Залда татар җәмәгатьчелеге, язучылар, актерлар, рәссамнар күп иде. Аларның барысын да спектакльне тагын кайчан карап була дигән сорау кызыксындырды. Билетлар күптән сатылып беткән, ләкин урамда 1500 сумга билет тәкъдим итеп торучылар да бар иде.
Спектакль репертуарда үз урынын табачак. Театрның әдәби бүлеге мөдире Жанна Мельникова шул фикердә:
– Мондый форматтагы спектакль теләсә кайсы репертуарны бизәрлек. Ул репертуарга керәчәк һәм кабатланачак. Театр репертуарында 20 опера һәм 20 балет, алар гадәттә елына 3-4 тапкыр кабатлана, "Сөембикә" дә шулкадәр кабатланырга мөмкин.
Гастрольгә алып чыгу-чыкмауны тамашачының ничек кабул итүеннән, бәяләмәләрнең эчтәлегеннән чыгып хәл итәчәкләр. Сынлы сәнгать музее мөдире Розалия Нургалиева Сөембикә образының сәхнәгә менүен инде казаныш дип саный:
– Узган ел без - рәссамнар Сөембикәнең 500 еллыгын билгеләп үттек. Хәер, бу да якынча сан инде, аның биографиясе дә төгәл билгеле түгел бит. Бу җәһәттән без ханбикәгә багышланган 500 эшне тупладык. Ул картиналар кайсы чорда ясалуына карап та күп нәрсәне сөйли. Бүген исә сәхнә бизәлеше белән музыканың рәсем сәнгатенә караганда үтемлерәк булуына тагын бер кат инандым. Ә бит Сөембикә образына һәрвакыт бик сак карадылар. Аны сурәтләгәндә ниндидер шартлылыклар кулланалар иде. Әйтик, Николай Рерих, Алексей Боголюбов Сөембикә шәхесен түгел, аңа багышланган риваятьне тасвирладылар. Спектакльдә исә күбрәк хатын-кыз фаҗигасе килеп чыккан.
Спектакльнең сәхнә бизәлеше үзенчәлекле. Бөтен вакыйгалар ауган Сөембикә манарасы эчендә бара. Башта Казан ханлыгы, тәхет тирәсендәге ызгышлар бәян ителде. Казан ханлыгына куркыныч яный, Сөембикә (театр солисты Гөлнора Гатина) Мәскәүгә озатыла. Озату күренеше бик сивиль, Үтәмеш хан (Арслан Сибгатуллин) теле белән әйткәндә, кунакка барып кайту кебек тасвирлана.
Мәскәү күренешендә Мәскәү, бигрәк тә Явыз Иванның хатыны Анастасия язмышы калку сурәтләнә. 15 яшендә көчләп кияүгә бирелгән, балалары бер-бер артлы үле туган патшабикәне үз хәле хәл булган Сөембикә кызгана. Матурлыгына гашыйк булган, әмма кире кагылган патша аны башта Кошчакка (Артур Исламов) димли, аннан көчләп Шаһгалигә (Филүс Каһиров) кияүгә бирә.
Татар энциклопедиясенең җаваплы мөхәррире Гомәр Сәлимҗанов "әсәр тарихи дөреслектән ерак" дигән бәя бирә:
– Аңлашыла, бу - әдәби әсәр. Бәлкем моннан тарихи дөреслек таләп итү дөрес тә түгелдер. Ләкин мин эчтәлектән тарихи дөреслек көткән идем, монда Мәскәүгә реверанс ясау килеп чыккан. Композитор булсам, Европага түгел, Шәрыкка карап иҗат итәр идем.
Татарстан фәннәр академиясе академигы, шагыйрь Җәүдәт Сөләйманов Җәлил театрында ниһаять милли опера куелуын сөенеп каршы алуын әйтте:
– Бала туды, бала үсәчәк! Ләкин монда җилкән генә түгел, җиле дә мөһим. Җилнең ничек исүе үзебездән тора. Милли опера бу бинада калмаган диярлек иде, шуңа күрә мин бу спектакльне сөенеп каршы алдым.
Композитор Эльмир Низамов, "ничек кенә булмасын, ул безнең мәдәни мирасны баета" дигән фикердә:
– Барыбер ул безнең мирасыбызны баета. Киләчәген әйтергә бик авыр, шулай да бүген бу – зур вакыйга, минемчә. Музыкасы – бик зур хезмәт җимеше, күренеп тора. Аннан килеп, ничек кенә карасаң да, опера гомум халык өчен була алмый. Аны билгеле бер катлам кешеләре генә күзәтеп бара. Кем заманча сәнгать, опера белән кызыксына, кем татар тарихына битараф түгел, бу әсәр шулар өчен.
Эльмир Низамов әйтүенчә, опера дәүләт ярдәменнән башка туа алмый, ул бик кыйммәтле сәнгать:
– Драма спектаклендә өстәл, китап алдың һәм вакыйгаларны башлап җибәрдең. Монда алай гына булмый. Сәхнә бизәлеше, биючеләр, актерлардан тыш, оркестр, ут куючылар, кыскасы, тулы бер команда эшли. Иң чыгымлы жанр – опера.
– "Сөембикә"дә тарих объектив чагыламы?
– Мин Сөембикә тарихы белгече түгел, шуңа күрә тулы җавап бирә алмыйм. Минемчә опера жанры башкаларыннан шартлылыгы белән аерылып тора. Операда әкият элементлары бар. Татар операсы тарихында әкият бигрәк тә калку чагыла. "Алтынчәч" булсынмы, башкасымы... Риваятьләр авторларга билгеле бер маневр ясарга мөмкинлек бирә. Шунысы белән кызыклыдыр да ул. Кайбер элементлар биредә автор фантазиясе, кайбер элементларда – тарих.
Ничек кенә булмасын, тарихи теманың сәхнәгә күтәрелүе – вакыйга. Кайчан гына әле хәтта биюдә дә татарның гаярь яугирләрен сурәтләргә ярамый иде. Сәхнәне чабаталы биюләр басты. Хәзер биюдә дә Болгар батырлары, Алтын Урда темалары күтәрелә башлады. Сәхнәгә тарих менде. Рәссам Фәридә Хасьянова шул фикердә:
– Тарихи тема кузгатулары белән отышлы. Бу хәзерге яшьләрнең дөньяга карашын киңәйтер дип уйлыйм. Бәлкем тарих, мәдәният белән кызыксыну артыр. Аз-маз булса да халык традицияләре күренеп китте, бу да яхшы. Чөнки халык клипларга ияләште. Бу исә клип рәвешендә, өстән-өстән генә фикер йөртүне барлыкка китерде.
Спектакль өч өлештән тора. Халык алҗымасын өчен ике тәнәфес ясалды. Җыр сүзләре урыс телендә экраннарда күрсәтелде. Соңгы күренеш Касыйм ханлыгын сурәтләде. Шаһгалине уйнаган Филүс Каһиров тавышы куәте белән сокландырды. Бар бездә талантлар, милли опера театры гына юк. Әмма боларны Рөстәм Миңнеханов күрә алмады. Ул спектакльне азагынача карамады.
Сүз уңаеннан, фойеда Сөембикәгә багышланган күргәзмә дә эшләде. Анда Бакый Урманче, Әхсән Фәтхетдинов, Васил Ханнанов һәм яшь рәссамнар картиналары куелган иде.