Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокуклары декларациясенә 75 ел. "Русиядә халыкара нормалар эшләми"


Франция президенты Венсан Ориоль тарихи утырышта чыгыш ясый, 10 декабрь 1948 ел, Париж
Франция президенты Венсан Ориоль тарихи утырышта чыгыш ясый, 10 декабрь 1948 ел, Париж

БМОның кеше хокуклары декларациясе кабул ителүгә 75 ел тулды. Ул 1948 елның 10 декабрендә Парижда БМОның гомум җыены тарафыннан кабул ителде. БМОның асаба халыклар форумнарында 2014 елга кадәр эксперт буларак катнашып килгән кырымтатар белгече Надир Бекиров бу уңайдан фикерләре белән уртаклашы.

Кеше хокуклары гомуми декларациясе 1948 елның 10 декабрендә БМОның гомум җыен тарафыннан кабул ителде һәм оешманың әгъзалары булган бөтен илләргә тәкъдим ителде. Декларация текстында барлык кешеләр ия булырга тиешле глобаль хокуклар билгеләнгән. Ул татар телендә дә дөнья күрде.


— 75 ел элек кабул ителгән декларацияне имзалаган, ләкин үтәмәгән иллләр булганын күрәбез. Декларациянең әһәмияте, абруе зур түгел дияргә нигез бармы?

Надир Бекиров
Надир Бекиров

— Декларация кабул ителгәндә БМОда 55 әгъза була, шуларның сигезе декларацияне кабул итүдә катнашмый, әмма беркем дә каршы тавыш бирми. Декларацияләр мәҗбүри юридик көчкә ия булмаган халыкара документлар. Алар ратификацияләнми, аларның үтәлеше дәүләтләрнең "уңай ихтыярына" бәйле. Димәк, турыдан-туры әйткәндә, теләсә - үти, тәләмәсә - юк. Әлбәттә, дәүләтләр моннан тулаем файдалана. Әмма шушы вакыт эчендә бу документның абруе шулкадәр артты ки, хәзерге дәүләтләрнең берсе дә бу декларацияне танымавын һәм аны үтәүне кирәк дип санамавын ачыктан-ачык әйтергә батырчылык итмәячәк.

— Декларация сүздә генә калмасын өчен БМОның тагын ниндидер документлар кабул иткәне мәгълүм. Бу документлар хакында нәрсә әйтерсез?

— Әйе, Декларацияне үстерү өчен тагын ике мөһим документ әзерләнә: сивил һәм сәяси хокуклар, икътисади, социаль һәм мәдәни хокуклар турында пакт. Алар 1966 елда гомум ассамблея тарафыннан кабул ителә, 1976 елда СССР территориясендә ратификацияләнә һәм гамәлгә керә. Русия аларны СССРның хокукый варисы буларак мирас итеп ала. Бергә бу өч документ: декларация һәм ике пакт хәзер халыкара кеше хокуклары хартиясе дип атала һәм хәзерге кеше хокуклары нигезе дип санала. Халыкара хокукның мондый яңа тармагы Икенче дөнья сугышыннан соң барлыкка килгән.

Кеше хокуклары турында декларацияне әзерләүгә зур өлеш керткән хатын-кызларның берсе дип АКШ президенты Франклин Делано Рузвельтның хатыны Элеонора Рузвельт санала. Ул кеше хокуклары комиссиянең беренче рәисе була. Хатын-кызлар хокуклары турында маддәләр декларациягә төрле илләрдән хатын-кыз делегатлар тырышлыгы белән кертелә.


— Бу пактлар хөкүмәтләрне кеше хокукларын үтәүгә мәҗүр итә аламы?

— Әйе, бу пактлар мәҗбүри хокукый документлар булып таныла, аларның үтәлешен контрольдә тоту өчен БМОның махсус килешү документлары төзелә. Аларның берсендә миңа өч тапкыр катнашырга туры килде. Комитет хөкүмәтләрнең пактларны үтәү турындагы даими хисапларын, шулай ук оешмалардан, шәхси затлардан килгән параллель мәгълүматны карый һәм бу килешүләрнең хисап чорында (4-5 ел) теге яки бу дәүләт тарафыннан үтәлеше турында нәтиҗә ясый һәм күрсәтмәләр бирә.

Бу комитетлар белән эшләү авыр. Мәгълүмат җыю күп көч таләп итә, хөкүмәтләр оятсыз ялганлыйлар, ә аларның хисапларында ялганны кире кагу өчен зур тырышлык һәм һәрвакытта да мөмкин булмаган эш таләп ителә. Кайбер хөкүмәтләргә хокук яклаучылар эшчәнлеге шулкадәр комачаулый ки, алар үз территорияләрендә кеше хокукларын күзәтүгә комачаулаудан тыш, хокук яклаучыларны эзәрлеклиләр шул исәптән урлау һәм үтерүләрне дә актив кулланалар. Шуңа бәйле рәвештә БМО "Кеше хокукларын яклау хокукы" барлыгы турында белдерергә һәм хокук яклаучыларны яклау өчен махсус програм булдырырга мәҗбүр булды, ул, әлбәттә, һәрвакытта да нәтиҗәле түгел: БМО ерак, ә хөкүмәт менә ул яныңда бит...

Кеше хокуклары декларациянең 9нчы мәддәсендә "Беркем дә дуамалга кулга алынырга, тоткарланырга яки сөргенгә җибәрелергә тиеш түгел", диелә.

Алсу Кормаш, Ление Умерова, Лилия Чанышева кебек тоткарланган ханымнарны халыкара оешмалар пактлары нигезендә азат итү өчен ниндидер механизмнарны куллану мөмкинлеге бармы?

— Хәзерге Русиядә Европа нормалары эшләми, чөнки ул кеше хокукларын һәм төп ирекләрен яклау турында конвенциядән һәм башка документлардан чыкты.

БМОның процедурасына килгәндә, алар шактый катлаулы. БМОның кеше хокуклары идәрәсе таләпләренә илнең реакциясен тик кузалларга мөмкин. Чөнки дөньяда үз имиджы өчен кайгырган, аны уйлаган ил халыкара кануннарны үтәргә тырышыр иде. БМОның ниндидер илгә карата көч куллану механизмы да юк.

Минем фикеремчә, сак астында тотылган журналистларны яклау өчен, беренчедән, мондый эшләрдә катнашкан, тәҗрибәләре булган ике юристны эшкә җигәргә кирәк. Аларның берсе кеше тоткарланган илдә аны якларга, эшнең юридик нечкәлекләрен өйрәнеп торырга тиеш, икенчесе чит илдә халыкара оешмалар белән элемтәгә кереп аларның игътибарын җәлеп итеп халыкара килешүләр, кануннар нигезендә эшләргә тиеш. Монысы бик мөһим.

Икенче мөһим нәрсә, бу сак астында тотылган кешеләрне яклау өчен халыкара дәрәҗәдә, дөнья буйлап даими көчле информацион кампания алып барырга кирәк.

Соңгы вакытта Татарстан, Башкортстан, Кырымда хатын-кыз журналистларны, активистларны эзәрлекләү артты.

2023 елның октябрендә Казанда Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормаш тоткарланып сак астына алынды.

"Евровидение -2016" бәйгесендә җиңү яулаган кырымтатар җырчысы Җамаланы Русия мәхкәмәсе ноябрьдә читтән торып кулга алу турында карар чыгарды.

Июньдә Уфадагы Навальный штабы җитәкчесе Лилия Чанышева 7,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

2022 елның декабрендә авырган әтисен карарга Киевтан Кырымга барганда Русия чиген узганда тоткарланган 25 яшьлек Украина ватандашы Ление Умерова Мәскәүнең Лефортово төрмәсендә бер елдан артык сак астында тотыла. Аның эше сер булып кала.

Кырымнан Киевка китергә мәҗбүр булган бәйсез АТР кырымтатар телеканалының журналисты Гульсум Халилова читтән торып сак астына алынды.

Болар мондый мисалларның кайберләре генә.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG