучыларны социаль яклау турында”гы канунда исә кешеләр башка урынга нурланыш дәрәҗәсе өч кюридән артса гына күчерелә дип язылган.

Чиләбе өлкәсе җитәкчеләре фикеренчә, Көнчыгыш-Урал радиоктив эзенә якын җирләрдә нурланыш басымы "регламенттан түбәнрәк" икән.

– Безгә якын ферма да төзегәннәр иде, аннары эш тукталды. Бер эшмәкәр казлар үрчетә. Кешеләр ничек яшәргә, нәрсә ашарга белми. Аларны монда үләргә калдырдылар, без сынау хайваннары кебек, – ди Гөлшәһәрә Исмәгыйлева. – Тирә-якта барысы да – инвалидлар. Кешеләргә 20-30 яшь, ә алар инде инвалид. Ферма артында мал базы бар. Шунда гөмбә җыябыз. Ә нишләргә? Акча юк бит. Нидер ашарга кирәк.

Авыл кешеләрен күчермиләр генә түгел, аларны хәтта ликвидатор итеп тә танымыйлар. Гөлшәһәрә Исмәгыйлева үзен һәм авылдашларын ликвидатор итеп таныту өчен еллар дәвамында хакимият белән көрәшә, мәхкәмәләрдә гаделлек эзли. Үзенә һәм тагын берничә кеше өчен бу статусны алуга ирешкән.

– Бу – кешеләрне юкка чыгару машинасы. Безгә коелардан су эчүне тыйдылар, суны алып килүне оештырабыз дип вәгъдә иттеләр. Аннары моның мөмкин түгел икәнен аңладылар. Яңа ел яллары вакытында тагын килеп “тикшерделәр”. Нәтиҗәдә кое суын эчәргә ярый дип киттеләр. Шуның белән вәссәләм. Берни үзгәрмәде бит, елга пычрак, – дип сөйли Гөлшәһәрә ханым.

– "Гринпис" та бездә булды, кем генә булмады! Журналистлар да күпләп йөрде. Хәзер беркем дә килми. Бернигә дә ирешә алмыйбыз – күршеләр бер-бер артлы үлеп бара. Һичьюгы картлык көнебездә ликвидатор булып тануларын телибез. Кешеләр үләр алдыннан булса да дәүләт аларны таныган дип хис итсен иде. Шул гына. Эш бит акчада түгел. Ликвидатор булып танылганнарга аена 560 сум түлиләр. Коммуналь хезмәтләр, юл чыгымнарын каплау өчен тагын өстәмә 2 мең түлиләр. Шуны булса да бирсеннәр иде, ичмасам.

2005 елда мәхкәмә "Маяк" комбинаты кеше сәламәтлегенә һәм тирә-як мохиткә зыян китерә дигән карар чыгарды. Берничә дистә миллион кубометр сыек нурланышлы калдыклар Теча елгасына агызылган өчен "Маяк" мөдире Виталий Садовников хөкем ителде. Ләкин икенче елга ук Русия Дәүләт думасынаның 100 еллыгы уңаеннан амнистиягә эләгеп акланды.


Текст: Регина Хисамова. Фото: Сергей Потеряев.