Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "Башкорт" хәрәкәте җитәкчесе Фаил Алчыновны иреккә чыгарды


Фаил Алчынов 2017 елның 16 сентябрендә Уфада башкорт телен яклау митингында чыгыш ясый
Фаил Алчынов 2017 елның 16 сентябрендә Уфада башкорт телен яклау митингында чыгыш ясый

Башкортстанның Баймак районы полиция бүлеге янында рөхсәтсез җыен уздыруда гаепләнеп тоткарланган Фаил Алчыновны Уфаның Киров районы мәхкәмәсе иреккә чыгарды.

15 ноябрь Уфада полиция тарафыннан тоткарланган Фаил Алчынов кичен Азатлыкка үзенең мәхкәмәдә акланып иреккә чыгарылуын белдерде. "Бакшорт" хәрәкәте җитәкчесе Алчынов әйтүенчә, Уфаның Киров районы мәхкәмәсе полиция тапшырган документлар белән танышып чыкканнан соң аның гамәлләрендә җинаять булмавын белдереп документларны кире кайтарган. "Хәзер полиция 10 көн эчендә аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә ала, әмма мөрәҗәгать итмәс дип уйлыйм, чөнки чыннан да мин бернинди җинаять кылмадым", диде Алчынов.

Алчыновның тоткарлануы турында Азатлыкка "Башкорт" хәрәкәте активисты Илнар Галин белдергән иде.

Илнар Галин
Илнар Галин

Галин әйтүенчә, Алчыновны 15 декабрь узачак альтернатив башкорт корылтае өчен Уфаның Конресс Һолл бинасында урын арендалау турында сөйләшергә барганда тоткарлаганнар. Полиция Алчыновны Баймак районы Темәс авылындагы таш чыгару карьерында читтән килеп эшләүчеләр белән сугышудан соң тоткарланган башкортларны район полициясе бүлегеннән чыгару таләбе белән рөхсәтсез җыен оештыруда гаепләде.

Социаль челтәрләрдә башкортларны Алчынов хөкем ителәчәк мәхкәмә янына җыелырга чакырулар булса да, Илнар Галин әлегә егетләр җыюның кирәге юк, әмма аны 10-15 тәүлеккә утыртып куйсалар, җыелырга туры киләчәк дип белдерде Азатлыкка.

​Сентябрь ахырында Баймак районының Темәс авылында низаг чыкты. Биредә Кавказдан килеп якындагы карьерда эшләүчеләр белән авылдагы шавырма сатучы кыз арасында башланган низаг карьерның унлап эшчесе белән авылдагы егермеләп ирнең сугышуы һәм ике башкортның пычактан яралануына китергән иде.

Әлеге хәлдән соң кулга алынган унлап башкортны азат итү таләбе белән тирә яктан һәм Уфадан тиз генә 300ләп кеше җыелды һәм полиция кулга алынганнарны иреккә чыгарырга мәҗбүр булды.

Башкортлар Темәстә тоткарланган милләттәшләренә ярдәмгә җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:02 0:00

6 октябрь Башкортстанның 20ләп районыннан һәм чит төбәкләрдән меңнән артык башкорт Баймак районы Граф күле янындагы мәйданга җыелды.

Башкорт җыеннары республиканың инде унлап районда һәм бер шәһәрендә узды. Фаил Алчынов "халыкта милли аң уяна башлады, районнардан кешеләр үзләре шалтыратып инициатива белән чыга, җыеннарга 300-дән алып 600гә кадәр кеше килә", дип сөйләгән иде. Ул җыеннарда районнардагы коррупциягә, эшсезлеккә, эчкечелеккә, җирләрне һәм урманнарны читтәге кешеләргә сатуга каршы, башкорт телен яклап, спорт белән шөгыльләнергә чакырып чыгышлар ясала.

"Башкорт" оешмасы җитәкчесе бу җыеннардан соң Уфада башкорт халкы корылтае уздыру ниятен белдерде.

XS
SM
MD
LG