Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт оппозициясенең Telegram каналларын ябу артында кем тора?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Telegram каналларның томалануына атнадан артык вакыт узды. Башкорт активисты Руслан Габбасов үз каналларын кайтара алмаса, яңаларын ачам ди. Белгеч Харун Сидоров милли оппозиция каналларын ябуны куркыныч прецедент дип саный һәм башка оппозиция проектларының моңа зур реакция белдермәвен аңламый.

Башкорт активистлары белән бәйле Telegram каналларның томалануына атнадан артык вакыт узды. Әлеге каналларны торгызып буламы яки яңаларын ачачаклармы? Telegram җитәкчелеге ни дип җавап бирә?

9 ноябрь кичендә башкорт оппозициясенең "КушТау on-line", "Тот самый из Башкорт" һәм "Башнацполит" Telegram-каналларына язылучылар бу каналларны таба алмауларын хәбәр итте. Соңрак аларның ботлар җибәрелеп томаланулары билгеле булды. Томаланучы каналлар арасында "Комитет башкирского сопротивления" каналы һәм Татарстан хакимияте белән бәйле дип саналган "Башкирский снег" каналлары да бар диелде.

"Тот самый из Башкорт" (3,9 мең язылучы) һәм "Башнацполит" (1,8 мең язылучы) каналларын эмиграциядәге башкорт активисты Руслан Габбасов алып бара. Ул аларны Русиядән киткәннән соң ачты.

14 меңнән артык язылучысы булган "КушТау on-line" каналын бер төркем башкорт активисты алып бара, алар үзләрен белгертми. Канал 2020 елда Башкортстан активистларының Куштау шиханын "Башкорт сода компаниясенә" бирүгә каршы көрәш вакытында эшли башлады. Аннан соң ул республика яңалыкларын, протест чараларын, хакимиятнең активистларны эзәрлекләүләрен яктыртып баручы иң эре оппозицион каналларның берсенә әйләнде. Андагы постлар башлыча урыс телендә чыкты, башкорт телле постлар бар иде.

Руслан Габбасов әлеге томаулаларда хакимиятне гаепләде.

— Мин башка каналларның үзем белгән админнары белән элемтәгә чыктым. Безнең каналларны ботлар күпләп шикаять иткәнгә күрә томалаганнар икән. Мөгаен Башкортстан хакимиятләре махсус хезмәтләр, интернет белән бәйле оешмалар аша безнең Тelegram-каналларны юк итү эшен башлагандыр, дип белдерде ул.

Габбасов әгәр безне Русиянең җимерелүенә чакыруда гаепләп томалаганнар икән, ни өчен башка милли азатлык хәрәкәтләре каналларын томаламыйлар дигән сорау куя.

"Мин бернинди җимерүләргә, үтерүләргә чакырмадым. Минем каналлар башкорт халкының милли азатлык хәрәкәте белән бәйле оппозицион эшчәнлек алып барды. Әйе, мин Башкортстан бәйсезлегенә, Русиянең җимерелүенә чакырдым. Әгәр Павел Дуров моның өчен мине томаларга кирәк дип саный икән, алайса Русиядәге милли азатлык хәрәкәтләренең йөзләгән каналларын томаларга кирәк. Бер каналдан башлагансың икән, тиздән башкаларына да барып җитеп була", дип искәртте активист.

Руслан Габбасов Азатлыкка сөйләвенчә, ул Telegram-ның техник бүлегенә берничә тапкыр хат язган, әлегә кадәр бернинди дә җавап алмаган. Ул үз каналларын кире ачарга өметләнә. Әгәр инде килеп чыкмаса, яңа каналлар булдырам ди.

Әлегә ул тарафдарларын Башкорт милли хәрәкәтенең чит илдәге комитеты каналына кушылырга чакырды. Үз фикерләрен Facebook-тагы сәхифәсендә дә язып бара. Meta ширкәтенә караган Facebook һәм Instagram Русиядә томаланган.

Активист башкорт оппозициясе каналларына ботларны Башкортстан хакимияте һәм ФСБ белән бәйле кешеләр җибәргәндер дип саный.

"Telegram бу каналларны блоклаганда аларның тематикасын тикшереп тормаган, ахры. Милли тематикага йөзләгән канал бар, алар томаланмаган", ди Габбасов.

9 ноябрьдә "Idel.Реалии" Telegram мессенджерының техник бүлегенә хат язып, каналларны томалау сәбәпләрен сорады. Җавап әлегәчә килмәде.

Хәзерге вакытта "Куштау.Байрам" каналы активлашып китте. Әлеге канал Куштауны саклап калуга багышланган бәйрәмнәр, җыеннар уздырганда ачылган иде. Анда бүген 600ләп язылучы бар. Моннан тыш, "Куштау on-line" чаты эшли, анда бер меңләп кеше языша, ләкин канал турында нинди дә булса белдерү, киләчәге турында берни әйтелми.

Азатлык "Куштау on-line" һәм "Куштау.Байрам" каналлары авторларын белми. "Куштау.Байрам" каналын томаланган "Куштау on-line" авторлары алып барамы дигән сорауга Габбасов та "белмим" дип җавап бирде.

Чехиядәге Карл Университетының этнология докторанты, Русиядәге милли хәрәкәтләр белгече Харун Сидоров милли оппозиция каналларын ябуны куркыныч прецедент дип саный һәм башка оппозиция проектларының зур реакция белдермәүләрен аңламый.

Франция һәм Сент-Китс һәм Невис федерациясе ватандашы Павел Дуров Telegram-ны халыкара һәм дөньяда иң ирекле социаль челтәр дип күрсәтә, шуңа күрә бу хәл җитди сораулар тудыра, дип язды Сидоров "Idel.Реалии"дагы баганасында.

Каналлар томалануның рәсми җавабы - "кулланучыларның канунсыз материалларга шикаяте". Сүз "кайсы ил кануннары турында бара?" дигән сорау куя белгеч.

"Русия кануннарымы? Алайса кулланучылар Русия кануннары кысаларында эшләргә тиеш дип алдан ук кисәтергә иде. Бер сорау да тумас иде. Әйткәндәй, бу очракта Русия кануннары чит илләр резидентларына да кагыла булып чыга", ди Сидоров.

Ул шулай ук кайбер кешеләрнең башкорт каналлары админнары "Утро Дагестана" кебек канал админнары белән бер көймәдә булган дигән сүзләр белән килешми. "Әйе, башкорт каналлары да Фәләстинны яклый, ләкин алар 7 октябрьдә ХӘМӘСнең Израилгә керүен дә, Махачкаладагы хәлләрне дә, ХӘМӘСне да хупламады, бары тик фәләстиннәрнең үз дәүләтләрен булдыруга хокукларын гына яклады. Ә бу халыкара кануннар белән танылган. Башкорт каналларының бу темага карата позициясе ХӘМӘСне яклаучы башка шул исәптән Русия канналарындагы позицияләрдән аерылып торды", ди белгеч.

Харун Сидровның башкорт каналлары золымны яклау юнәлешле булды, шуңа күрә япканнар дигән сүзләр белән дә килешәсе килми.

"Никтер бу "золымны яклау" Русиянең Украинага каршы агрессиясендә катнашкан "башкорт батальоннары" каналларына гына түгел, ә әлеге агрессиянең иң югары апологетлары булган "военкорлар", кайбер илләрдә террорчы дип танылган "Вагнер" каналларында, ДШРГ "Русич" каналында табылмый", ди Сидоров.

Сидоров Telegram администрациясе башкорт каналларының контентын тикшереп тормаган, ә бары тик ботларның шикаятенә генә карап томалау карарын кабул иткәндер дип уйлыйсы килә ди.

Бу очракта киләчәктә башка каналларны ябар өчен менә дигән прецедент була ала ди Сидоров һәм шунлыктан колонизациягә каршы көрәшүчеләр арасында гына түгел, бүгенге Русиядәге милли хәрәкәтләргә ярдәмнәре турында белдереп торучы халыкара партнерларның да дәшмәвенә гаҗәпләнә.

"Башкорт милли хәрәкәтенә бу, әлбәттә, һөҗүм булды, ләкин үлемечле түгел - хәрәкәт тарафдарлары бар, алар башка мәйданчыкка күчә ала. Ләкин бу хәлләрдән соң Telegram халыкара мәйдан буларак кабул ителерме? Монысы сораулар тудыра", ди Сидоров.

Башкорт оппозициясе каналлары ябылыр алдыннан Уфада 8 ноябрьдә милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышы булды һәм анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "мәгълүмати һөҗүмнәргә әзер торырга" чакырды.

"Аеруча милли республикаларда эчке вазгыятьне какшату өчен Русиягә карата төрле кораллар, каналлар, мәгълүмати сәбәпләр кулланыла", ди ул.

"Гибрид сугышының" бер юнәлеше буларак милләтара һәм динара тынычлыкны бозарга телиләр дип саный башлык.

Шулай ук 8 ноябрьдә Башкортстанның вице-премьеры, хәзерге вакытта Украинада барган сугышта катнашам дип йөрүче Азат Бадранов "Башкорт" оешмасы, аның лидерларын тәнкыйтьләп зур мәкалә язган. Аны 11 ноябрьдә "Шоңкар" журналы чыгарды.

"Башкорт" оешмасы җитәкчеләрен Бадранов "башкорт халкының проблемнары артына яшеренгән, үз файдасын гына кайгырткан астыртын һәм намуссыз кешеләр", "популистлар" дип атады. "Башкорт"ны ул Башкортстанның элекке башлыгы Рөстәм Хәмитов яклавында яшәде, "Хәмитов режимы җәмгыятькә булышлык итүдә бернинди проектлар да үстермәде, әмма үз кулы белән "Башкорт" туплаган милләтчеләр һәм маргиналлар үстерде", дип язды.

Башкорт милли хәрәкәтенә басым Башкортстан хакимиятенә Радий Хәбиров килгәннән соң башланды. Дөнья башкортлары корылтаенда ул "Шовинизмны алга сөргән кешеләр белән юлыбыз уртак түгел" диде һәм "бу кешеләргә рәхимсез булачакмын" дип кисәтте.

Шул вакыттан соң "Башкорт" оешмасы экстремистик дип танылды һәм башкорт милли хәрәкәте вәкилләре даими эзәрлекләнеп килде. Оешма лидерларының берсе Руслан Габбасов эмиграциягә китте. Хәзерге вакытта ул Башкорт милли хәрәкәтенең чит илдәге комитетын җитәкли. Былтыр аңа экстремистик оешма төзүдә гаепләп җинаять эше ачылды. Соңрак Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды. Шула ук активистка карата быел "террорчылыкка чакыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылуы да хәбәр ителде.

Икенче бер башкорт милли хәрәкәте лидеры Фаил Алсынов республикада, әлеге вакытта аңа Радий Хәбиров мөрәҗәгате белән милләтара нәфрәт уятуда гаепләү белдерелде, аңа карата җинаять эше ачылган. Алсыновның Telegram каналы томаланмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG