Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Конституциясенә үзгәрешләрне төбәкләрнең 70 проценты хуплаган


Владимир Путин
Владимир Путин

Канунда каралганча, Русия төбәк парламентларының өчтән икесе Конституциягә үзгәрешләрне якласа, бу үзгәрешләр гамәлгә керә.

Русия төбәк парламентларының тиешле саны Конституциягә үзгәрешләрне хуплаган, бу үзгәрешләр гамәлгә керү өчен нигез бар. Бу турыда РБКга Русия Федерация шурасының Конституция канун чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас белдергән.

Конституциягә үзгәрешләр кануны өлгесен 62 төбәкнең парламентлары хуплаган, бу Русия төбәкләренең гомуми санының (85) 70 процентын тәшкил итә.

Клишас сүзләренчә, 58 төбәк Конституциягә үзгәрешләргә кагылышлы тәкъдимнәрен дә җиткергән. Комитет бу тәкъдимнәр турында 14 мартта чираттан тыш утырышында фикер алышырга җыена.

Русия Конституциясенең 136нчы маддәсенә ярашлы, аның 3-8 бүлекләренә үзгәрешләр илдәге төбәкләрнең өчтән бере хуплаган очракта шунда ук гамәлгә керә. Төзәтмәләр турында канунның үзендә ул үзгәрешләр “парламентларның өчтән икесе хуплап, канун дөнья күргәннән соң” гамәлгә керә дип язылган.

Шул ук вакытта канунда аның беренче маддәсе нигезләмәләре (бөтен төзәтмәләр шушы маддә эчендә күрсәтелгән) гомумхалык тавыш бирүеннән соң гына гамәлгә керә диелгән. Тавыш бирүгә килгән кешеләрнең яртысыннан артыгы үзгәрешләрне хуплавы шарт булып тора. Ләкин мондый тавыш бирү уздырганчы үзгәрешләргә үз бәяләмәсен Конституция мәхкәмәсе бирергә тиеш. Әгәр мәхкәмә бу үзгәрешләрне Конституциягә ярашлы түгел дип таба икән, тавыш бирү уздырылмаячак һәм үзгәрешләр гамәлгә кермәячәк.

Тавыш бирү нәтиҗәсендә үзгәрешләрне халык хупласа, президент яңартылган Конституцияне рәсми бастырып чыгару турында боерыкка кул куярга тиеш була, анда үзгәрешләрнең гамәлгә керү көне күрсәтелә.

12 мартта Татарстан парламенты да Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплады.

XS
SM
MD
LG