Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар стратегиясе җыенында фикерләшергә вакыт калмады


Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

24 февраль Уфада татар милләтен саклау һәм үстерү стратегиясен тикшерделәр. Казаннан килгәннәр озак сөйләү сәбәпле, Башкортстан татарлары фикерләренә вакыт бик аз калды.

Уфа "Нур" татар драма театрында узган бу чара президиум сайлау белән башланды. Президиумга Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Ранэль Зиннәтуллин, шагыйрьләр Роберт Миңнуллин, Марат Кәримов һәм тагын берничә кеше сайланды.

Роберт Миңнуллин
Роберт Миңнуллин

Миңнуллин чыгышында урыс халкын саклау өчен 800 битлек доктрина барлыгын әйтте. Аның сүзләренчә, бу доктринаны белүчеләр сирәк. "Татар стратегиясе кыска, аңлаешлы булырга һәм аны һәр кеше белергә тиеш", диде ул.

Иң төп чыгышны Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев ясады. Ул сәхнәдә стратегия эскизын күрсәтеп, аңа комментар биреп барды. Шәйхразиев стратегияне мисаллар белән җентекләп аңлатты.

Шәйхразиев күрсәткән стратегия
Шәйхразиев күрсәткән стратегия

Аның чыгышы сәгать ярым вакыт алды. Башкортстан ягыннан залдагы микрофонга берничә кеше генә фикерләрен белдерергә өлгерде.

Икътисад фәннәре докторы Касыйм Йосыпов чыгышын Дөнья татар конгрессына җибәрүен әйтеп, Башкортстанга "үзгә мөнәсәбәт" кирәклеген ассызыклады. "Без ясалма рәвештә икегә бүленгән. Башкортстан гади бер төбәк түгел. Безгә Казаннан башкача мөнәсәбәт кирәк", диде ул.

Башкортстанда татар теленә статус бирелергә тиеш

Татар телле башкортлар оешмасы рәисе, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин тел статусы турында сөйләде. "Мәктәпләрдә урыс, чит тел һәм туган телдә укыту турында сүз булды. Бу Татарстанда гына тормышка аша. Бездә туган тел дип башкортча укыталар. Башкортстанда татар теленә статус бирелергә тиеш. Бу татарларга гына кирәкми. Башкортларның өчтән бере татар телле. Татар теленә статус бирелсә, татар халкы башкортларның үзбилгеләнеше өчен дә көрәшәчәк. Ә болай алар үзләрен якламаган тугандаш халыкка карата битараф кала. Бер-береңне хөрмәт итми, проблемнарын танымый федераль үзәккә каршы тору мөмкин түгел", диде Гатауллин.

Бер сәгатьлек тәнәфестән соң Таҗи Гыйззәт һәм Җәүдәт Фәйзинең "Башмагым" спектакле күрсәтелде.

Чарадан соң берничә кешенең фикерен белештек. Илфир Гәрәев Берләшкән милләтләр оешмасының җирле халыклар турында декларациясен кабул итү кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, Русиядә милли кысуларга каршы көрәшү өчен халыкара кануннардан башка проблемнарны чишеп булмаячак.

Милли проблемнарны күтәргән өчен мәктәп мөдирлегеннән алынган Илфир Котдусов: "Мине башкорт телен мәтбүри укытуга каршы чыгыш ясаганым өчен эшемнән бушаттылар. 2017 елда Русия президенты Владимир Путин урыс булмаган халыкларның телләрен балаларга мәҗбүри рәвештә укытырга ярамавы турында сөйләде. Минем сүзем хаклыкка туры килде. Шуның өчен күпме эзәрлекләнүләр һәм бозылган язмышларга дучар булдык", диде Котдусов.

Салих Әмирханов
Салих Әмирханов

Чара алдыннан "Нур" театры каршында Башкортстан татар иҗтимагый үзәге вәкилләре ялгыз пикет уздырды. Алар "Татар теленә – дәүләт статусы" дигән шигар күтәреп торды. Чарада катнашучы Салих Әмирханов Азатлыкка, тел мәсьәләсе Башкортстан татарлары өчен иң мөһим проблем булганга, җәмәгатьчелекнең игътибарын аңа җәлеп итү өчен чыгуын белдерде.

XS
SM
MD
LG