Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасында Башкортстан депутаты хакимиятне тәнкыйтьләгән русияләрне ватандашлыктан мәхрүм итәргә чакыра


Иван Сухарев
Иван Сухарев

Көнбатыш илләре үзләренә кергәндә русияләрдән Путинны һәм аның гаскәрен тәнкыйтләргә мәҗбүр итмәкче, моңа баручы русияләрнең ватандашлыкларын алырга яки аларга Русиягә керүне тыярга кирәк ди депутат.

Русия думасының Башкортстаннан депутаты Иван Сухарев виза алу өчен илнең хакимиятен һәм кораллы көчләрен тәнкыйтьләргә әзер булучы русияләрне ватандашлыкларыннан мәхрүм итү тәкъдиме белән чыккан. Бу хаты белән ул беренче вице-премьер Андрей Белоусовка мөрәҗәгать иткән, дип яза РБК.

Депутат мондый затларны "ватандашлыгыннан мәхрүм итү яки илгә керүне чикләү (тыю) механизмы" булдыруны сораган. Кайбер Көнбатыш илләре, үзләренә кергәндә русияләрдән Русия президенты һәм гаскәре гамәлләрен язмача тәнкыйтләргә мәҗбүр итмәкче, бу мөрәҗәгатьне язуга шул сәбәпче булган диелә.

"Соңгы вакытта мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә АКШ, Британия һәм Европа берлеге илләре миграция турындагы кануннарга төзәтмәләр әзерли дигән язмалар чыга. Бу төзәтүләргә ярашлы 2023 елның 1 мартыннан виза алу өчен мәҗбүри шарт кертелә: илчелектә Русия хөкүмәте һәм президентының лигитим булмавын танырга һәм "махсус операцияне" тәнкыйтьләргә тиеш булачаклар", дип яза Сухарев.

Элегрәк Иван Сухарев Русиядән киткән шоу-бизнес йолдызлары – Иван Ургант, Максим Галкин һәм Чулпан Хаматованың керем чыганакларын тикшерү тәкъдиме белән чыккан иде. Әгәр салым түләүдә канун бозулар ачыкланса, депутат аларның Русиядә калган милекләрен сак астына алырга чакырды.

Иван Сухарев Русия думасының алтынчы, җиденче һәм сигезенче чакырылыш депутаты. Ул ЛДПР фракциясендә тора, Русия думасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисенең беренче урынбасары. Башкортстаннан тыш парламентның түбән пулатында Сухарев Удмуртия һәм Киров өлкәсен тәкъдим итә.

24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Сугыш сәбәпле АКШ һәм Көнбатыш илләре Мәскәүгә каршы кырыс чикләүләр кертте. 26 февральдән Европа берлеге илләре русияләргә виза бирүне гадиләштерү тәртибен туктатып тора. Кайбер Европа илләре русияләргә кыска вакытлы шенген визалары бирүне чикләде яки тулысынча туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG