Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт шурасы: Ялган татар мәктәпләре, британ байрагы һәм мобилизация


Татарстан Дәүләт шурасы утырышы
Татарстан Дәүләт шурасы утырышы

23 сентябрь Татарстан Дәүләт шурасы утырышында депутатлар татар теленең ни дәрәҗәдә укытылуы, Түбән Кама шәһәренең телләр мәктәбендә британ байрагы эленеп куелуы турында бәхәсләште. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ул байракны алып куюны хупламаган депутатларны хөкем итте һәм ата-аналарга баласын мобилизациядән алып калырга ярдәм итмәскә чакырды. Азатлык шушы фикер алышуларны тыңлады.

Дәүләт шурасы утырышының көн тәртибендә Украинага һәм татар теленә кагылышлы сораулар алдан күрсәтелмәгән иде. Беренче итеп бу мәсьәләне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күтәрде. Ул Русия басып алган Украина җирләрендә урнашкан Лисичански шәһәренә республиканың ярдәм күрсәтүен раслады. Соңрак депутатлар киеренке бюджет мәсьәләсен хәл итеп, Татарстанның Мәскәүгә күпме салым җибәрүе турында да бәхәсләшеп алды.

"Татар мәктәбе хисап өчен кирәк!"

Иң кызу мәсьәләләр утырыш ахырында күтәрелде. Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин хисап тотты. Депутатларның күпчелек сораулары татар теленә кагылышлы иде. КПРФ әгъзасы Фәдбир Сафин республикада милли мәктәпләрнең саклануы турында кызыксынды.

— Татарстанда татар телендә белем бирүче 629 милли мәктәп бар. Аларда 80 мең тирәсе бала белем ала. Татар телендә тәрбия бирүче 743 балалар бакчасы эшли. Безнең төп максат – татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен генә түгел, башка халыкларныкын да саклау, — диде Һадиуллин. Шул ук вакытта ул бу эштән канәгать булмавын белдерде.

Депутат Азат Хамаев ТНВда чыгучы "7дней" тапшыруында ялган татар мәктәпләре турында сөйләүләрен әйтте. Янәсе, татар мәктәпләренең саны хисапта гына күп күренә.

— Тапшыруда укытучы безне татар телендә белем бирүче мәктәп буларак хисап тотарга мәҗбүр итәләр дип сөйли. Анда татар телен укыган бер бала да юк. Моны ничек шәрехли аласыз? — дип сорады Хамаев.

— Мин Әгерҗе һәм Лениногорски районы турында тапшыру карадым. Вазгыять гади түгел. Без методист һәм мәгариф идарәсе башлыгы белән сөйләштек. Безнең мәҗбүри укытырга хакыбыз юк. Алар ата-аналар гаризасына сылтаналар, — дип башлады чыгышын мәгариф министры.

— Хисап өчен кирәк! — дип урыннан кычкырды депутат.

— Безгә күпертелгән саннар кирәкми, — дип дәвам итте Һадиуллин. — Сүз Сугышлы төп мәктәбен Тимәш мәктәбенә күчерү турында бара. Берсендә татар, икенчесендә урыс мәктәбе. Ата-аналар урыс телендә белем алырга тели. Алар белән эшләргә кирәк. Икенче яктан, мин үземне акламыйм. Мәгариф идарәләре тарафыннан системның эшләп җиткермәве бу. Аңлату эшләре алып барырга кирәк.

Депутатларны татар теленнән яисә татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрнең Мәскәүдә ни дәрәҗәдә раслануын сораштылар. Узган елларда Русия хакимияте бу дәреслекләрне исемлеккә кертми йөрде.

Мәгариф министры сүзләренә караганда, бүген татар теленнән 89 дәреслек исемлеккә кертелгән. Быел татар теленең — туган тел, дәүләт теле һәм туган әдәбият буларак барлык програмнары да расланган. Һадиуллин боларны зур уңыш дип әйтте. Моннан тыш, башлангыч сыйныфлар өчен математика дәреслекләре тулысынча исемлектә бар. Урыс телле балаларга дәүләт теле буларак укыту өчен "Сәлам" яңа буын дәреслеге кертелгән. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әзерләгән татар балалары өчен дәреслекләрнең төп өлеше раслануын да сөйләде ул.

Быелдан туган телләрне укыту сәгатьләре кимү мәсьәләсе дә күтәрелде.

— Хәзер бәхәс туган тел сәгатьләре саны, урыс теле һәм дәүләт теле буларак татар телен тигез күләмдә укыту турында бара, — дип өстәде Фәрит Мөхәммәтшин.

— Туган тел дәресләре саны узган елгы кебек калды. 1нче һәм 5нче сыйныфлар яңартылган федераль стандартларга күчте. Бурыч – сәгатьләр санын 2+1 (туган тел һәм туган әдәбият дәресе) дәрәҗәсендә саклау. Татар мәктәпләрендә 2+2, йә 3+2 күләмендә укытыла. Биш көнлек укытуга күчүгә карамастан, без сәгатьләр санын сакларга тиеш.

— Милли республика буларак безгә авыррактыр бәлки, — диде ахырда Мөхәммәтшин. — Ике дәүләт телендә програмнарны төгәл итеп башкару – безнең бурыч. Татарлар урыс телен яхшы, урыслар да сөйләшә торган дәрәҗәдә белергә тиеш.

Британия байрагы белән көрәш

Соңрак Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камадагы телләр өйрәтүче хоусый мәктәп бинасында (ә бу - инглиз телен тирәнтен өйрәнүче уку йорты) Британия байрагы эленеп торуы хакында гаҗәпләнергә кереште. Аның чыгышы Русия пропагандасы төсмерен алды. Аның сүзләренчә, Дәүләт шурасы секретариатына депутат Альберт Яһудин исеменнән Татарстан премьеры Алексей Песошинга мөрәҗәгать кергән.

Мәктәп бинасыннан Британия байрагын алуны сорап депутатлар исеменнән район хакимиятенә мөрәҗәгать юллау тавышка куелды. Депутатлар тавыш бирде. Хуплаучылар – күпчелек, әмма ике кеше тавыш бирүдән тотылып калды. Бу парламент рәисенең ачуын чыгарды һәм ул кем каршы сукалап утыруын төпченергә тырышты. Һәм парламентта кызыклы диалог булды.

— Без бит ял итәргә килмәдек. Әлегә аек бит. Моны ничек аңларга? Аннары мин кем шулай тавыш биргән, каршы фикердә булучылар бар микәнни дип башымны катырам, зараза. Аның белән нәрсә эшләргә? Кем икән ул? Һәркемгә шик туа, — диде Мөхәммәтшин.

— Бәлки аларның позицияседер ул, – диде Юрий Камалтынов.

— Алайса кул күтәрсен. Кем тотылып калды, кул күтәрегез. Ә син, нәрсәгә тотылып калдың? – дип Мөхәммәтшин бер депутатка сүз катты. Залдан бер кеше "Мин аңлап бетермәдем", дип акланды.

— Димәк, кичә каты итеп эчеп алгансың. Хезмәттәшләр, җитдирәк булыгыз. Бу – бик җаваплы эш. Матбугат карап тора, сайлаучылар тыңлый. Димәк, безнең арада шикләнүче бар. Ул байракны алып кую фикеренә шикләнә.

— Тәҗрибә шуны күрсәтә, бүген дустанә түгел, иртәгә дустанә ил була ул, — дип кычкырды бер депутат.

— Әлегә бу дустанә булмаган дәүләтнең байрагын Казан урамнарында күтәреп йөрмәгез, яме, – диде Мөхәммәтшин.

"Бүген дошман, иртәгә дус булырга мөмкин" дип бәхәскә керүче депутат Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла булганы ачыкланды.

Мөхәммәтшин мобилизациядән качмаска чакырды

Ахырдан милли республикалар юкка чыгарга тиеш дип санаучы ЛДПР фиркасе әгъзасы, депутат Эдуард Шәрәфиев Украина сугышы һәм мобилизация турында сөйләргә сүз алды.

Аның сүзләренчә, фетнәчел "республикаларда" референдум югары дәрәҗәдә бара. Татарстан Донбасс халкына актив рәвештә һумманитар ярдәм күрсәтә, диде ул. Депутат республика районнарында эш төркемнәре булдырырга чакырды. Бу сугышта катнашучыларның гаиләләрендә вазгыятьне контрольдә тоту өчен кирәк дип саный. Шулай ук ул IT һәм башка өлкәдә кирәкле белгечләрне сугышка җибәрмәскә өндәде.

Шәрәфиев сүзләренчә, бүген Украинага каршы сугышучы "Алга", "Тимер" батальоннарына кирәк-яраклар җитми. Ул "махсус операция" вакытында бәйрәм, концертларны мөмкин кадәр киметергә кирәк дип саный. Һәм үзе дә сугышырга барырга әзер булуын әйтте:

— Миңа, депутат буларак, Дәүләт шурасы аппаратын бронь ясамавын сорыйм. Әгәр мине чакырсалар, мин илне саклар өчен барам, — диде ул.

Депутатлар бу нотыкны тыныч кына карап утырды. Фәрит Мөхәммәтшин исә ЛДПР вәкилен үрнәк итеп китерде һәм каршылык күрсәтүчеләрне тоткарлауларын әйтте.

— Инглиз байрагы белән дошманнар тик кенә басып тормый, — диде парламент рәисе. — Алардан монда бурыч килеп тора. Кичә Артем Хохорин (Татарстан эчке эшләр министры - ред.) хисап тотты. 10 "навальнист"ны тоткарлаганнар. Алар махсус хәрби операциягә һәм өлешчә мобилизациягә каршы торырга чакырган. Без президент сүзләреннән вазгыятьнең гади булмавын беләбез. Без күбрәк хәбәрдар.

Утырыш тәмамланыр алдыннан ул барлык депутатларга кисәтү ясады.

— Кисәтү ясыйм. Балалары сугышка чакыртылган ата-аналар депутатларга чыгарга мөмкин, — ди ул. — Бу — безнең эш түгел. Анда нинди яшьтә, белгечлеге белән кемнәргә чакыру булачагы хәл ителгән. Улымы, кызымы – ватанны сакларга кирәк. Хәрби комиссариатны, хәрби комиссарны борчып йөрмәгез.

  • Русия президенты Владимир Путин Украинаның кайбер төбәкләрендә оккупацион хакимияте тарафыннан игълан ителгән референдум үткәрүне хуплады һәм Русиядә өлешчә мобилизация игълан итте.
  • 2022 елның 23-27 сентябрендә Русия басып алган территорияләрдә Русиягә керү турында референдум дип аталган чаралар уза. Украина аларның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.
  • Русия думасы 20 сентябрьдә бер көн эчендә Җинаять кодексына төзәтмәләр кабул итте, аларда "хәрби хәл" һәм "мобилизация" телгә алына. Хәрби хезмәткә һәм җыенга килмәү, хәрби гамәлләрдә катнашудан баш тарту, мародерлык өчен җәзалар кырыслатыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG