Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театрында "Дуслар җыелган җирдә" премьерасы узды

9-11 февральдә Камал театрында "Дуслар җыелган җирдә" спектакле премьерасы узды. Бу тамашаның әлеге театрда өченче куелышы, беренчесен 1977 елда баш режиссёр Марсель Сәлимҗанов куйган иде. Икенчесенең дә, соңгы спектакльнең дә режиссёры - Фәрит Бикчәнтәев.

Премьерада әлеге спектакльнең Туфан ага Миңнуллин истәлегенә һәм узган гасырның 70нче елларында татар милли сәнгатенә зур өлеш керткән иҗат әһелләренә багышлануы турында әйтелде.

Пьеса геройлары - рәссам, җырчы, шагыйрь һәм композитор сәхнәдә нәрсә ул сәнгать, танылу нинди була, иҗатта үзеңне ничек саклап калырга, эчеңдә яшеренеп яткан пәриләрдән ничек алданмаска дигән сорауларга җавап эзли. Программада драма дип куелган бу спектакльдә халык көлүдән туктый алмады.


XS
SM
MD
LG