Русия думасы өченче укылышта “Сайлау хокукларының төп гарантияләре” канунына үзгәрешләрне кабул итте. Төзәтмәләргә ярашлы, русияләргә сайлауларда һәм референдумнарда почта аша яки дистанцион тавыш бирү рөхсәт ителә. Дума утырышы туры эфирда күрсәтелде.
Моннан тыш, депутатлар намзәтләргә халыктан имзаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша җыю мөмкинлеген дә бирде.
Канунга үзгәрешләр авторларының берсе Дмитрий Вяткин аңлатканча, яңа шартлар коронавирус белән бәйле чикләүләр сәбәпле кертелә. Шул ук вакытта үзәк сайлау комиссиясе читтән торып тавыш бирүне кулланырга мөмкинлек кенә ала, бу рәвешле тавыш бирү мәҗбүри булмаячак.
Элек “Проект” сайлауларда читтән торып тавыш бирү турында төзәтмәләрне Кремль әзерләгән дип язып чыккан иде. Әгәр бердәм тавыш бирү көненә (сентябрьгә) кайсыдыр төбәкләрдә карантин сакланса, тавыш бирүне уздырудан баш тартмас өчен шундый төзәтмәләр кирәк иде дип аңлаткан басманың әңгәмәдәше.
Читтән торып тавыш бирү турында төзәтмәләр быелга билгеләнгән Конституциягә үзгәрешләр турында тавыш бирүгә кагылмый.