Accessibility links

Кайнар хәбәр

71% татарстанлы Татарстан ике телле республика булырга тиеш дип саный


Казанда ике телдә урам атамасы
Казанда ике телдә урам атамасы

КФУ галимнәре уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Татарстан халкының яртысы балага Бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) туган телендә бирү мөмкинлеге тудырылырга тиеш дип саный.

Сораштыруда катнашучыларның 71 проценты Татарстан ике телле республика булырга тиеш дигән. Бу турыда КФУның гомуми һәм этник социология кафедрасы доценты Лилия Низамова "Русия төбәкләрендә этносоциаль һәм этномәдәни процессларны өйрәнү һәм җайлауда уңай тәҗрибә" дигән III Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция вакытында хәбәр итте.

Сораштыру нәтиҗәләре
Сораштыру нәтиҗәләре

Лилия Низамова быел җәй уздырылган сораштыру нәтиҗәсендә алынган саннарны китерде. Мәсәлән, "Сезнеңчә, укучыларга туган телләрендә БДИ бирергә мөмкинлек тудырырга кирәкме?" дигән сорауга тикшеренүдә катнашучыларның 52 проценты "әйе" дип җавап биргән, 28,4 проценты – "юк" дигән, 19,5 процент кеше җавап бирергә авырсынган. Галимә әйтүенчә, барлыгы 1990 кешенең фикерен белешкәннәр.

Сораштыру нәтиҗәләре
Сораштыру нәтиҗәләре

Сораштыруда катнашучыларга шулай ук "Киләчәктә Татарстанда тел вазгыяте ничек үсеш алырга тиеш?" дигән сорау биргәннәр. Моңа 19 процент кеше "бөтен аралашу өлкәләрендә рус теле төп тел булырга тиеш" дигән. Шул ук вакытта сораштырылганнарның 4,5 проценты республикада төп тел татар теле булырга тиеш дип белдергән. Респондентларның 71 проценты Татарстан ике телле республика булырга тиеш дип җавап биргән.

6-7 сентябрь Казанда "Русия төбәкләрендә этносоциаль һәм этномәдәни процессларны өйрәнү һәм җайлауда уңай тәҗрибә" дип аталган русиякүләм фәнни-гамәли конференция уза. Бу чара Совет берлегендә беренче мәртәбә этносоциологик тикшеренү уздырылуның 50 еллыгына багышланган.

XS
SM
MD
LG