Күпчелек белдерүләр кискен социаль һәм сәяси темаларга, шул исәптән, раса мәсьәләләре, корал тоту хокукы, иммиграциягә кагыла. Аларның кайберләре Русия акчасы белән түләнгән, диелә Facebook ширкәте сайтында.
Сентябрь башында Facebook ширкәте җитәкчелеге социаль челтәрдә Америка президенты кампаниясе вакытында Русиядән ялган аккаунтлар астында өч мең тирәсе сәяси реклам чыгаргылган, дип белдергән иде.
АКШтагы президент сайлавы кампаниясенә Русиянең тыкшыну ихтималын тикшерү бара. Мәскәү исә башка дәүләтләрдә узган сайлауларга үзенең тыкшынуын кире кага.
Google, Facebook һәм Twitter җитәкчелеге Конгресс тыңлауларына чакырылды. Алар Русиянең АКШтагы сайлау барышына тыкшынуында әлеге сайтларны куллану турында күрсәтмәләр бирә.
Facebook башлыгы Марк Цукерберг АКШ Конгрессы белән хезмәттәшлек итәргә вәгъдә бирде. АКШ президенты Дональд Трамп исә Facebookны үзенә каршы сәяси эшчәнлектә гаепли.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.