Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Кирилл Серебренников һәм "Седьмая студия" эшен прокуратурага кайтарды


Кирилл Серебренников
Кирилл Серебренников

Мәхкәмә "Седьмая студия" эше мәхкәмәдә карала алмый диде. Режиссер Кирилл Серебренников һәм эш нигезендә башка гаепләнүчеләрдән чикләү чаралары алынды.

Мәскәүнең Мещан мәхкәмәсе хөкемдары Ирина Аккуратова "Седьмая студия" белән бәйле җинаять эшен прокуратурага кайтарды. "Әлеге эш мәхкәмәдә карала алмый", диелә хөкемдар карарында.

Ул шулай ук эш нигезендә гаепләнүчеләрдән, шул исәптән режиссер Кирилл Себренниковтан чикләү чараларын алды. Аларга шәһәрдән китмәү шарты куелган иде.

Эшне кайтаруга яңа экспертизадан соң килеп чыккан каршылыклар сәбәп булды. "Седьмая студия"нең дәүләт театраль проект өчен бүлеп биргәнгә караганда, күбрәк акча тотуы ачыкланды. Моннан тыш, әлеге проект унеллыкның мөһим мәдәни вакыйгасы булган. Димәк, Серебренников акчаларны урламаган, ә экономияләгән булып чыга.

  • Русия режиссеры, "Гоголь үзәге" җитәкчесе Кирилл Серебренников 2017 елның августында ​тоткарланды. Ул бюджет акчасын үзләштерүдә шикләнелде. Тәртип саклау оешмалары белдерүенчә, Серебренников 2011-2014 елларда үзе җитәкләгән "Платформа" исемле театраль проектка бюджеттан бүленгән "кимендә 68 миллион сумны" үзләштергән. Тикшерү барышында дәүләткә китерелгән зыян суммасының ике тапкыр артыграк булуы белдерелде һәм ул 133 миллион сумга җитте. Серебренниковны тикшерү вакытына өй сагы астында тотарга карар ителде.
  • Акчалар урлауда шулай ук Серебренников төзегән "Седьмая студия" төркеме продюсерлары Алексей Малобродский һәм Екатерина Воронова, җитәкчесе Юрий Итин һәм бухгалтер Нина Масляева гаепләнә. Масляева гына гаебен таныды, башкаларга каршы шәһадәтлек кылды һәм аның эше аерым карала.
XS
SM
MD
LG