Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәдәният министрыннан "Седьмая студия"гә каршы шикаятьне алуны сорыйлар


Кирилл Серебренников, Софья Апфельбаум һәм Алексей Малобродский мәхкәмә утырышында, 2019 ел.
Кирилл Серебренников, Софья Апфельбаум һәм Алексей Малобродский мәхкәмә утырышында, 2019 ел.

Русия мәдәният министры Ольга Любимовага юлланган мөрәҗәгатьне 3,7 мең кеше имзалаган. 22 июньдә мәхкәмәнең чираттагы утырышлары башлана.

Русия мәдәниятенең танылган вәкилләре “Седьмая студия”гә карата гаепләүләрне туктатуны сорап, мәдәният министры Ольга Любимовага ачык хат язды. Хатка 3,7 мең кеше кул куйган.

“Без сезне уздырылган экспертизалар белән шәхсән танышырга һәм мәдәният министрлыгының Кирилл Серебреников, Алексей Малобродский, Софья Апфельбаум һәм Юрий Итинга каршы шикаятен кире алырга чакырабыз, шул рәвешле эшнең гадел тәмамлануын һәм гадел хөкем чыгарылуны тәэмин итүне сорыйбыз. Хөрмәтле, талантлы һәм Русия театрына мөһим өлеш керткән кешеләрнең киләчәге хәзер сезнең бу эштә катнашуыгыздан, сезнең гадел карашта булуыгыздан тора” диелә хатта.

Ачык хатны имзалаган кешеләр арасында режиссерлар Павел Лунгин, Александр Хван, Гарри Бардин, Юрий Бутусов, Константин Богомолов, артистлар Лия Ахеджакова, Ксения Раппопорт, Павел Устинов, Максим Виторган, Алексей Серебряков, Данила Козловский, Чулпан Хаматова, язучы Татьяна Толстая, музыкант Андрей Макаревич, “Солженицын фонды” президенты Наталья Солженицына һәм башкалар бар.

“Гоголь үзәге” режиссеры Кирилл Серебренников 2017 елның 22 августында тоткарланды. Ул 68 миллион сум бюджет акчасын урлауда шикләнелде. Бу акчалар 2011-2014 елларда "Платформа" проектына бүленеп бирелгән диелде.

Тикшерү барышында дәүләткә китерелгән зыян суммасы 133 миллион сумга кадәр артты. Кирилл Серебренников белән беррәттән бу эш нигезендә Русия мәдәният министрлыгы каршындагы сәнгатькә дәүләт ярдәме департаментының элекке җитәкчесе Софья Апфельбаум, “Седьмая студия”нең элеккеге баш продюсеры һәм “Гоголь центр”ның элеккеге мөдире Алексей Малобродский, “Седьмая студия”нең элеккеге баш продюсеры Юрий Итинга да гаеп белдерелде.

Серебренников йорт сагына куелды, аның вакыты берничә тапкыр озайтылды. 2019 елның сентябрендә мәхкәмә Кирилл Серебренников һәм "Седьмая студия" эшен прокуратурага кайтарды. Режиссер Кирилл Серебренников һәм эш нигезендә башка гаепләнүчеләрдән чикләү чаралары алынды.

22 июньдә Мәскәүдәге Мещанский районы мәхкәмәсендә “Седьмая студия” эше буенча гаепләү һәм яклау вәкилләренең фикер алышулары башлана.

XS
SM
MD
LG