Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гөлнара Бахарева: "Җинаять кылмадым, мин гаепле түгел"


Гөлнара Бахарева
Гөлнара Бахарева

Чиләбедән Гөлнара Бахаревага Украинадагы сугышка каршы фикерләрен әйткәне өчен террорчылыкны аклауда гаепләнеп, 400 мең сум штраф салынды. Әлеге карарны шикаять итәчәкләр.

Социаль челтәрләрдә Украинадагы сугышка каршы фикерләрен әйткәне өчен террорчылыкны аклауда гаепләнгән Гөлнара Бахаревага хөкем карары чыгарылды. Мәхкәмә аны төрмәгә утыртмады, әмма ике ай эчендә 400 мең сумлык штраф түләүгә хөкем итте. Моңа кадәр урам себерүче булган, аннары гомумән эшсез калган, 11 яшьлек улын ялгызы тәрбияләгән Гөлнара хөкем карары белән риза түгел.

Гаҗәпләндем, прокурор төрмә сорамагач, япмаслар дип күңелгә җылы керде. 700 мең сум урынына хөкемдар 400 мең сумга штраф дип игълан итте.

Чиләбе өлкәсенең Сатки шәһәрендә яшәүче Гөлнара Бахараеваның эше җәй урталарында башланды. Аның өстеннән башта әләкне полициягә язганнар, аннары эш ФСБга күчте. 5 июль аның өендә тентү булды, телефоны тартып алынды, террорчылыкны аклау гаепләве белән тикшерү эше башланды. Азатлык Радиосы аның турында язып барды. Тикшерүләр тәмамланганнан соң Бахареваның эше Чиләбенең хәрби гарнизон мәхкәмәсенә тапшырылды. Өч мәхкәмә утырышы булды, соңгысында — 23 ноябрьдә хөкемдар карарын игълан итте. Гөлнара Бахарева гаепле дип табылды, аңа штраф салынды. Ул ике ай эчендә 400 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш.

Гөлнара Бахарева тикшерү вакытында да, мәхкәмә вакытында да кулга алынмады, тикшерү изоляторына утыртылмады, әмма аңа беркая да китмәү шарты куелды. Үсмер баласын караучы юк дигән сәбәп белән баламнан аермадылар, күрәсең, дип аңлата моны Бахарева.

"Төрмәгә утыртылар дип уйладым"

Хөкем карары чыгарылырга тиеш көнне ул инде төрмәгә озатылырмын дип рухи яктан әзерләнеп барган.

— Утырыш башланганга кадәр мине Чиләбедә узган мәхкәмә бинасына җентекле тикшереп уздырдылар. Шунда сакчылар үзара сөйләшеп алды: "Конвой әзерме?" дип кычкырдылар. "Конвой" минем өчен әзерләнә дип уйлап куйдым. Утырыш уза торган бүлмәгә керттеләр. Бүлмәдә мин, минем адвокат һәм прокурор гына. Хөкемдарлар Екатеринбурдан иде, алар онлайн тоташты. Моңа кадәрге утырышлар да нәкъ шулай узды, — дип 23 ноябрьдәге вакыйгаларны искә ала Гөлнара. — Прокурор гаепләүне укый башлады, бик озак укыды. Мин инде кулларымны богауларлар дип әзерләп тә куйган идем, төрмә чәпәрләр дип борчылдым. Әмма прокурор мәхкәмәдән миңа 700 мең сум күләмдә штраф салуны сорады. Гаҗәпләндем, прокурор төрмә сорамагач, япмаслар дип күңелгә җылы керде. 700 мең сум урынына хөкемдар 400 мең сумга штраф дип игълан итте.

Фикер әйткән, язган өчен кеше гаепле була аламы? Юк.

Миңа сүз дә бирделәр. Ничек кенә булмасын, бу — гаепләү карары, ә мин гаепле түгел. Нишләдем мин? Фикеремне әйттемме? Нәрсә, фикер кемгәдер ошамый икән, аны төрмәгә тыгаргамы хәзер? Штраф салыргамы? Фикер әйткән, язган өчен кеше гаепле була аламы? Юк. Мин мәхкәмә вакытында үз фикеремдә, карашымда калуымны әйттем, бер дә бүлдермәделәр, сабыр гына тыңладылар чыгышымны. Минем улымның фамилиясе — Полищук, туганнарыбыз Украинаның Винница шәһәрендә яши. Мин — ана кеше. Ничек мин канкоешны хуплый алам һәм ничек мин террорчы яки экстремист була алам? Шәһәрдә мине барысы да белә, урам сукбайларын ашатып йөрим бит мин, чиркәүгә килгән ач кешеләргә ярдәм итәм. Аны барысы да белә, күрә.

Бахареваны яклаган адвокаты мәхкәмә карарын шикаять итәчәген белдерде. Штрафны ничек түләргә җыена дигән сорауга ханым "Белмим, миндә андый акча юк" диде. Ул бүген эшсез. Урам себерүче булып эшләгәндә аның хезмәте өчен берничә ай акча түләмәгәннәр, прокуратурага шикаять язам дип куркыткач, бурычларын Бахаревага кайтарганнар, әмма ул эшеннән киткән. Аның керем чыганагы юк.

— Ничек түлимме? Белмим. Хөкемдарлар каян алып андый сумма чыгарганнар икән соң ул? Ник ике ай эчендә түләп бетәргә тиешмен дип язганнар? Анысы да гаҗәп. Кем ай саен андый акча алып эшли икән? Үзем андый кешеләрне белмим, очратканым булмады, — ди Бахарева. — Минем иске бер фатир бар, ул авария хәлендә. Шуны тартып алмакчылармы? Аның бер өлеше яшүсмер улыма язылган. Ә аны куып чыгара алмыйлар. Миндә юк андый акча. Нәрсә мин, штрафны түләр өчен махсус операциягә барырга тиешме? Анда менә ай саен 200 мең сум түлиләр дип язалар. Әмма бармыйм.

"Донос"ны" бертуган сеңлем һәм аның кызы язды

Гөлнара Бахарева берничә ай дәвам иткән бу эшнең иң начар ягы — ул аңа карата басым артуы, янап язуларның, шалтыратуларның ешаюы, диде.

Миңа "донос"ны язган кешеләрне һәрберсен беләм

— Миңа бик күп кеше яза, шалтырата башлады. Сугышка каршы язучы хатын дип миңа яный башладылар. Улыңның тән тиресен сыдырып алам, сак йөре, торган җиреңә ут төртәм ише сүзләр белән шалтыраталар, яныйлар яки сүгенү сүзләре белән мыскыл итәләр. Башта үзебезнең шәһәр кешеләре иде, Чиләбе өлкәсенең башка җирләреннән дә янап язалар, шалтыраталар. Ә бер көнне шалтыратучы үзен Көньяк Сахалин шәһәреннән, диде. Блокка куеп барам барысын да. Әмма өйгә киләсез икән, балтам янымда, һөҗүм итсәгез, мин дә тик тормамын дип җавап кайтарам. Көне-төне шушы хәл,— дип үзенең тормышын тасвирлый хатын-кыз. — Болар барысы да — таныш булмаган кешеләр . Иң авыры — якын кешеләреңнең пычак кадавы. Миңа "донос"ны язган кешеләрне һәрберсен беләм, исем-фамилияләре дә, кайда яшәгәннәре дә билгеле. Миңа тикшерүчеләр алар язган әләкләрне укырга да, хәтта фотога төшерергә дә рөхсәт итте. Кем ни дип язган, ничек әләкләгән -—барысын да беләм. Алар 1937 еллардагы кебек аноним калырбыз дип уйлыйлардыр, әмма барысы да ачык. Менә шул әләк язучылар арасында кардәшләреңне күрү — иң аянычлысы. Таныш булмаган кешеләр сиңа акыра, сүгә, таш ыргыта икән, бу кешеләрне белмим, алар мине белми дип теш кысасың да алга таба барасың, әмма шул көтү арасында бер ана карынынна булган кардәшең, бертуган апаңны күрсәң, йөрәк ярылып шартлый ала икән.

Минем өстемнән бер "донос"ны бертуган апам язды. Ярый, без фикердәшләр түгел, ди, ул үзенчә, мин үземчә уйлыйм, әмма ник минем өстемә шакшы сүзләр язарга, чит кешегә минем турында тузга язмаганны сөйләргә? Аңа тикшерүчеләр бу — сезнең сеңлегез, сез аңа каршы берни әйтмәсәгез дә була, бу — сезнең хакыгыз дип кисәткән. Ул берни сөйләмим, теләмим дип борылып китә ала иде. Әмма юк, минем кайчандыр хәмер эчкәнемә кадәр бәйнә-бәйнә сөйләгән.

Бу гына түгел, аның кызы да минем өстемнән әләк язган. Аның ахирәте дә. Аларга шул 35-40 яшьләрдер. Сеңлем икебез арабызда булган, икебез генә белгән әйберләрне язган, сөйләгән. Гөлнара апа украин җырларын өйдә җырлый, үзе дә сугышка каршы җырлар иҗат итә дигәнгә кадәр сөйләгән. Менә моны ничек кабул итәсе? Ничек рәнҗемәскә, ничек каргамыйча тыелып калырга? Бик авыр халәт, ниләр кичергәнемне үзем генә аңлыйм. Әмма мин бер әйберне беләм — мин гаепле түгел. Мин җинаятьче түгел.

Гөлнара Бахарева беркая да күченергә дә, китәргә теләми. Аның ике улы булган, беренчесе вафат, кечкенә улымны аякка бастырасы бар, ди ул.

  • Узган ел 24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм моны "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Әлеге сугышта Русия хакимияте гамәлләренә каршы булучыларны эзәрлеклиләр. Экстремизм, "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачыла.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG