Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олег Морозов Солженицынның «Архипелаг ГУЛАГ» әсәрен мәктәп програмыннан алырга куша


Олег Морозов
Олег Морозов

Аның фикеренчә, ул артык авыр һәм акылы утырмаганнарга уку өчен яраксыз һәм “сәяси әсәр”. 

Русия думасының Татарстаннан депутаты Олег Морозов Александр Солженицынның "Архипелаг ГУЛАГ" әсәрен мәктәптә укытуга каршы чыкты, дип яза Chelny-biz. Аның фикеренчә, ул артык авыр һәм акылы утырмаганнарга уку өчен яраксыз. Депутат бабасының репрессияләнүен, чак үлемнән калуын, шуңа бу фикеренең субъектив булмавын искәрткән.

"Бу китапның мәктәп програмында булуы мантыйклы дип әйтеп булмый. Әйдәгез алайсы Троцкий һәм Сталин хезмәтләрен дә өйрәник. "Архипелаг" – беренче чиратта сәяси, икенче чиратта гына әдәби әсәр, шуңа ул нык субъектив", дигән ул

Олег Морозов укучыларга сәяси әсәр укытмау тәкъдиме итә, әмма шул ук вакытта быел Русия мәктәпләрендә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес кертелде. Ул 1-11 сыйныфларда класстан тыш дәрес буларак уза. Атнасына бер тапкыр уздырылган дәрестә укучыларга Русиянең Украинада ни өчен сугышуы аңлатыла.

"Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр"гә кермәүче балаларга мәктәп җитәкчелеге тарафыннан басымнар турында да хәбәр ителә башлады.

"Мәгариф турындагы" канун укытучыларга һәм белем бирү оешмаларына мәгариф эшчәнлеген сәяси агитациядә куллануны, белем алучыларга сәяси, дини һәм башка карашларны мәҗбүриләр тагуны тыя.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG