Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ясалма интеллект: дәүләт оешмаларында татар телен куллану мәҗбүри булырга тиеш


Ясалма интеллект татар телен саклау һәм үстерү өчен нишләргә кирәк дип саный? Мәктәпләрдә татар телен укытуны торгызу, дәүләт хезмәткәрләренә мәҗбүри рәвештә телне өйрәнү, күпсанлы стипендияләр һәм грантлар булдыру – төп тәкъдимнәр арасында.

Җәмгыятьтә ясалма интеллект продуктлары белән кызыксыну арта бара. Нейрочелтәрләргә нигезләнгән хезмәтләр аша бүгенге көндә эш планын төзиләр, презентацияләр әзерлиләр, хатлар язалар, хәтта җитди проблемнарны хәл итү юлларын сорыйлар.

Азатлык ясалма интеллектның үсеше, бүгенге көнгә һәм милли телләргә ихтимал булган тәэсире турында инде язган иде. Белгеч белән нейрочелтәрләрне милли телләр үсеше файдасына ничек кулланып булуы турында сөйләшкән идек.

Бу көннәрдә безнең укучыбыз (ул исемен күрсәтмәскә сорады) безгә ясалма интеллект белән сөйләшүен җибәрде. Ул ChatGPT нейрочелтәреннән "татар телен ничек саклап була" дип сораган. Ни гаҗәп, ясалма интеллект моңарчы Азатлык белгечләре даими сөйләп килгән тезислар һәм тәкъдимнәрне атаган.

Нейрочелтәр җаваплары белән танышырга тәкъдим итәбез. Укучыбыз нейрочелтәргә шундый бирем бирде:

Татар милләтен һәм татар телен саклау планын төзеп бирегез әле. Бүгенге көндә Татарстанда вазгыять бик күңелсез. Мәктәпләрдә татар телен бетерделәр, тормышның төрле өлкәләрендә ул кулланылмый, бары көнкүреш аралашуда гына бар. Хөкүмәт татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру өчен кирәкле чаралар булдырмый.

Татар телен саклау һәм үстерү өчен ChatGPT ясалма акылы Татарстан хакимияте инкяр иткән һәм Русиянең бүгенге милли сәясәтенә каршы килгән шактый күп тәкъдимнәр ясады. Аларның иң мөһимнәре:

  • Мәктәпләрдә татар телен укытуны торгызу. Моның өчен педагогик кадрлар белән җитди эш башкарырга, яңа програмнар һәм методикалар булдырырга, шулай ук татар телен укытуга бәйле булган мәктәп програмнарын финанслауны күбәйтергә кирәк.
  • Татарстанда эшләүче дәүләт хезмәткәрләре өчен татар телен өйрәнү мәҗбүри булырга тиеш.
  • Татар телен дәүләт оешмаларында, шул исәптән мәхкәмәләр, полиция, идарәләрдә мәҗбүри куллану. Бу татар телен дәүләт теле буларак сакларга мөмкинлек бирәчәк һәм аның җәмгыятьтә статусын үстерәчәк.
Ясалма интеллект җаваплары
Ясалма интеллект җаваплары

Шунысы кызык, бу тәкъдимнәр татар җәмәгатьчелеге тарафыннан 1990нчы еллар башыннан ук әйтелеп килә, әмма Татарстан җитәкчелеге тарафыннан тормышка ашырылмады. Федераль хакимият тә нәкъ шушы юнәлешләрне булдырмау өчен күп көч куйды (2017 елда мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак укыту Путин күрсәтмәсе белән бетерелде, федераль оешмалар дәүләт оешмаларына урыс теленең генә Русиядә дәүләт теле булуын хәтерләтте, татар һәм башка телләрне танымады).

Шулай итеп, ясалма интеллект та Азатлык сорашкан белгечләрнең, татар зыялыларының хаклыгын дәлилли булып чыга.

Нейрочелтәр татар теле һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен башка тәкъдимнәр дә ясаган. Аларны тәкъдим итәбез:

4. Татар телен тормышның төрле өлкәләрендә үстерү. Татар телен киңкүләм чараларда, эш урыннарында, җәмәгать урыннарында куллану өчен шартлар булдыру кирәк. Моннан тыш тәрҗемә һәм локализация юнәлешендә татар телчеләрен җәлеп итү кирәк.

5. Татар теле һәм мәдәниятенә багышланган мәдәни үзәкләрне үстерү. Бу татар халкы гореф-гадәтләре һәм мирасын саклауга гына түгел, яшьләрнең игътибарын татар теле һәм мәдәниятенә юнәлдерергә ярдәм итәчәк.

6. Татар теле һәм мәдәнияте пропагандасына юнәлгән кампанияләр һәм чаралар үткәрү. Интернет, телевидение, радио, газет-журналлар кебек барлык мөмкин булган мәгълүмат ысулларын куллану кирәк.

7. Татар теле һәм мәдәниятен өйрәнүчеләр өчен стипендияләр һәм грантлар програмнарын булдыру. Бу сәләтле һәм мотивациясе булган кешеләрне тел һәм мәдәният өйрәнүгә җәлеп итәчәк, шулай ук төбәктә фән һәм мәдәният үсешенә ярдәм итәчәк.

Ясалма интеллект җаваплары
Ясалма интеллект җаваплары

8. Татар телен өйрәнү өчен онлайн-курслар булдыру. Бу Татарстанда гына түгел, аннан читтә яшәүчеләргә дә ярдәм итәчәк.

9. Татар телен өйрәнү өчен онлайн-курслар һәм мобил кушымталарны булдыру. Аларны дөньяның теләсә нинди почмагыннан кулланып булуы кирәк.

Ясалма интеллект җаваплары
Ясалма интеллект җаваплары

10. Татар медиа чаралары, радио һәм телевидениегә ярдәм күрсәтү, аларны үстерү. Алар татар телендә мәгълүмат таратачак, татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштырачак.

11. Татар телен, тарихын, мәдәниятен өйрәнүдә кызыксынуы булган туристлар өчен реклам кампанияләрен оештыру.

12. Урамнарда, биналарда, һәйкәлләрдә татар тарихы һәм мәдәнияте турында мәгълүмати такталар урнаштыру.

13. Татар телендә эшләүче татар рәссамнары, язучылар, шагыйрьләр һәм башка иҗади кешеләргә ярдәм күрсәтү. Моның өчен грантлар һәм стипендияләр булдырып була, бәйгеләр һәм күргәзмәләр оештырып була.

14. Татар теле һәм мәдәнияте үсеше турында дәүләт бюджетыннан финансланачак дәүләт програмнарын булдыру.

15. Башка телләр һәм мәдәниятләр белән танышу өчен укучылар һәм студентларның халыкара алмаш програмнарын булдыру.

"Бу тагын бер кат шуны дәлилли: ясалма интеллект – кешеләр хезмәтен алыштыру өчен машина гына түгел, мөһим социаль проблемнарны хәл итү ысулы да. Бу чаралар күрелсә, татар халкы үзен саклый алачак һәм үсеш кичерә алачак", диде ясалма интеллект белән аралашкан укучыбыз.

Нейрочелтәрләрне актив кулланучы програмчы, "Ачык университет" сайтының техник җаваплылысы Райнур Хәсәнов фикеренчә, ясалма интеллект продуктларын бүгенге көндә татар-башкорт телләре үсеше файдасына кулланырга кирәк. Нейрочелтәр, дөнья тәҗрибәсенә нигезләнеп, татар телен үстерү өчен кирәкле кушымталар исемлеген төзеп бирә ала. Алар ярдәмендә татарча комикслар китабын да ясап була, ди ул.

Азатлык моңарчы белгечләр белән сөйләшеп, татар теле үсеше өчен мөһим булган адымнарны барлаган иде. Тел активистлары сөйләгән тәкъдимнәрнең зур өлеше ясалма интеллект тәкъдимнәре белән кисешә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG