Accessibility links

Кайнар хәбәр

1987 елның җәендә Мәскәүдә кырымтатарларның иң зур каршылык чаралары уза. Ничек?


1987 елның июль ае кырымтатар милли хәрәкәтенең көрәше кызган чагы була.  Еллар дәвамында туган якларына, тарихи Ватаннарына кайту хокукын таләп итү зур каршылык чараларына үсеп китә. Бер меңгә якын кырымтатарны 26 сәгать буена Кызыл мәйданнан куып тарата алмыйлар. Алар үз таләпләрен куя. 

36 ел элек бу вакытларда кырымтатарлар көн саен диярлек Мәскәүдәге Кызыл мәйданда була. Алар Үзәк Комитетка нахакка гаепләнеп, сөргенгә дучар ителгән тулы бер халыкның Ватаннарына кайтырга рөхсәт итүне таләп иткән мөрәҗәгатьләр, хатлар алып килә. Бу хатларны дистә меңләгән кешеләр имзалый. Хатларны зур тартмаларга тутырып, бер-берартлы, кырымтатарлардан торган делегацияләр Мәскәүгә ташый, югарыда утырган түрәләр белән очрашуны таләп итә. Әмма ерак чакрымнарны узучыларга Мәскәүнең җавабы бер генә — "Сезнең мәсьәләгез карала". Берни вәгъдә итмәгән, коры, шаблон җаваплар.

Бу хәл еллар буе дәвам итә, әмма 1987 елның июлендә хат язып ташулар кырымтатарларның протест чараларына әйләнеп китә. Кызыл мәйдандагы протест чараларында — башта 100, аннары 200 кеше катнаша. Иң масштаблысында меңгә якын кырымтатар Кызыл мәйданга килә, алар 26 сәгать дәвамында каршылык чарасы уздыра. Бу Советлар берлегендә иң зур һәм дәвамлы протест чарасы була.

Мәскәүдәге бу чараларда танылган букинист, коллекционер, кырымтатар Низами Ибраимов та катнаша. Ул 36 ел элек булган вакыйгаларны искә төшерде.

— 36 ел элек Мәскәүдә, июль урталарында каршылык протестларына Сез, Низами әфәнде, ничек килеп эләктегез?

Моның кинәт кенә 1987 елда барлыкка килгән хәлләр түгеллеген аңларга кирәк

— Моның кинәт кенә 1987 елда барлыкка килгән хәлләр түгеллеген аңларга кирәк. Советлар берлегендә 1960нчы елларда ук кырымтатарларның милли хәрәкәте барлыкка килә башлады. Шул вакытта Сталинның сөргене кырымтатарларга карата хаксызлык булуы, реабилитацияне таләп итә торган сораулар күтәрелә, хатлар языла башлады. Билгеле, кырымтатарларның хатлары югалып кала иде, таләпләре ишеттерелми, яңгыратылмый иде, әмма эш барды.

Кырымтатарларның милли хәрәкәте көчле итеп оеша башлады. Мәсәлән, мин хәтерлим, әти ай саен үз хезмәт хакыннан 10 сумны милли хәрәкәткә бүлә иде. Ул вакытта бу — зур акча. Башка гаиләләрдә дә нәкъ шулай итәләр иде, чөнки һәр өченче яки дүртенче кырымтатар гаиләсендә кемдер "антисоветчина" өчен төрмәдә утыра, аларның гаиләләренә, төрмәдә утыручыларга да ярдәм кирәк. Хат, мөрәҗәгать языла икән, аларны Мәскәүгә илтәргә кирәк, делегатлар сайлана, юлга акча кирәк. Гомумән, иң беренчеләрдән булып һәм озак вакыт кырымтатарларның гына милли хәрәкәте эш итте. Бусы — бер.

Низами Ибраимов
Низами Ибраимов
Әти ай саен үз хезмәт хакыннан 10 сумны милли хәрәкәткә бүлә иде

Икенчесе. Советлар берлегендә Мәскәүдәге булган хокукчыларның яртысы кырымтатар иде. Алар артык танылган да булмагандыр: көндез кеше китапханәдә яки инженер булып эшли, әмма буш вакытын ул кырымтатарларның хокукларын яклау эшенә багышлый иде. Бөтен кырымтатарлар Мәскәүдәге шул хокукчыларга килә иде: хатлар алып килә, аларда кунып китә.

Үзем Мәскәүдә — 1986 елдан бирле. Сухумда тудым, аннары әти-әни Кубань якларына, Таманьгә күченде. Кырымга бераз булса да якын җирләр. Армиядән соң укырга дип Мәскәүгә киттем, тик керә алмадым. Мәскәүдәге кырымтатарларның милли хәрәкәт эшләрендә катнаша башлаганда миңа 22 яшь иде. Шул вакытта күп кырымтатар белән таныштым, кырымтатарларга бәйле китаплар, тәбрикләмәләр туплый башладым.

— Шулай да протест чарасына ничек эләктегез? Кырымтатарлар Кызыл мәйданда ничек җыела иде?

Советлар берлегендә Мәскәүдәге булган хокукчыларның яртысы кырымтатар иде

— Бездә хатлар системы барлыкка килде. Кырымтатарлар гел хат, мөрәҗәгатьләр яза, ул хатларны кешеләр имзалый. Бу хатларда кырымтаталарның мәсьәләсен хәл итү таләбе иде. Алар меңләгән җыела. Хат бер — ә имзалар куелган кәгазьләр таулар кадәр җыела. Бермәл 80 меңгә якын имза тупланды.

Ялгышмасам, 1987 елның апрелендә аларны тартмаларга салып Мәскәүгә алып килә башладылар. Тартмалар күп! Икенче дөнья сугышы каһарманы, мәрхүм Аметхан Солтан да КПССның Үзәк комитетына хатлар илтүдә катнаша иде. Аның белән фотолар да сакланды, аны күреп калдым. Жуковский шәһәреннән килеп йөри иде ул.

Хатлар ничек китерелә? 150-200 кешелек делегация төрле җирләрдән килә, КПССның Үзәк комитетына ташый. Бу — Мәскәүнең Кытай-шәһәрендәге бина, хәзер анда президентның кабул итү идарәсе урнашкан. Делегация килә һәм гел бер сүз ишетә: "Сезнең хат карала. Кайтыгыз, таралашыгыз". Буш сүз белән ашаталар. Кызыл мәйданга чыгу, шигарләр күтәрү мәсьәләсе юк иде.

Бермәл 80 меңгә якын имза тупланды

Эш монда ки, Мәскәүгә хатлар алып килгән һәрбер делегациянең Кремльгә барганнан соң, Кызыл мәйданга барып истәлеккә фотога төшү гадәте барлыкка килде. Ул вакытта Кызыл мәйдан ачык, бернинди дә каршылык юк. Ә менә кырымтатарларның иң зур протесты — 26 июльдән соң — ул ябылды. Шуңа Кызыл мәйданга чыгу, анда очрашу бар иде.

26 июльгә кадәр бер атна кала (нәкъ шушы вакытлар дип истә калган) Ленинның мавзолее каршындагы каршылык чарасына йөзләп кеше чыкты. Бу болай булды.

Әлеге дә баягы кырымтатарлар Ватанга кайтырга рөхсәт итүне сорап хатлар, мөрәҗәгатьләрне Үзәк комитетка китерде, мин дә ул кешеләр арасында бар идем. Хатны алдылар, без, әйткәнемчә, еллар дәвамында барлыкка килгән гадәт нигезендә Кызыл мәйданга киттек. Фотога төшәбез, диелде.

Мәйданга барышлый миңа фотоаппарат тоттырдылар, фотога төшерәсең дә тасманы, аерым кешене күрсәтеп, аңа тапшырачаксың, диделәр. Килдек. Кырымтатарлар тезелеп басты. Мин читтән фотога төшерәм. 150ләп кеше иде дип истә калган. Бәй, бер карасам, бер кардәш плакат күтәрде. Төгәл хәтерләмим, әмма "Верните родину крымским татарам!" дип язылган иде бугай.

Без барыбыз да тоттык та Кызыл мәйдан ташларына утырдык. Бер-беребезгә тотындык.

Шунда ук милиция кешеләре йөгереп килде, шигарне тартып алды, ертып ташлады. Аны 5-6 секунд кына күтәреп торырга өлгерделәр. Безнекеләрне милиция, читтән күзәтеп торган КГБ кешеләре камап алды. Мин дә йөгердем, халык эченә кердем.

Кайдан килеп чыкты шигар? Моңа кадәр бервакытта да күргәнем булмады, минем өчен бу яңалык булды. Аннары соңыннан ачыкланды: Нәҗия Филимонова, Зөлфия Бәйрамали исемле ике кыю кырымтатар хатыны мавзолей янындагы бәдрәфкә кереп, качып-посып кәгазьгә помада белән шушы сүзләрне язган, аннары качырып чыгарганнарын сөйләде.

Безне, 150ләп кешене, милиция Кызыл мәйданнан этеп чыгара башлады. Без боҗра эчендә калдык. Кемдер "Ватан!", "Родина!", "Горбачев, ишет безне" дип кычкыра. Милиция безнең белән 10-15 минут азапланды , чыгарып бетерә алмады. Аннары таякка таянган, карт Решат Җәмилев кинәт кенә: "Балалар, утырыгыз!" дип кычкырды һәм без барыбыз да тоттык та Кызыл мәйдан ташларына утырдык. Бер-беребезгә тотындык. Бу безне берәм-сәрәм тартып чыгара алмасыннар өчен эшләнде. Аннары тәмам сузылып яттык. Безнең фотога төшү гадәте каршылык чарасына әверелер дип уйламаган идек. Моны аерым кешеләр генә белгән дип уйлыйм.

"Хыянәтчеләр", "татарва" дип кычкыралар, махсус котырталар иде. Махсус куелган кешеләр.

Милли хәрәкәтнең бервакытта да аерым башлыгы, менә бу безнең лидер дип әйтерлек кешеләре булмады. Идарә итүчеләр түгел, ә бары тик үз өстенә җаваплылык ала торган, кешеләр аларның сүзенә колак сала торган аксакаллар бар иде. Мәсәлән, мин катнашкан чараларда андый кеше Решат Җемилев булды. Хокукчылык эшчәнлеге өчен ул 13 ел төрмәдә утырып та чыкты.

— Сез ташларга сузылып яткач, милиция нишләде?

— Югалып калдылар. Ничек чыгарырга, ничек өстерәргә? Монда утырганда бер кеше килеп "Оятсызлар! Сез минем баламны куркыттыгыз!" дип акырып йөрде. "Кайда соң балаң?" дигәч, югалып калды да "Сез — хыянәтчеләр!" дип кычкыра башлады. Провокатор. Гомумән, Үзәк комитетка барганда, безне һәрвакыт махсус каршы алган әтрәк-әләм күп иде. "Хыянәтчеләр", "татарва" дип кычкыралар, махсус котырталар иде. Махсус куелган кешеләр. Аннары 4 елдан шул ук хатыннар, ирләр СССРны үзләре сатты, хыянәт итте булып чыкты.

Без җирдә утырганда, Кызыл мәйданда йөрүчеләр кемнәрне камап алганнарын аңламый да калганнардыр. Мин утырганда тиз генә "пленка"ны чыгарып кушылган кешегә качырып бирдем. Кызганыч, ул фотоларны да, "негатив"ны да бүтән күрмәдем.

Мәйданда ятучылар арасында сыйныфташым Гөлнара Абдуллаева бар иде. Ул утырганда "Ant etkenmen" ("Ант иттем") җырын кычкырып җырлый башлады. Аңа барысы да кушылды. Курку юк иде. Бу көч өстәде.

—Кыйнадылармы?

— Демократия, "перестройка" вакыты бит, кыйный алмыйлар. Көч кулланырга куркалар иде, чөнки Мәскәү Кремле өчен демократия "кәртинкәсе" мөһим иде. Без китәргә җыенмаганны күргәч, ахыр чиктә Үзәк комитет җитәкчелеге белән очрашу булачак, кемне делегат итеп җибәрәсез дип сорадылар. 6-8 кеше сайланды. Кызыл мәйданнан китәсез дигән шарт куелды. Бу беренче шундый протест чарасы иде. 90 минут тора алдык. Рекорд! Советлар хакимиятенә каршы тору чаралары болай озакка сузылмый иде.

— Ни диелде ул очрашуда?

Аннары 4 елдан шул ук хатыннар, ирләр СССРны үзләре сатты, хыянәт итте булып чыкты

— КПССның Үзәк комитет әгъзасы Георгий Разумовский белән очрашканнары истә калган. Әмма нинди реакция?! 80 меңнән артык кеше имзалаган мөрәҗәгать бар дигәч, беләбез, мәсьәлә хәл ителә дип әйттек бит инде, диелгән. Безнекеләр китмибез, төгәл карарларны күрсәтегез дип таләп иткән. Ә сез кем, ничек сез кырымтатарлар өчен сөйләшә аласыз дип мыскыллаган. Имзаларга ышанмыйм, бер кеше 20 төрле итеп имзалый ала, дигән. Ә кырымтатарлар чынында, мәсәлән, 20-30 кеше җыелышып, аерым кешегә мандат бирә иде. Фәлән кеше минем мәнфәгатьләрне кайгыртучы дип язып мандат язылды. Мондый мандат бөтен хокукчыларда бар иде. Барыбер ышанмыйм дигәч, Решат Җәмилев шунда тыныч кына: "Ярар, ышанмасагыз, сезнең ихтыярыгыз. Әмма киләсе атнада бу җирдә 500 кырымтатар, аннары 1 мең, аннары 5 мең кеше киләчәк. Бер айдан соң Кызыл мәйданда бөтен кырымтатар халкы торачак", дигән.

— Курыктылармы?

Сез кем, ничек сез кырымтатарлар өчен сөйләшә аласыз дип мыскыллаган. Имзаларга ышанмыйм, бер кеше 20 төрле итеп имзалый ала, дигән.

— Юктыр, әмма шушы беренче чарадан соң ТАССның хәбәре чыкты. Әтием аны укыгач, йөрәк өянәге булып егылды. Чирләде. Төгәл цитатны хәтерләмим, әмма ТАСС безнең хакта "Фашистлар кырымтатарлар белән бергә урыс, украин, Советлар берлеге кешеләрен яндырган" дип язган иде. Кабәхәт, пычрак язма иде. Моны бөтен кырымтатар укыды дигән хис калды һәм, Решат Җәмилев әйткәнчә, көн саен Мәскәүгә күп итеп кырымтатарлар килә башлады. Үзәк комитетка көн саен диярлек кешеләр күпләп килә башлады. Төшке вакытта "сарафан" радиосы аркылы беркая да таралышмыйбыз, Кызыл мәйданга йөрергә барабыз диелә иде. 2-3 кешегә бүленеп, кешеләр тотынышып мәйдан буенча елан кебек хәрәкәтләнде. Көн саен бу хәл! Бер көнне карыйм — без нык күп. Башта 100 кеше, аннары — 200, аннары 500 кеше шулай йөри. 26 июльдә шул ук сценарий нигезендә кырымтатарлар Кызыл мәйданны урап кайтырга дип килде, ә Кызыл мәйдан ябылган.

Бу протест 26 сәгать дәвам итте! Кешеләр гаиләләр белән килгән булып чыкты.

Ярар, Василий Блаженный, Покров чиркәүләре ягына килдек. Эчкә кереп булмый, килгән урында тоттык та утырдык. Бер мең кеше! Шунда тагын шигарләр күтәрелде. Бу протест 26 сәгать дәвам итте! Кешеләр гаиләләр белән килгән булып чыкты. Әле дә сабый баласын күтәргән хатын күз алдында тора. Бераз зуррак балаларын да ияртеп килүчеләр бар иде. Менә без ул кырымтатарлар, без бар һәм без үз хокукларны кайтармыйча китмибез дигәнне күрсәткече булды ул.

"Родина! Крым!" дип кычкырдык. Горбачев белән очрашу таләп ителде.

Безнең арада мәрхүм татар активисты Мөхәммәт Миначев бар иде. Рәссам Динә Волкованы хәтерлим. Ул берничә җылы тукыма алып килгән иде. Кирши ага Кәшфетдинов бар иде безнең арада. Ул — Икенче дөнья сугышы ветераны, Акъярны фашистлардан яклаучы. Бер аягы юк, аның урынына — агач протез, сугышта өздереп кайткан. Без утырабыз, ә ул култыкларына таянып торып баса иде. Бик символик күренеш иде бу, хәтердә нык уелып калды.

Бу кешеләр арасында минем бертуган сеңлем, бертуган абыем бар иде. Икетуган сеңлем дә, энем дә мәйданда утырды. Тулы бер нәсел кешеләре! Башкалар да шулай. Гомумән, хатыннар бик актив иде. Алар нык кыю эш итте. Мостафа Җәмилевның хатыны Сафинат ханымны яхшы хәтерлим. Мостафа ага юк иде, аны Үзбәкстаннан чыгармаганнар иде бугай. Язучы Сейтумер Эмин — минем остазым, барысы да Кызыл мәйданда утырды. "Родина! Крым!" дип кычкырдык. Горбачев белән очрашу таләп ителде.

— Утырганда ниләр булды? 26 сәгать бик озак бит ул. Нәрсәсе авыр иде?

Тотты да, "Улым, оялма, си каршында" диде

— Берара Кызыл мәйданга бәреп керергә тырыштык, әмма юлны кистеләр, килеп чыкмады бу эш. Төнлә утыру авыр, июль булса да, барыбер төнлә салкын. Ташта утырганда аеруча сөякләргә кадәр үтеп керә. Бәдрәфкә дә чыгасы килә кешеләрнең. Чыгармыйлар. Бер хатын милициядән 5 яшьлек улына хәҗәтен үтисе бар, чыгып керүне сорады. Милиция кешесе кистереп: "Не положено" диде. Шуннан хатын тотты да, "Улым, оялма, си каршында" диде. Милиция бермәл бездән күчеп утырыгыз дип сорый башлады. Көн саен Кызыл мәйдан юыла дип алдалыйлар. Кырымтатарлар чүпләми, артыннан җыештыра торган милләт дип җавап кайтарып сүз көрәштерелде. Мәскәүнең милиция башлыгы да килгән иде, ул таралашыгыз дип басым ясый, куркыта иде. Шигар тоткан бер кырымтатар түзмәде, тотты да урысча сүгенеп аны аты-юлы еракка озатты.

Иртәнге сәгать 5тә Кузнецки, хәзер халык телендә Немцов күперендә бер машина пәйда булды. Аннан операторлар чыкты да тиз генә төшерә башладылар. Чит ил журналистлары булгандыр, мөгаен, бу да ул вакытта зур кыюлык таләп итте. Күпер ябылган, транспорт йөрми иде.

— Милиция, КГБ үзен ничек тотты? Атарлар дигән курку бар идеме?

2-3 ел утырып чыгу — кырымтатарлар арасында гадәти күренеш, сыйфат тамгасы саналды

— Атыш булмас, ә менә кыйнавын кыйнарлар иде. Аңа әзер идек. Провокация оештыруны да көттек. Утырта алалар иде, әмма мәйдан кешеләре моңа да әзер иде. 2-3 ел утырып чыгу — кырымтатарлар арасында гадәти күренеш, сыйфат тамгасы саналды. Төнлә хәрбиләр килде. Өркетеп тә карадылар, психологик басым ясадылар. "Дубинка"лар ул вакытта юк иде. Алар 1989 елда гына барлыкка килде. Без үләргә дә әзер идек, һәрхәлдә үзем шундый хәлдә идем. Кешеләр дә ярсыган иде.


Кызык, әмма соңыннан безне камап алучылар арасында Казан татарларының да булганын белдем. Берничә елдан соң бер кафеда егет белән таныштык, ул миннән милләтемне сорады. Кырымтатар дигәч, ул мин гомеремдә икенче тапкыр кырымтатарны күрәм диде дә "Ә син 1987 елның җәендә кайда идең, нишләдең?!" дип сорады. Камап алучылар арасында аның булганын аңлап алдым. "Димәк, мин сиңа ташларда утырган килеш карап торганмын", дидем. Ул бераз аларны ничек әзерләгәннәрен сөйләде. Тарих музее янында яшь егетләрне — КГБ мәктәбенең курсантларын булса кирәк — җыйганнар, "дружинник" дигән ак тасмаларны беләкләренә такканнар. ГУМның икенче катында кырымтатарларның протестын юкка чыгару "штабы" урнашкан. Мәскәү Кремленең Спас манарасы янында химик кораллы отряд һөҗүмгә әзер торган.

Кызганмыйча кыйнарга дигән фәрман бирелгән

Сигез Казан татары булганын сөйләде ул егет. Кырымтатарларны бастыруның төрле сценарие булган, диде ул. Милиция һөҗүм итә башлагач, КГБ кешеләре барырга тиеш диелгән. Кызганмыйча кыйнарга дигән фәрман бирелгән. Бу — кырымтатарлар, алар — коточкыч кешеләр, кичә милиция кешесенә без белән кададылар дип ялган сөйләп, яшь егетләрне безгә каршы котыртканнар.

— Бәрелеш булмаган, әмма халык ахыр чиктә ничек таралашты?

— 26нчы июльнең сәгать көндезге 2 тирәсендә Кызыл мәйданга килсәк, киләсе көнне, 27 июль сәгать 4ләрдә тарала башладык. Автобуслар тезелеп басты, үзенә күрә дивар төзелде. Автобусларга тутырачакбыз яки китегез, диделәр. Безнең арада да КГБ агентлары булгандыр, алар аша безнең белән килешергә тырышканнардыр. Мәйданда утыручылар нишлик дип фикер йөрткәндә, бер өлеше китү яклы булды. Бер өлеше китмибез, сугышабыз, дигән фикерне әйтте. Мин икенче төркем тарафдары идем, чөнки бушка утырдык булып чыга. Ә миңа 22 яшь, кан кайный! Әмма ахыр чиктә чыгарга, таралашырга дип килештек. Күпергә чыгуыбыз булды — "облава" оештырдылар. Сеңлемне кудылар. Борылып караса, артыннан йөгерәләр — ул болай да, тегеләй дә качып караган. Бер ишегалдына кереп качкан, әмма милиция ике чыгу юлын да япканга күрә аны тотканнар. Аны өйгә кайтарып җибәрү карары белән һава аланына озата киткәннәр. Сеңлем аларны куркыткан, эт итеп сүккән. Мәскәүгә килдем, сезнең аркада балаларга күчтәнәч тә ала алмадым, һава аланында, күрерсез, анда кешеләр арасында тавыш күтәрәчәкмен дип талаша башлаган. Милиция кешеләре, зинһар, тавыш күтәрмәгез, әйдәгез, барысын да оештырабыз дип кибетләрдә йөрткәннәр. Качарга теләгән сеңлем, ычкына алмаган. Очкычка утыртып җибәргәннәр иде үзен.​

— Низами әфәнде, бу каршылык чарасы — иң мөһиме, хәлиткеч дип әйтеп буламы?

1960нчы еллардан башлап кырымтатарлар Мәскәү юлын таптады

— Моннан соң без Кызыл мәйданга якын килә алмадык, Измайлов паркында җыелаша башладык. Инде хәрәкәтне туктатып булмады. Бу чара иң зурысы иде, кеше күп иде, әмма аңа кадәр коллоссаль зур эш башкарылды бит. 1960нчы еллардан башлап кырымтатарлар Мәскәү юлын таптады. Кем Мәскәүгә бара — әле язучылар белән, әле журналистлар белән очрашты. Шагыйрьләр Евгений Евтушенко, Булат Окуджава хатлары, мөрәҗәгатьләре һавадан барлыкка килмәде. Кырымтатарлар аларга килеп хәлләрне аңлатты, нинди ярдәм кирәклеген әйтте. Аңлату, агарту эше системлы барды. Кемдер ярдәм итте, кемдер курыкты.

Бернинди дә рәсми фәрманнар булмаса да, кешеләр 1987-1988 елларда Кырымга кайта башлады. Түрәләр кайтмагыз дип каядыр үгетләп, каядыр куркытып сөйләде. Сезнең эшегез буенча комиссия төзеләчәк, барысы да хәл ителәчәк, ярдәм булачак, барысы да оештырылачак диделәр. Ялган булды. Еллар буена алдадылар. Ә шул ук вакытта 1991 елда Кырым хакимияте Ялта, Алушта, Судакта яшәүчеләргә 100 меңнән артык җир кишәрлеген бүлеп бирү турында фәрман чыгарды. Ә кырымтатарларга урын да, җир дә юк булып чыга...

Кайттык! Барыбер кайттык. Басу уртасында өйләр төзедек.

Кайттык! Барыбер кайттык. Басу уртасында өйләр төзедек. Абзыем, мисал өчен, Кырымның Ленин районындагы бер басуга гаиләсе белән килеп утырды. Ат караучы булып урнашты, ачтан үлмәс өчен бәрәңге, кыяр, помидор утырталар иде. Нишли иде анда яшәгән кешеләр? Трактор белән бакчаларын сөреп чыгалар иде! Минем туганнарым тракторны туктатыр өчен аның астына ташлана иде. Тотып ыргытылар иде үзләрен, кыйныйлар иде. Ач яшәделәр, әмма китмәделәр. Ел саен бер үк хәл иде.


1989 елда әти-әнием дә Котлахка кайтты, еллар буена теркәлергә рөхсәт итмәделәр. 1991 елда Мәскәүдән үзем "прописка"дан төшеп Кырымга кайттым. Казан татарлары шул вакытта Кырымга төзелеш материаллары белән килде, өйләр төзергә ярдәм итте. Татарстанның милли хәрәкәте эше иде бу.

Ачтан үлмәс өчен бәрәңге, кыяр, помидор утырталар иде

Русия Украина ягыннан да кырымтатарларга һәрвакыт каршылык тудырды. Украина да 1954 елдан бирле кырымтатарларга каршы кылынган залимлек өчен җавап тотарга тиеш дип саныйм. Әмма әлегәчә моны тану да, гафу үтенү дә булмады.

Ни дияргә?! Владимир Путин 2014 елда кырымтатарларны реабилитация турында фәрманны имзалады, Советлар берлеге җинаять кылды дип әйтелде. Факт бар. Әмма кайту турында дәүләт програмы булдырылмады. Акча бирелмәде. Бервакытта да.


— Сезнең Михаил Горбачевка карата мөнәсәбәт нинди?

Горбачёвка кырымтатарлар белән очрашмаганын искә төшердем — бер сүз дәшмәде, ык-мык килде, җавап бирә алмады

— Михаил Горбачёв кырымтатарларга үз Ватаннарына кайтырга мөмкинлек бирде диләр — алай түгел, аның кырымтатарларның басымына каршы торырлык көче калмады. Горбачевның бер планы да юк иде — ул үз кулында хакимиятне саклап кына калырга теләде. Ул кырымтатарлар дип бармакка бармак сукмады. Еллар узу белән мин аның белән китап тәкъдим итүендә очраштым. Ике борынгы тәбрикләмәм бар иде, берсендә Мәскәү күренеше ясалган, икенчесендә — Кырым. Соңгысын аңа бүләк иттем, ә Мәскәү ясалган "открытка"га имзасын куюны сорадым. Аңа кырымтатарлар белән очрашмаганын искә төшердем — бер сүз дәшмәде, ык-мык килде, җавап бирә алмады. Кырымга кунакка чакырдым.

Белешмә: Кырымтатар халкы сөргене

1944 елның 11 маенда совет җитәкчесе Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана.

18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG