Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Важные истории": "Вагнер"да сугышып ярлыкау алган тоткыннарны Росгвардиягә кабул итә башлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әмма бөтен кешене дә алмыйлар, зур булмаган яки уртача авырлыктагы җинаять кылучыларны гына диелә.

Росгвардиягә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең элекке яллы сугышчыларын – ярлыкау алган тоткыннарны кабул итә башлаганнар. Бу хакта "Важные истории" тикшеренүендә әйтелә.

Язмада әйтелгәнчә, Русия колонияләреннән Украинадагы сугышка җибәрелгән һәм соңрак ярлыкау алган элекке вагнерчыларны Росгвардиягә хезмәткә быел август аенда ала башлаганнар.

Журналистлар вагнерчыларның туганнары аралаша торган ябык чатлардагы язышуларны укып шундый нәтиҗәгә килгән.

"Важные истории" элекке тоткыннарның берничә туганы белән аралашкан, алар да туганнарын Росгвардиягә чакыруларын әйткән. Әмма бөтен кешене дә алмыйлар, зур булмаган яки уртача авырлыктагы җинаять кылучыларны гына диелә. Шул ук вакытта басма чыганаклары вагнерчыларны Росгвардиягә "җитәкче вазифаларга да, хәтта урта офицер составына да" алмыйлар ди.

Басма журналисты Росгвардиянең Мәскәүдәге бер бүлекчәсенә элекке вагнерчы булып мөрәҗәгать иткән, журналистка элекке тоткыннардан булган сугышчылар безгә хезмәткә эләгә ала, әмма кылган җинаятенә һәм колониягә кайчан эләгүенә карый дигәннәр.

Росгвардиянең Ростовтагы бүлекчәсендә исә тикшеренү уздыручы журналистларга Дәүләт гвардиясе гаскәрләре хәрби хезмәткәре буларак контракт имзалауны һәм фетнәчел Донецки өлкәсенең баскынлыктагы өлешенә стратегик объектларны сакларга китүне тәкъдим иткәннәр.

Август ахырында "Важные истории" хосусый хәрби ширкәткә нигез салган Евгений Пригожинның үлеменнән соң, "Вагнер" сугышчыларына "акча эшләүнең башка юлларын" эзләргә кушканнар, дип хәбәр иткән иде. Чөнки төркем Украинадагы сугышта башка катнаша алмый, Африкада һәм Якын Көнчыгышта исә саклану министрлыгы белән Росгвардия көндәшлеге зур диелде.

  • 2022 елның язында Русия хәрбиләре Украинадагы сугышта берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде.
  • Төрле бәяләмәләргә күрә, "Вагнер" белән сугышка 50-70 мең тоткын киткән. Июньдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин Украинага каршы сугышта катнашып, Русиягә 32 мең элекке тоткын кайтты дип белдергән иде.
  • Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән килешү төзеп, Украина сугышына барырга ризалашкан өчен төрмәдән азат ителгән тоткыннарның кайтып кеше үтерү, талау, куркыту очраклары арта. Җаваплылыктан шулай җиңел генә котыла алган җинаятьчеләр үзләренә барысы да рөхсәт ителгән дип саный.
  • 23 август кичендә Тверь өлкәсендә Embraer ERJ-135BJ Legacy 650 очкычы килеп төште. "Вагнер" башлыгы Евгений Пригожинның үлүе хәбәр ителде. 29 августта медиалар Евгений Пригожинны Петербурда "ябык форматта" Порохов зиратында җирләүләре турында язды. Аңарчы ике ай гына алдан вагнерчылар Мәскәүгә таба кузгалып фетнә оештырган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG