Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия галимнәре коронавирустан вакцинаны сентябрьдә теркәргә өметләнә


Новосибирскидагы “Вектор” үзәге COVID-19 вирусына каршы вакцина өч айдан әзер булыр дип белдерә. Дөнья галимнәре моңа ким дигәндә ел ярым кирәк дип саный.

Новосибирскидагы “Вектор” үзәге COVID-19 вирусына каршы вакцинаны сынауларны июньдә тәмамларга ниятли. Сентябрьдә вакцина теркәлү узарга мөмкин. Бу турыда үзәкнең баш мөдире Ренат Максютов Русия президенты Владимир Путин катнашында узган Русиядә генетик технологияләр турында киңәшмәдә белдергән.

Максютов сүзләренчә, хәзер препаратны аны үзендә сынап карарга ризалашкан 300 кешедә тикшерәләр.

“Сезнең агымдагы елның 15 апрелендә яңа коронавирусны кисәтү өчен вакцина булдыру вакытын кыскарту турында биргән йөкләмәгез булганга күрә, без әлеге вакцинаны бу елның сентябрендә үк теркәргә исәплибез” дигән Максютов.

Кытайда килеп чыккан яңа коронавирус дөньяда тарала башлагач, күп илләрдә галимнәр аңа каршы вакцина эшләргә алынды. РБК мартта язганча, төрле илләрдә 35 лабораториядә вакцина эшләнә. Кайберләре клиник сынауларны башларга әзерләнүләрен белдергән. Әмма дөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм экспертлар вакцина ел ярымнан да иртәрәк булмас дип фаразлый.

14 майда медиа яңа вирустан вакцина маймылларда уңышлы сыналганын язып чыкты. Британия һәм АКШ илкүләм сәламәтлек институтлары галимнәре MERS вирусына каршы вакцина нигезендә эшләнгән яңа вакцинаны резус макакаларда сынап караган. Вакцина кертеп берничә атна узгач хайваннарга COVID-19 вирусын керткәннәр, һәм аларның организмнары авыруга бирешмәгән, үпкәләре шешмәгән. Бу турыда галимнәр bioRxiv электрон фәнни журналында язып чыккан.

14 майга COVID-19 вирусы дөньяда барлыгы 4,4 миллион кешегә йокты, 297 мең кешенең үлеменә китерде.

Русиядә 252 мең кешедә коронавирус ачыкланган, 2305 кеше үлгән. Яңа вирус белән йогышланучылар саны ягыннан Русия дөньяда икенче урында.

Рәсми саннар. 14 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан1 980 (+61) 890 (+150) 6 (+0)
Башкортстан 1 784 (+88) 518 (+52) 16 (+0)
Русия252 245 (+9 974) 53 530 (+5 527) 2 305 (+93)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG