Русия тикшерү комитетының Татарстан бүлеге Чаллы активисты Кәрим Ямадаевка карата җинаять эше ачкан. Ул хакимият вәкилен мыскыллау маддәсе нигезендә гаепләнә. Ямадаев интернетта күкрәкләренә "Игорь Сечин", "Дмитрий Песков", "Владимир Путин" дип язылган кешеләргә "хөкем чыгару" тасвирланган видео урнаштырган иде. Ямадаевка карата җинаять эше кузгатылуы хакында МБХ медиага хокук яклаучы Рузил Миңгалимов хәбәр иткән.
3 гыйнварда иртән Ямадаев өендә тентү узган, аннары аны Тикшерү комитетына китергәннәр. Миңгалимов сүзләренчә, Ямадаевтан әлегә шаһит буларак сорау алганнар. Тентү вакытында Ямадаевның өендәге видео төшерү һәм монтажлау өчен җиһазларын алганнар, шулай ук аның электрон акча янчыкларыннан серсүзләр язылган кесә дәфтәре дә тикшерүчеләр кулына эләккән.
"Судья Грэмм" дип аталган видео чыкканнан соң 31 декабрдә Кәрим Ямадаевны полициягә аңлатма язарга чакырганнар. Аннары аны иреккә җибәргәннәр.
Видеоязмада карадан киенгән һәм башына капчык кигерелгән өч кеше, аларның түшләренә "Игорь Сечин", "Дмитрий Песков", "Владимир Путин" дигән язулар эленгән. Ямадаев Роснефть дәүләт ширкәте башлыгы Сечин һәм Русия президенты сүзчесе Песковның җинаятьләрен санап уза, аннары аларга карата үлем карары чыгара һәм шунда ук бу карарларны тормышка ашыра. Видео ахырында аның дәвамы булачагы әйтелә.
12 март Чаллы мәхкәмәсе 37 яшьлек җирле активист Кәрим Ямадаевны Русия президенты Владимир Путинны "җирләү чарасын" оештырган өчен 28 тәүлеккә сак астына алу карары чыгарган иде.
Ямадаев Административ хокук бозулар кодексының митинглар оештыру яки уздыру тәртибен кабат бозу маддәсе нигезендә гаепле дип табылды.
2019 елның гыйнварында Ямадаевны Чаллыда сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә "һәйкәл" куюы өчен сигез тәүлеккә сак астына алдылар.
Ямадаев мәхкәмә карары белән килешмичә, ике очракта да Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.
Элек милиция хезмәткәре булган Кәрим Ямадаев сак астында тотылуы, Русия чынбарлыгына карашы һәм әлеге хәлдән соң бизнесыннан колак кагуы турында Азатлыкка сөйләде.