Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Urals нефтен сатуның чыгымнары аның бәясеннән артып киткән


Нефть арзанаю сәбәпле, нефть бәясе аны сатып алучыга илтеп җиткерү чыгымнарын каплый алмый.

Русиядә табыла торган Urals маркалы нефтьне сату файдасыз була башлаган. Дөньяда нефть арзанаю сәбәпле, чыгару һәм транспортлау бәяләрен кушып санаганнан соң, Urals нефтенең бәясе нульдән дә түбәнрәк килеп чыга дип хәбәр итә Argus аналитика агентлыгы.

Килешүләргә ярашлы, нефтьне сатып алучыга илтеп җиткерү чыгымнарын сатучы үз өстенә ала. Соңгы ике атнада бу чыгымнар продуктның үз бәясеннән дә артып киткән.

Мартның соңгы атналарында Urals бәяләре 20 процентка төште. 1999 елдан бирле беренче тапкыр бу маркалы нефть мичкәсенә 13 долларга кадәр арзанайды.

Коронавирус таралу сәбәпле дөньяда нефть куллану кимеде. 6 мартта ОПЕК оешмасы белән Русия кара алтын чыгару күләмен киметү хакында килешүгә килә алмады. Шуннан соң Согуд Гарәбстаны һәм тагын берничә ил үзләрендә нефть чыгару күләмнәрен мөмкин булганча арттырырга карар бирде.

Бу нефть бәясенең ишелүенә китерде. 30 мартта WTI нефте соңгы сигез елда беренче тапкыр 20 доллардан төште, Brent маркалы нефть ICE Лондон биржасында мичкәсенә 23,1 долларга сатылды.

Коронавирус пандемиясе йогынтысы астында ел башыннан Brent 30 процентка, WTI маркалы нефть 60 процентка арзанайды.
2 апрельгә нефть бәяләре бераз үсте. Хәзер Brent мичкәсе якынча 26,16 доллардан, WTI 21,28 доллардан сатыла.

Нефть бәяләре үсү тәэсирендә Русия нефть ширкәтләренең хиссәләре дә кыйммәтләнә башлады. Татнефтьнең өстенлекле хиссәләре иң зур үсеш күрсәтте (+7,1%). Аннары Роснефть (+5,5%), Татнефтьнең гади хиссәләре (+5,5%), “Газпром нефть” һәм башкалар килә дип яза РБК.

Русия рубле нефть бәяләре арту аркасында шулай ук бераз ныгыды, доллар рубльгә карата 1,4 процентка (77,6 сум), евро 1,5 процентка (84,9 сум) арзанайды.

XS
SM
MD
LG