Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Басым артты". Башкортстанда сәяси тоткыннар, активистлар 2023 елга нәтиҗәләр ясый


Алмаз Гатин хатыны Лилия Чанышева утырган 28нче колониягә килгән. Березники шәһәре, Пермь төбәге
Алмаз Гатин хатыны Лилия Чанышева утырган 28нче колониягә килгән. Березники шәһәре, Пермь төбәге

2023 ел ничек итеп истә кала? Быел Путин режимы аркасында эзәрлекләнүчеләр басым артты, репрессияләр көчәйде, дип тасвирлый. Төрмә, рәшәткә, пычрак алымнар, куркыту, дип сөйләде Башкортстанда эш итүче сәяси активистлар һәм тоткыннар.

Хокук яклаучылар 2023 елда 440 кешенең эзәрлекләнүен теркәгән. Бу 11 ай эчендә булган очраклар. Декабрь кермәгән. Әлеге саннар "4ОВД-Инфо" чыгарган сәяси сәбәпләргә бәйле җинаять эзәрлекләүләре базасыннан күренә. Аларның күпчелеге иректә, 1011 кеше сак астында кала бирә. "Мемориал" төзегән сәяси тоткыннар исемлегендә хәзер 622 кеше. 2009 елдан бирле бу исемлектә 1425 кеше булган. Саннар арта бара гына. Русия хакимияте башка фикердә торучыларга репрессияләрне көчәйтүне дәвам иттерә.

Бу Башкорстанда да ачык күренә. Башкорт милли хәрәкәте тар-мар ителде, хәзер инде аның аерым шәхесләрен авызлыкларга тырышалар. Моның өчен аларның туганнарына ук басым ясала башлады.

Башкортстанда сәяси тоткыннар саны арта гына. Ел нәтиҗәләрен барлар өчен без билгеле шәхесләр белән сөйләштек. Аларның берсенә чит илгә китәргә туры килде, кемдер мәхкәмәсен көтә, кемдер инде рәшәткә артында, аларның иреккә чыгуы өчен туганнары, якыннары көрәшә. Нинди ел булып истә калачак 2023 ел? Алар фикерләре, хисләре, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

"Мондый кабәхәтлекне көтмәдем"

Руслан Габбасов 2023 ел өметле башланган иде, күп эшләр башкарылды, әмма көтелмәгән яктан китереп сугулар да булды дип сөйли. Сәяси активист китереп сугу дигәндә, энесен кулга алынып аңа басым ясарга тырышуларын әйтә.

— Нинди булды ел минем өчен? Төрле булды. Ел башында Украинадагы сугыш бетәр дигән ышану көчле иде, хәзер аңлыйм - бу мәхшәр сузылачак, үлемнәр дәвам итәчәк. Башкортстанны алсак, аның башлыгы Радий Хәбиров котырган кебек сугышка корбаннарны җыюны дәвам итте, ирләр үлемгә җибәрелеп тора. Үлем батальоннарын туплый да туплый. Башкортстан Русия төбәкләре арасында Украинадагы сугышта һәлак булучы ирләр саны буенча өченче урында тора.

Иң авыры әнигә: ул ике ут арасында калды. Бу гына түгел, аларны авылда күршеләр даими талкып тора, төрле провокацияләр оештыра. Әллә нинди башка сыймаслык шакшы сүзләр белән сүгәләр.

Быел Европа парламентында чыгыш ясадым, бу - минем өчен тарихи вакыйга. Чыгышымны югары бәяләделәр, Башкортстан бәйсезлеге ни өчен кирәк дигән фикерне югары мөнбәрдән җиткердем. Көрәшне дәвам иттердек, әмма шуның белән бергә басым көчәйде. Фаил Алсыновка, Рамилә Сәетовага, миңа да… Абыемны кулга алдылар, аны тикшерү изоляторында тоталар. Бик авыр җинаять эшен эләргә тырышалар. Шундый кабәхет итеп эш итү бу. Иң авыры әнигә: ул ике ут арасында калды. Бу гына түгел, аларны авылда күршеләр даими талкып тора, төрле провокацияләр оештыра. Әллә нинди башка сыймаслык шакшы сүзләр белән сүгәләр. Улы яки ире сугышта булган кешеләр алар, әниемә минем аркада шулай басым ясыйлар. Әниләр авыл советына да, полициягә дә мөрәҗәгать итәләр, алар килә, "Нишләтик инде?" дия дә китәләр.

Ничек кичерәм моны? Мондый кабәхетлекне көтмәдем, әмма сыгылып төшмәдем. Мин көрәшемнән вазкичмим. Барыбер дөреслек өскә чыгачак. Яңа елда мин Украинаның җиңүен телим, елны Путинның җинаятьчел режимы юкка чыгуын теләп каршы алам. Кысыр хыял кебек кабул ителәдер кемгәдер, әмма көтелмәгән борылышларны берсе дә инкарь итә алмый. Бездән башка Аллаһ та бар әле. Мин боларны барысын да язмыш, сынау итеп кабул итәм. Тәкъдирдә шулай язылган, күрәсең.

Айратсыз узган тагын бер ел

9 елга хөкем ителгән сәясәтче Айрат Дилмөхәммәтов берничә ел Чита төрмәсендә утырды, быел аны этап белән Красноярски краеның Минусински шәһәрендәге колониягә күчерделәр. Соңгы елларда беренче тапкыр Айрат Дилмөхәммәтов гаиләсе белән очрашты. Тоткын 8-10 декабрь көннәрен якыннары белән уздырды. Бу очрашуга Айрат Дилмөхәммәтовның хатыны һәм балалары барды. Аның газиз әнкәсе Агиләш Дилмөхәммәтова Уфада калды, ул 2019 елдан бирле улын күргәне юк. Елны ул авыр дип тасвирлый.

— Ничек узды? Белмим. Айратсыз узган тагын бер ел дип саныйм мин аны. Ярый, якынрак күчерделәр дип уйлыйм. Әмма Красноярскидан тагын 5 сәгатьлек юл узасы бар диде балалар. Очраша алдылар, шуңа сөенәм. Айрат үзе дә шалтыратты. "Әни, монда шартлар яхшырак, камерада алты кешебез, берсе дә тәмәке тартмый, ашау ягы да әйбәтрәк", дип тынычландырды. Үзем быел авырдым, башта хастаханәгә эләктем, аннары егылдым, теземне җәрәхәтләдем. Чак йөрим. Ә миңа авырырга ярамый! Миңа сәламәт булырга кирәк. Айратымны көтеп алу өчен исәнлек кирәк. Менә шуңа борчылдым.

Бер кайгым — улым төрмәдә. Бер догам — тизрәк иреккә чыксын

Яңа елны үзем генә каршылыйм. Ирем үлгәнгә 12 ел, ул киткәч, Айрат ялгыз калдырмый иде. Менә берничә ел инде төм ялгызмын. Бер кайгым — улым төрмәдә. Бер догам — тизрәк иреккә чыксын. Киләсе елга әллә нинди өметләр багламыйм, яхшырак булачагына ышанмыйм. Реалист булырга кирәк, шулай булсаң, хыяллар да чәлпәрәмә килми.

"Гаделсезлек, төрмә, өметсезлек — 2023 ел сыйфатлары"

Сәясәтче Лилия Чанышева башта ике ел дәвамында тикшерү изоляторында тотылды, быел аңа 7,5 еллык хөкем карары чыгарылды. Ул Пермь өлкәсенә озатылды. Бу юлны аның ире Алмаз Гатин да уза. 2023 ел гаделсезлеге, кырыслыгы белән истә калачак, дип сөйләде ул.

— Мин 2019 елдан бирле үземне төрмәдә кебек хис итәм. Әмма быел кырыслыкны, гаделсезлекне ничек кичергәнемне үзем генә беләм. Лилияне 7,5 елга төрмәгә утырттылар, газиз әнием яман шеш белән авырды. Ул башта катлаулы операция, аннары 8 химия терапиясе кичерде. Мәрхүм әткәй Аллаһ Тәгалә кеше күтәрә ала торган сынауны гына бирә дип әйтә иде, күрәсең, Аллаһ миннән көчле кеше ясарга тели. Авыр ел булды, дошманга да теләмәссең андый сынауны.

Киләсе ел тагын да куркынычрак, тагын да әшәкерәк булыр төсле

Әмма киләсе ел тагын да куркынычрак, тагын да әшәкерәк булыр төсле. Репрессияләр тагын артыр кебек. Кешеләрнең бер өлеше әле аңламый ни барганын. Әмма басым, куркыту, төрмә һәр кешене көтә ала. Шулай да кешеләр ишеккә кем шакый икән, хәерлесе белән килделәрме икән дип куркып яшәмәүләрен телим.

Мин Лилия белән тыныч кына иртәнге аш вакытында чәй эчүләрне сагынам. Лилиям белән 2020 елны ничек каршы алганыбызны сагынам. Туганнар белән күпләп җыелашкан идек, аларның гаиләләре ишәйгән — бәби туган вакыт иде. Күпме куаныч, күпме өмет иде. Бәйрәмнән соң без аның белән сәфәргә чыгып киттек. Шундый ваемсыз, рәхәт, тыныч вакыт булды. Иң матур чаклар.

"Мәхкәмә карарын көтәм, гаделлеккә ышанмыйм"

Быел башкорт милли хәрәкәте активисты, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновка да басым дәвам итте, аңа мәхкәмә эше башланды. Аны "нәфрәт яки дошманлык" тудыру турындагы җинаять эше нигезендә гаеплиләр. Бу эш Башкортстанның башлыгы Радий Хәбиров хакимияте сораганга ачылуы билгеле булды. Аның эләге сәбәпче булган. Октябрь азагында Фаил Алсынов Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка ачык хат бастырды. Ул анда республика җитәкчесе прокурорга язган хатында үзенә белдерелгән гаепләүләргә җавап бирде. 13 декабрь Фаил Алсыновка каршы ачылган җинаять эше нигезендә мәхкәмә процессы башланды. Мәхкәмә Баймакта уза. Утырышлар ябык.

— Ничек кенә булмасын, мин кешеләрдән күп теләктәшлек сүзләрен ишетәм. Ихластан рәхмәт! Бу утырышлар күп булачак, озак барачак. Алда һәм ахыр чиктә иң кызыгы булачак, — диде ул.

Тагын тоткын хәлендә

Сәяси активист Рамилә Сәетова быел янә рәшәткә артына утыртылды. Уфаның Киров район мәхкәмәсе Сәетованы яздырган видеосы өчен хөкем итте. Әлеге видеода ул мобилизациягә эләккән ир-атларны Украинага кеше үтерергә бармыйча өйләренә кайтырга өндәгән иде.

Мәхкәмә аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә өндәү"дә гаепле дип тапты (РФ Җинаять кодексының 280.4нче маддәсе, "в" пункты) һәм биш елга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды.

Шулай ук, мәхкәмә Сәетовага дүрт елга сайтларны чыгару белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнергә тыйды. Мәхкәмә залында җыелган халык бу карарны "Оят!" дип кычкырып каршы алды.

Исегезгә төшерәбез, Сәетова 2022 елның августында төрмәдән чыкты. Ул төрмәдә ике ел утырды.

Сәетованың балалары Азатлык Радиосы белән фикерләре, хисләре белән уртаклашырга теләмәде. "Медиа белән аралашмыйбыз, аңлап кабул итегез", диде алар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG