Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрмәдәге тормыш. 7,5 елга хөкем ителгән Лилия Чанышева ничек яши?


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Сәяси тоткын, активист Лилия Чанышева 2021 елның 10 ноябреннән бирле сак астында тотыла. Башта Мәскәүдә утырды, хәзер Уфаның тикшерү изоляторында. Хөкем карары кайчан гамәлгә керер, ул кайсы колониягә җибәрелер — билгесез. Әлегә ул Уфаның тикшерү изоляторында тормыш итәргә тырыша.

Белешмә: Лилия Чанышева

Лилия Чанышева — 1982 елның 6 февралендә Уфада туган, сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды.) 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.

Уфаның тикшерү изоляторында утырган активист Лилия Чанышева аппеляция утырышын көтә. Ул 14 июньдә аңа карата чыгарылган хөкем карары белән риза түгеллеген белдерде һәм шикаять язды. Чанышева барлык маддәләр нигезендә үзен аклауны таләп итә. 16 октябрьдә Башкортстанның Югары мәхкәмәсе аның шикаять гаризасын карарга тиеш. Әмма активист үзен аклауны таләп иткәндә Русия прокуратурасы да тик ятмады. Алар да Уфаның Киров районы мәхкәмәсе чыгарган карар белән канәгать түгел. Прокуратура Лилия Чанышевага төрмә мөддәтен 10 елга кадәр озайту белән бергә аңа 700 мең сумлык штраф салуны сорап шикаять язды.

Лилия Чанышева башта Мәскәү изоляторында утырды, хәзер исә Уфада. Бу тарих 2021 елның 10 ноябреннән үк сузыла. Ул кайда булса да үзе кебек рәшәткә артына эләккән хатын-кызларның хокуклары өчен көрәшә. Әле нишләп чиста су юк дип сорау куя, әле чисталык таләп итә, әле теге яки бу кирәк-яраклар хатын-кызларның кулларына барып җитәргә тиеш дип хатлар яза, сөйләшүләр алып бара. Үзе өчен, кеше өчен тырышам, ди ул.

Мәскәү изоляторында сәяси тоткын 18 ай утырды. Мәскәүдә, аның янында фәрештә кебек ире Алмаз Гатин булды. Аларны очраштырмадылар, телефоннан сөйләшергә рөхсәт итмәделәр. Алар икесе дә Уфада узачак мәхкәмәгә ышанды. Туган якта бу авырлыкларны уздырып җибәрү җиңелрәк булыр дип сөйләде Алмаз Гатин Азатлыкка. Быелның мартында чыннан да алар очраша, сөйләшә алды. Азмы-күпме туганнары белән күрешә алды сәяси тоткын. Әмма Лилия төрмәдә һәм бернигә дә карамастан яшәргә тырыша, анда да хәрәкәтләнергә тырыша. Күп укый, матбугатны да, китапларны да. Лилия Уфаның тикшерү изоляторындагы шартлар турында менә ниләр сөйли.

— Газеталар килә. Укыйм. Радио эшләми, аның әллә ни кирәге дә юк чынында. Телевизор бар бит. Яңалыкларны игътибар белән карыйм. Алар оператив килә. Шулай ук кешеләр "ЗонаТелеком" аша хатлар язып дөньяда ниләр барганы турында яза. Ул хатларны бер яки ике көн аралаш тапшыралар, — ди ул. — Минем исемгә 630 китап килде. Утыручылар бер-берсенә охшамаган бит ул, һәрберсенең үз кызыксынуы. Кемдер җиңелчә романнар һәм детективлар укый. Кемдер җитди әдәбияттан тәм таба, мәсәлән, тарихи китапларны алучылар да бар, интеллектуаль әдәбиятны да. Менә психология буенча китаплар популяр дип әйтеп була. Кемдер инглиз телендә язылган китапларны алып укый. Андыйлар да бар.

Лилия Чанышева тотылган изоляторда быел җәй буена су белән проблемнар булды. Җитмәсә көннәр бик эссе торды. Лилия әле кайнар су юк диде, әле эчәр су мәсьәләсен хәл итү турында шикаять хатлары язды. Изоляторда гап-гади кибет тә эшләми дип сөйләде, аның эшен тәртипкә салуны таләп итте. Әмма күпме хатлар язса да, тикшерү изоляторында утырган хатын-кызлар ничек интеккән, шулай дәвам итә, дип сөйли Лилия Чанышева.

Шикаять хатлары яздым, әмма алар җавапсыз калды, дөресрәге ул хатларны җибәрмәгәннәр

— Уфа изоляторындагы хәлләр мине китереп урнаштырганнан бирле үзгәрешсез калды. Изолятордагы кибет июльдән алып август уртасына кадәр эшләмәде. Тикшерү изоляторы кибет өчен җавап тотмый. Әмма барыбер бу хакта Русиянең җәзаларны үтәү федераль хезмәтенә шикаять хатлары яздым, икене, әмма алар җавапсыз калды, дөресрәге ул хатларны җибәрмәгәннәр. Хәзер кибет эшли. Әмма кулга алынган яңа хатыннарның сүзләренә караганда, августта барысына да аларның заказларын китерми калганнар булып чыкты. Мин, ирем Алмаз язган шикаятьләрдән соң тикшерү изоляторында, ниһаять, эчәрлек су сата башладылар, — дип яза ул Idel.Реалиига юллаган хатында. — Кайнар су мәсьәләсе хәл ителмәде. Изолятор хезмәткәрләренә әйтсәң, алар нишләтмәк кирәк дигән кыяфәт чыгарып: "Бу төрмәгә 300 ел бит инде!" дип кенә әйтәләр. Су җылыта торган мичләр ватыла, торбалар искереп, череп, җимерелеп бара, дип аңлаталар. Монда һәрвакыт ниндидер аварияләр булып тора. Кичке 7дән иртәнге 10га кадәр кайнар су юк, көн саен шушы хәл. Ә көндез бераз җылымса су гына ага.

Камера эссе көннәрдә җилләтелми иде диярлек, бу эш начар башкарыла иде. Без камерадагы вентиляцияне каплап куярга мәҗбүр булдык, чөнки ул су баскан баздан сасы исне тарта, шуның сасы исе камерага тарала. Әле моңа өстәп шушы аварияләр аркасында хатын-кызлар тотыла торган изоляторны черкиләр басты. Бу хакта кат-кат язарга туры килде, шуннан соң гына аларны агулап үтерергә тырыштылар бугай, әмма нәтиҗәсе булмады. Мин тагын бер тапкыр изолятор җитәкчелегенә хат яздым.

Лилия Чанышева туганнарыннан "посылка"лар алуын ала, әмма аның сүзләренчә, тыелган ризыклар да барлыкка килгән. Чынында бу тыелган һәм тыелмаган ризыклар исемлеге тикшерү изоляторында эшләүче кешеләрнең кәефенә бәйле. Теләсә, тоткыннар теге яки бу ризыкны ала ала, кәефе кырылса, бу мәсьәлә изолятор хезмәткәре карамагында кала. Кагыйдәләр, тәртипләр үзгәреп тора.

Аңшалылмаган хәлләр бар инде ул, мәсәлән, изоляторга тоз бирергә ярамый

— Бер айга тапшырган ризык, әйберләр 30 килограммнан артмаска тиеш. Бер тапкыр 30 килограмм авырлыктагы "посылка" тапшырыла ала яки аны аерым, ваклабрак ай дәвамында биреп була, — дип дәвам итә ул. — Аңшалылмаган хәлләр бар инде ул, мәсәлән, изоляторга тоз бирергә ярамый. Алып килергә рөхсәт ителмәгән ризыкларга яшелчәләр дә керә, суган да ярамый. Ә менә сөт ризыклары, балык, аерым яшелчәләр ярый.

Туганнардан килгән күчтәнәчләр арасында "чипс"лар булса, алар тартып алына башлады. Ни өчен? Белмим. Минем өчен гаҗәп, чөнки изолятор кибетендә алар сатыла. Бермәл зәнҗәбил тамырын (имбирь) алып калдылар, уздырмадылар. Моңа кадәр аның белән проблем булмаган иде. Кешесенә карап инде. "Посылка"ны кем карый, шуның кәефенә бәйле бугай бу хәл. Теләсә уздыра, теләмәсә - юк. Тикшерү изоляторының һәр хезмәткәренең үз кагыйдәләре һәм тәртипләре.

Лилия Чанышеваның иң зур юанычы ул карт әти-әнисе һәм сөекле ире белән очраша алуы, алар белән телефоннан сөйләшергә мөмкинлек булуы. Лилия Мәскәүнең тикшерү изоляторында утырганда әти-әнисе белән ни күрешергә, ни шалтыратышырга рөхсәт бирелмәде. Алар кызларын күрмичә, ишетмичә нәүмиз булып яшәде.

Лилияне кемдер сынмас бер корыч кебек кабул итә, кайдан көч таба соң ул сынмас өчен дип гаҗәпләнәләр. Ничек юата ул үзен? Аның башыннан узган сынаулар, кичерешләрне ничек уздыра, ничек кабул итә дигән сораулар да туа. Ул да кеше, аның да күңеле нечкәрә. Елыйм, ди Лилия һәм моңа гаҗәпләнәргә кирәкми ди һәм тормышны дәвам иттерү ысуллары турында әйтә.

Елап алсаң киеренкелек тә басыла, хәлләр дә җиңеләеп киткән төсле була

— Әти-әнием белән айга бер күрешәбез. Алар минем яныма килә. Алар ничек яшәгәннәрен сөйли, мин үзем турында. Ниләр эшлим, ничек яшим, ниләр язам — һәммәсен аңлатам, сөйлим. Атна саен телефоннан сөйләшергә рөхсәт ителә. Ике шалтырату рөхсәт ителә, һәрберсенә 15 минут вакытны бүләм, — дип аңлата ул. — Елап алуга килгәндә, моның бернинди дә начарлыгын күрмим, елап алсаң киеренкелек тә басыла, хәлләр дә җиңеләеп киткән төсле була. Беттем, харап булдым дигәнгә басым ясамаска тырышам, арытабан нишләргә мөмкин дип уйлау күпкә дөресрәк дип саныйм. Бер фикергә ябышып калу куркыныч, ул тормышны туктата. Хәрәкәттә — бәрәкәт, диләр бит. Әйе, төрмәдә дә тормыш бар, анда аеруча хәрәкәт итәргә кирәк.

Ире Алмаз Лилия белән 30 сентябрьдә, шимбә көнне очрашкан. Бер сәгать дәвам иткән ул очрашу. Кочаклаша алмыйлар, ир белән хатын арасында пыяла һәм рәшәткә, әмма алар күзгә күз карап телефон аша сөйләшә ала. Лилияне салкын тидергән дип сөйләде ул Азатлыкка.

Көз бит, салкыннар, ә җылыту сезоны башланмады. Салкынчарак диде. Бераз йөткереп тора. Дарулар, витаминнар илттем. Савыга күрсен иде. Җылы киемнәре дә бар. Камерада ул берүзе, әмма ничектер вирус эләктергән, — ди Алмаз Гатин. — Кәефе әйбәт аның. Оптимист. Киләчәк утырышны көтә. Ул да, мин дә яхшылыкка өметләнеп яшибез. Дөрес юлдан барганыбызга бер генә шигебез дә юк. Безгә карата кылынган рәхимсезлек, хаксызлыкка түзү авыр. Әмма гаделлек барыбер өскә чыгачак.

Алмаз Гатин хатыны Лилия Чанышеваны кайгыртып йөрү белән беррәттән авыру әнисен дә карый. Ул яман шеш белән көрәшә. Инде 8 ай. "Әнкәй 90 килограмм авырлыктан 60ка калды. Хәле юк. 8 химия терапиясе узды. Мин аны кулда күтәреп йөрим. Минем ике фәрештәм бар: берсе — Лилия, берсе — әнкәй. Икесе өчен дә көрәшәм", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG