Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымга майга кадәр туристлар килүен арттырмау таләбе куелды


Сергей Аксенов
Сергей Аксенов

Коронавирус сәбәпле Кырым шифаханәләрендә дәвалау туктатыла.

Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле Кырымга туристларның күпләп килүе туктатыла. Бу турыда Кырымның Русия куйган җитәкчесе Сергей Аксенов 25 мартта оператив штаб утырышында белдергән. Ул Русия курортлар министрлыгының Кырымдагы идарәсенә апрель аенда туристлар агымын арттырмаска күрсәтмә биргән.

“Мин апрельдә туристлар агымын арттырмаска киңәш итәр идем. Бу алда көтелгән бөтен сезонны өзәргә мөмкин. Апрельдә сакланыбрак торсак яхшырак булыр. Апрельдә бу нисбәттән бернинди ыргылышлар да булмасын, майга кадәр” дигән Аксенов.

Шул ук утырышта ул Кырым шифаханәләрендә дәвалау да вакытлыча туктатылуын хәбәр иткән.

Кырым җитәкчелеге коронавирус сәбәпле ярымутраудагы төнге клублар, дискотека, кинотеатрлар, кино заллары, балалар өчен уен бүлмәләрен, балалар күңел ачу үзәкләрен ябарга боерык бирде.

25 март иртәсенә Кырымда коронавирус йоктыруның 6 яңа очрагы расланган. Аларның дүртесе бер гаиләдән Берләшкән Гәрәп Әмирлекләрендә, берсе Латвияда һәм тагын берсе Бельгиядә ял иткән. Беренче авыру 21 мартта теркәлгән иде. Коронавируска барлыгы 1168 кеше тикшерелгән.

Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле 17 марттан Кырым һәм Акъярда “югары әзерлек” тәртибе кертелде.

Азатлык коронавируска бәйле барлык соңгы хәбәрләрне җанлы блогка куеп бара.

XS
SM
MD
LG