Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне: яңа формат эзләүме, чараны зәгыйфьләтүме?


Хәтер көне, 2018 ел
Хәтер көне, 2018 ел

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Аксакаллар шурасы Хәтер көнен шәүвәл аеның 13 көнендә билгеләргә тәкъдим итте. Мөселман календаре нигезендә ул ел саен үзгәреп торачак. Хәтер көнен оештыру авырлашкан чорда бу чараны яңа форматта саклап калу ниятеме, яисә аны бөтенләй юкка чыгарумы?

Хәтер көне

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.

Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп корбаннар рухына дога кыла иде.

Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул башта "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.

Соңгы тапкыр Хәтер көне чарасы 2021 елда Тинчурин бакчасында үтте. 2022 елдан башлап чараны уздыру рөхсәт ителми.

ХӘТЕР КӨНЕ — ТАРИХ

Беренче Хәтер көне милли хәрәкәт тарафыннан 1989 елда уздырыла. Аның башында Татар иҗтимагый үзәге тора. Милли хәрәкәт активисты, журналист Тәлгать Бариев сүзләренчә, сәяси чара буларак Хәтер көне беренче тапкыр Казанда 1989 елның 15 октябрендә уза. Татар иҗтимагый үзәгеннән ике кеше катнаша – Тәлгать Бариев һәм Фәүзия Бәйрәмова. Җирле имамнар булмый, Бакудан чакырылган руханилар катнаша. Барлыгы 11 кеше. Хәзерге Милли музей бинасы янында җыелган активистлар Татар иҗтимагый үзәге байрагы белән (аны Тәлгать Бариев тота) Казан Кирмәненә керә, Сөембикә манарасына кадәр атлый. Манара янында беренче тапкыр Коръән сүрәләре укыла, шәһитләр рухына дога кылына.

Киләсе елга Хәтер көненә халык дәррәү җыела, Кирмән, Бауман урамнары буйлап йөрешләр оештырыла. Милли хәрәкәт оештырган сәяси чарага дин әһелләре дә кушыла. Гомумән, ул елларда милли хәрәкәттә галимнәр, руханилар, активистлар бердәм эш итә. Хәтер көнендәге йөрешнең алгы сафларында да, мөнбәрдә дә татар имамнары була. Милли хәрәкәтне көчсезләндерү башланганда да алар Хәтер көнендә Көръән укуны туктатмады, мәсәлән, Казанның Кабан арты мәчете имамы мәрхүм Исхак Лотфулла даими катнашты.

Әмма еллар узу белән Хәтер көне дә үзгәрде. Милли хәрәкәтне көчсезләндерү, сәяси вертикаль аркасында кануннарны кырыслату нәтиҗәсендә Хәтер көне чарасы башта Ирек мәйданыннан куылды, аннары "Казан" милли-мәдәни үзәк янындагы мәйдан да кануннарга туры килми дип Камал театры каршына күчерелде, йөрешләр гомумән туктатылды. Соңгы елларда Тинчурин бакчасында узган Хәтер көнен оештыруда да кыенлыклар туа, хакимият рөхсәт кәгазьләрен бирми, чарада чыгыш ясаучылар, оештыручылар мәхкәмә юлларын таптый, аларны штраф белән буалар.

Хәтер көне: 1990-2020
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:34 0:00

Хәтер көнендә хәзер Татарстан мөселманнары Диния назәрәте вәкилләре катнашмый. Рәсми имамнар арасыннан катнашучылар күренми. Килүчеләр арасында милли хәрәкәт ветераннары Зөфәр Галиулла белән Габдулла Галиулла гына күренә. Имамнарны Хәтер көненнән биздерү Татарстан мөфтие итеп Илдус Фәиз сайлангач башланды. Ул форматны үзгәртергә, урамга чыгу урынына мәчетләрдә намаз уку, дога кылу җитә дигән фикерне алга сөрде. Имамнар әкренләп шул форматка күчте, кайбер мәчетләрдә октябрь аенда җомга намазларында Казанны яклап шәһит китүчеләр рухына дога кылына, әмма бу эш системга салынмады.

Кол Шәрифтә һәм Ханнар төрбәсендә Казан шәһитләрен искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:01 0:00

ХӘТЕР КӨНЕ — ЯҢА ТӘКЪДИМ

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов Рамазан ае тәмамланганнан соң, имамнар Казан Кирмәненә җыелып, ханнар җирләнгән төрбә янында дога кылуны гадәткә кертергә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, бу чара октябрь аенда уза торган Хәтер көненә альтернатива түгел. Әлегә аны уздыруның төгәл форматы билгеләнмәгән.

Айрат Әюпов
Айрат Әюпов

"Һәр шәүвәл аеның 13нче көнендә Хәтер көнен уздыруны кемдер кабул итәр, кемдер юк, әмма без үз фикеребезне беркемгә дә такмыйбыз. Безнең тәкъдим ел саен октябрь аенда узган чараны берничек тә инкарь итми. Кем тели, Хәтер көнендә 15 октябрьдә катнаша ала, кем тели, Аксакаллар шурасы тәкъдим иткән форматны кабул итә. Кеше ирекле бит.

Безнең тәкъдим ел саен октябрь аенда узган чараны берничек тә инкарь итми

Аның форматы әле билгеле түгел, киләсе елда ничек уздыру турында фикерләшербез, әле бер ел вакыт бар. Галимнәр, милли активистлар белән бергә уйлашырбыз дип өметләнәм. Аксакаллар шурасының 48 районда үз вәкилләре бар, киләсе елны алар да килер дип уйлыйм", дип сөйләде Айрат хәзрәт.

Форматы билгеләнмәсә дә, Әюпов Азатлыкка бу Хәтер көнендә Казанны яклап шәһит булучылар белән беррәттән Беренче, Икенче дөнья сугышында һәлак булучыларга да дога кылыначак дип әйтте.

Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Шул ук фикерне 25 май Аксакаллар шурасы утырышында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да әйтте. "Һәр халыкта шәһитләр бар. Без Казан ханлыгы яулап алынганда башларын салган шәһитләрне беләбез. Ләкин 1552 елдан соң да безнең шәһитләребез байтак булган. Бүгенге җыелуыбызның сәбәбен милләт батырларын искә алу өчен җыелу дип әйтә алабыз. Татар халкында батырлар бар. Алар бик күп булган. Махсус рәвештә шушы көнне батырларыбызны искә алсак, бик күркәм булыр", диде ул.

25 май Аксакаллар шурасы утырышында катнашкан галим Дамир Исхаков Русиядәге сәяси вазгыятьне исәпкә алып эш итәргә кирәк дигән фикердә. Төрле форматлар булырга тиеш, диде ул Азатлыкка. Аның фикеренчә, Хәтер көнен дога кылу форматында уздыру тәкъдиме хакимияттән төшерелгән.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Аксакаллар шурасының һәр Рамазан аеннан соң Казанны яклап шәһит китүчеләрне искә алу карары мөселман кануннарыннан чыгып хәл ителде. Ягъни мәчетләрдә, мөселманнар җыелган башка урыннарда шәүвәл аенда дога кылу булачак. Бу – митинг, урам чаралары түгел. Хәзерге сәяси вазгыятьне исәпкә алганда алар халыкны куркыныч астына кую булып санала ала. Әмма мондый формат милли хәрәкәт оештырган сәяси митингларга каршы килми. Кеше тели икән, 15 октябрь көнне сәяси акциядә дә катнаша ала. Бу да начар түгел. Исламда доганы һәрвакыт кылып була. Минемчә, бу — алдан уйланылган тәкъдим һәм хакимият органнары белән килешенгән карар", диде ул.

Бу — алдан уйланылган тәкъдим һәм хакимият органнары белән килешенгән карар

Татар иҗтимагый үзәге активистлары бер яктан Казан ханлыгының егылу вакыйгасы, анда һәлак булган шәһитләр дога белән никадәр искә алынса, шулкадәр халыкның хәтере яңарачак дип саный, шул ук вакытта бу 32 ел дәвамында оештырылган Хәтер көнен көчсезләндерү, юкка чыгару сәясәте була ала дип шикләнелә. Һәм дә мөселман календаре ел саен күчеп йөрү сәбәпле, бер төгәл дата булмавы кешеләрне бутаячак.

Татар иҗтимагый үзәге активисты, вакытында аны җитәкләгән Галишан Нуриәхмәт милли хәрәкәт үзенең урам җыеннарын октябрьдә уздыруны дәвам итәчәк дип белдерде. Аның фикеренчә, бүген бүленү түгел, фикердә булса да берләшү кирәк.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

"Бу Корбан яисә Ураза гаете түгел. Хәтер көне. Заманында Гаяз Исхакыйлар да Хәтер көнен 15 октябрьдә билгеләгән. Казан ханлыгы көз көне егылганын һәркем белә. Бу гадәткә керде. Ә яңа датаны билгеләү Хәтер көнен үткәртмәскә тырышуның бер ысулы дип аңлыйм. Холокост, башка халыкларның геноцид көннәре дә төгәл бер көндә билгеләнә, анда барысы да җыела. Безгә дә берләшергә кирәк, руханилар да катнашсын Хәтер көнендә", диде ул Азатлыкка.

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, тагын бер Хәтер көнен уздыру – мөфтиятнең үз инициативасы. Казанны яулап алу фаҗигасенең дини ягы да бар һәм аны шул яктан да искә алу кирәк.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Хәтер көне йә 12, йә 15 октябрьдә үткәрелә торган традицион матәм җыены, һичшиксез, калырга тиеш. Ул инде ике буын дәверендә билгеләнеп килә, шуңа күрә ул традицияне җимерү һич тә дөрес булмас. Шул ук вакытта аны башка календарь нигезендә искә алуның да бернинди начарлыгы юк. Бу вакыйга җәмгыятьнең игътибар үзәгендә булырга тиеш. Хәзер Хәтер көнен билгеләп үтү чаралары уздыру кыенлашты, чөнки сәяси сәбәптән йә пандемия аркасында аны уздырырга рөхсәт бирмиләр. Бирсәләр дә бик кечкенә форматта гына уздырырга ярый. Ә дин әһелләре конференция, ниндидер укулар, матәм җыены форматында уздырса, бары файдага гына булачак", дип саный Айсин.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Хәтер көнен сәяси чара дип билгеләп, аның форматын үзгәртү зыянга булачак дип сөйләде.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

"1552 елның 15 октябре - татар халкы үз бәйсез дәүләтен югалткан көн. Без 30 ел буе бу милли һәм дәүләти фаҗига турында Казан урамнарына чыгып, халкыбызга сөйләдек. Татар милләтчеләрен Хәтер көнен уздырудан мәхкәмә белән дә, ут белән дә туктата алмадылар. Боз түгел, таш яуса да, без барыбер Казан урамнарына чыктык. Ничә буын татар яшьләрен шушы рухта тәрбияләдек. Догасын да кылдык, шигырен дә сөйләдек, тарих сабагын да бирдек. Хәтер көне – ул сәяси чара, дәүләтчелекне югалту белән бәйле чара. Шуңа күрә хакимият һәм татарофоблар бөтен көчләре белән аны тыярга тырыша. Инде үзләре булдыра алмагач, бу мәкерле эшне руханиларга тапшырганнар. Укысыннар, ел буе шәһитләр рухына дога кылсыннар, әмма Хәтер көненә кагылмасыннар. Аның үз тарихы бар, бу безгә Гаяз Исхакыйлардан калган изге амәнәт. Һәм без аны 15 октябрьдә билгеләп үтәргә тиешбез", диде ул.

Бу үзенә күрә бер хәйлә була ала

Милли хәрәкәт активисты, Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр Галиулла фикеренчә, сәяси, милли активизмны бастыру, кануннарны кырыслату шартларында руханиларның яңа Хәтер көнен уздыруны тәкъдим итүе – төрле юллар эзләү ысулы.

Зөфәр Галиулла
Зөфәр Галиулла

"Беренчедән, бу әлегә теләк кенә. Күреп торабыз: хакимият уздырырга мөмкинлек бирми. Кешеләрне куркытып бетерделәр, әмма Хәтер көнен уздырмау да мөмкин түгел. Шәһитләрне искә алу кирәк, дога кылу мөһим. Бу үзенә күрә бер хәйлә була ала. Бу Аксакаллар шурасының Хәтер көненә җыелды да бетте булырга тиеш түгел, нәтиҗәсе булсын дип тырышсалар, яхшы да килеп чыгарга мөмкин. Әмма аны мөселман календаре белән ел саен төрле вакытта уздыру уңышсыз дип саныйм. Бу – бүлү.

Чынында Хәтер көненең әлегә кадәр сакланган форматына да үзгәреш кирәк, җиңелү, сыктау риторикасы урынана без – исән, без көрәшәбез, без җиңгәнче көрәшәбез дигән фикерләр белән урамга чыгарга кирәк", диде ул Азатлыкка.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG