Accessibility links

Кайнар хәбәр

Reuters: "Роснефть" Венесуэлага АКШ чикләүләрен узарга ярдәм итә


"Роснефть" белән PDVSA арасында килешү төзү, 2017 ел
"Роснефть" белән PDVSA арасында килешү төзү, 2017 ел

Венесуэла ширкәте нефтьне башта "Роснефть"кә сата, ә ул, үз чиратында башкаларга сатып, тулы бәясен ала диелә. Мондый схема белән кергән акча Русия банкларындагы хисапларга салына һәм Мадуро аларны ничек кирәк, шулай куллана ала.

Венесуэла АКШ чикләүләрен "Роснефть" Русия дәүләт ширкәте ярдәмендә узып, нефть сатканнан кергән акчаны үзендә калдыра. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып, Reuters хәбәр итә.

Мәгълүматларга караганда, Венесуэланың PDVSA дәүләт нефть ширкәте нефь сату хисап-фактураларын "Роснефть"кә тапшыра. Мондый килешүләрдә түләү вакыты 30 көннән 90 көнгә кадәр сузылырга мөмкин, әмма Русия ширкәте акчаны тиз арада күчерә дип яза Reuters. "Роснефть" Венесуэла нефте өчен ташлама белән түли, ә соңрак аны тулы бәясенә башка сатып алучыга сата диелә.

Агентлык тикшергән документларга караганда, мондый схеманы берничә энергетика ширкәтенә, шул исәптән Һиндстанның Reliance Industries ширкәтенә дә тәкъдим иткәннәр. Һиндстан ширкәте вәкиле Reuters-ка Reliance Industries Русия һәм Кытай ширкәтләренә Венесуэла нефте өчен түләүләрен раслаган.

Русия корпорациясе дә, Венесуэла нефть ширкәте дә бу мәгълүматка бернинди аңлатма бирми.

Элегрәк "Роснефть"тә "хиссә тотучылар мәнфәгатьләрен кайгыртып бары тик сәүдәгә корылган эшчәнлек кенә" алып барабыз дип белдергәннәр иде. Венесуэла ширкәтендәге чыганак сүзләренчә, PDVSA үзенең дебитор бурычларын "Роснефть"кә тапшыра. 2018 ел ахырына PDVSA-ның "Роснефть"кә бурычы 2,3 млрд доллар тәшкил иткән.

Гыйнвар ахырында АКШ Венесуэланың PDVSA дәүләт нефть ширкәтенә чикләүләр кертте һәм ширкәтнең 7 млрд доллар активларын томалады. PDVSA ширкәтенә чикләүләр Венесуэла президенты Николас Мадуро хөкүмәте нефть ширкәтеннән акчаларны урламасын өчен кертелә диелде. PDVSA - Венесуэланың төп керем чыганагы. Американың ширкәткә караган нефть эшкәртүче Citgo Petroleum оешмасы илнең иң мөһим чит ил активларының берсе санала. Соңрак PDVSA үз партнерларына нефть сатудан кергән акчаны Русиянең Газпромбанкына күчерергә тәкъдим итүе турында хәбәрләр булды.

Мартта АКШ Дәүләт секретаре Майк Помпео "Роснефть", Америка чикләүләренә карамстан, PDVSA-дан нефть сатып алуны дәвам итә дип белдерде. Помпео сүзләренчә, PDVSA Мадуро режимы һәм Русия олигархлары һәм клептократлары өчен шәхси банкоматка әйләнгән.

XS
SM
MD
LG