Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Зөләйха күзләрен ача” сериалын изоляция вакытында күрсәтәчәкләр


"Россия 1" телеканалы Казан язучысы Гүзәл Яхина китабына нигезләнеп төшерелгән күп серияле фильм 13-16 апрельдә эфирга чыга.

Казан язучысы Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” сериалы “Россия 1” каналында 13 апрельдә күрсәтелә башлый. Ул атна ахырына кадәр көн саен 21.00 сәгатьтә эфирга чыгачак дип хәбәр ителә телеканал сайтында.

Сигез сериядән торган фильмны күрсәтү 16 апрельдә тәмамланачак.

“Зөләйха күзләрен ача” романы 2015 елда чыгып, Русиядә күпсанлы әдәби бүләкләргә лаек булды. Роман дөньяның 34 телендә дөнья күрде. Татарчага тәрҗемәсен шагыйрә һәм журналист Флера Тарханова башкарды.

2018 елның җәендә “Россия 1” каналы “Зөләйха күзләрен ача” романы нигезендә күпсериялы фильм төшерде. Төп рольне Чулпан Хамматова башкарды. Икенче пландагы рольләргә шулай ук татар театрлары артистлары да җәлеп ителде. Сериалның бер өлеше Казанда һәм Татарстанда төшерелде.

Моның өчен Лаеш районында Чулман ярында агач йортлардан махсус авыл да төзелде.

Фильмга саундтрек буларак "Ай былбылым" татар халык җыры сайланган. Аны Татарстанның атказанган артисты, "Голос" телепроекты җиңүчесе Динә Гарипова башкара.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Друзья, хочу поделиться с вами новостью!) Для меня, это, конечно, ответственный момент, представлять свою новую работу всегда очень волнительно, но тем не менее пришло время вам все рассказать) ⠀ Одна из моих любимых народных татарских песен «Ай, былбылым», сделанная в совершенно новой версии мной и моей командой @radik__salimov @jamrecordsstudio @agafonov3000 специально для моего готовящегося татарского альбома #ЭТНО стала саундтреком к сериалу по одноименному роману @yakhina.info «Зулейха открывает глаза», готовящемуся к премьере на канале @tvrussia ! ⠀ Чуть больше об этой песне, истории ее создания, дате выпуска и о татарском альбоме в целом расскажу 1 апреля в рамках онлайн концерта, подробнее о котором сообщу вам завтра!) А пока посмотрим вместе небольшой кусочек титров))) Буду рада Вашим отзывам и комментариям! ⠀ P.S. Отдельное спасибо @rouman ⠀ #ЗулейхаОткрываетГлаза #DinaGaripova #ДинаГарипова

Публикация от Dина Гарипова (@dinagaripova)

Моннан тыш, сериалга җырчы Эльмира Кәлимуллина башкаруында "Өмет чаткысы" җыры да кергән. Ул композитор Эльмир Низамов музыкасына язылган.

Сериал телевизор экраннарына 2019 елның көзендә чыгачак диелде. Әмма аны күрсәтү ТАССРның 100 еллыгына дип, 2020 елга күчерелде.

Гүзәл Яхинаның авыр язмышлы татар хатыны турында әсәре татар җәмәгатьчелегендә кызу бәхәсләр кузгатты. Авторны татарларның милли сыйфатларын бозып күрсәтүдә гаепләделәр. Шулай ук аның татар халкының тормыш-көнкүрешен, милли күзаллавын, гореф-гадәтләрен белмәве дә искәртелде.

XS
SM
MD
LG