Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Татарстан депутатларын җирле үзидарә эшен үзгәртүче федераль канун өлгесен фикер алышмыйча кабул иттерде


Татарстан парламенты депутатлары, архив фотосы
Татарстан парламенты депутатлары, архив фотосы

Әлеге канун өлгесе җирле үзидарә системын тамырдан үзгәртәчәк.

Татарстан Дәүләт шурасы Русиядә җәмәгать хакимияте системында җирле үзидарә эшен оештыру турындагы федераль канун өлгесен беренче укылышта хуплады. 78 депутат яклап чыкты, 8 депутат тавыш бирүдән тыелып калды. Депутатларда каршылыклы фикер тууына карамастан, президент Рөстәм Миңнеханов фикер алышмаска һәм канун өлгесен хупларга чакырды.

Җирле үзидарә турындагы федераль канун өлгесен дума депутаты Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас әзерләгән. Татарстан парламентының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин сүзләренчә, бу җирле үзидарә системын тамырдан үзгәртәчәк.

"Тамырдан үзгәрәчәк мәсьәлә - муниципаль берәмлекләрне кыскарту һәм бер дәрәҗәле җирле үзидарә системына күчү. Бу җирлеккә түгел, ә халыкка бәйле булган яңа хакимият органы системын булдырырга ярдәм итәчәк. Шәһәр һәм авыл җирлекләре юкка чыгачак", диде ул.

Яңа канун өлгесе нигезендә, авыл һәм шәһәр үзидарәсе урынына муниципаль бүлге (округ) барлыкка киләчәк. Моннан тыш, төбәк җитәкчесе район башлыгына кисәтү ясый алачак. Әгәр ул куелган күрсәткечләргә ирешмәсә, эштән алынырга мөмкин.

Хәбибуллин канун өлгесен беренче укылышта хупларга, ләкин әлеге канун кабул итүне ашыкмаска чакырды. Ул икенче укылышка әзерләнер өчен эшче төркем оештырырга тәкъдим итте.

Җирле үзидарәләр турындагы федераль канун депутатларда сорау уятты. Аерым алганда, "Гадел Русия"дән Әлмир Михеев, КПРФтан Хафиз Миргалимов сүз сорады. Әмма Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сүз алды һәм фикер алышмыйча федераль канунны хупларга чакырды.

"Мондый хәл (канун) булырга тиеш иде. Дөньяда ике дәрәҗәле муниципаль хакимият беркайда да юк. Бу абсурд. Икенче яктан, бу башка гамәлләр кылуны таләп итәчәк. Безнең бик яхшы систем иде. Мин үзем дә район башлыгы булып эшләдем. Безне президент билгели иде. Бүгенге систем эшли, ләкин ул бик катлаулы. Шуңа күрә канун өлгесен нигез буларак кабул итәргә кирәк. Аннан үз мәнфәгатьләребезне истә тотып, үзгәрешләр тәкъдим итәрбез", диде ул.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикер алышу икенче укылышта булачак дип вәгъда итте. Ул Татарстанда республика күләм яисә парламент дәрәҗәсендә эшче төркем оештырылачагын әйтте.

Канун өлгесе нигезендә, Татарстандагы җирле үзидарә системы 2025 елга кадәр саклана алачак. Аннан соң районнар муниципаль округка әвереләчәк, муниципаль район һәм аңа керүче җирлекләр юкка чыгарылачак.

Җирле үзидарә системы турындагы канун өлгесе Русиядә җәмәгать хакимиятенең бер өлеше буларак карауны күз алдында тота. Бу моңа кадәр Татарстан президенты институтын бетергән төбәк хакимияте турындагы канунның дәвамы булып санала. Әлеге канунны бу атнада Владимир Путин имзалады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG