"КФУ Татарстан башкаласында фильм төшерү өчен төп мәйданчыкларның берсе булачак. Университет эчендә һәм аның янында экстерьер һәм интерьер төшерүләр узачак", дип сөйләде "Время кино" казан форумы җитәкчесе Альбина Нәфигова.
Аның сүзләренчә, Казанда фильм КФУдан тыш Казан кирмәнендә дә төшереләчәк. Фильм төшерүгә студентларны да җәлеп итү планлаштырыла.
Элегрәк, 25 майда Лаеш районында, Чулман яры буенда сериалны төшерү өчен зур декорация мәйданы төзелә башлады.
Казанда туып-үскән Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" дип аталган әсәре 2015 елда Русиядә ел китабы дип игълан ителгән иде. Китап чыккач, татар җәмәгатьчелеге арасында каршылыклы фикерләр туды. Гүзәл Яхина татарлар турында дөреслекне бозып күрсәтә диделәр.
Әсәр нигезендә күпсерияле фильм "Россия-1" каналы соратуы буенча төшерелә. Төп рольне, Зөләйханы татар актрисасы Чулпан Хәмматова уйнаячак.