Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байкал аръягында яшь кызны үтергән өчен хөкем ителгән ир ярлыкау алып сугышка киткән, кайткач тагын бер кызны үтергән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул ук вакытта Кировта да Украинадагы сугыштан кайткан "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте сугышчысын 22 яшьлек кызны көчләве өчен кулга алганнар. Ул 2013 елда да көчләгән өчен хөкем ителгән булган.

Чита район мәхкәмәсе Байкал аръягы төбәгенең Алханай авылында яшәүче Цырен-Доржи Цыренжаповны 22 яшьлек кызны үтергән өчен 14 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән. Ир аны 2023 елның сентябрендә талашкан вакытта буып үтергән, дип яза "Чита.ру"

Басма ирне үтерү турындагы җинаять эше нигезендә инде икенче тапкыр хөкем итүләрен ачыклаган. Аңарчы 2020 елда да ул моңа охшаш җинаять кылганы өчен 14 елга хөкем ителгән булган. Тикшерү фаразынча ул шушы авылда яшәүче 18 яшьлек Екатерина Скворцованы куллары белән буып үтергән, соңрак аның мәетен тураклаган һәм урамда өлешләп яшермәкче булган.

Скворцованы үтергән өчен ир 2034 елга кадәр колониядә калырга тиеш була, әмма Украинадагы сугышта катнашкан өчен аны иртәрәк - хөкем карары чыгып өч ел үткәч тә азат итәләр, дип яза "Чита.ру" чыганагына сылтама белән.

Шул ук вакытта Кировта да Украинадагы сугыштан кайткан "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте сугышчысын 22 яшьлек кызны көчләве өчен кулга алганнар. Бу хакта Baza җиткерә.

Дмитрий Ефимов 2013 елда да көчләгән өчен хөкем ителгән булган, ә 2019 елда үтерү өчен дә җәза алган. Әмма 2022 елда "Вагнер" белән контракт төзеп сугышка киткән, тиеш булган кадәр хезмәт иткәч кире кайткан, ярлыкау алган һәм иреккә чыккан.

Быел 24 февральгә каршы төндә Кировта яшәүче кызны чит кешенең машинасына алып кереп көчләгән, җинаятенең эзләрен яшерү өчен соңрак машинаны яндырган диелә.

  • Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Русиядә даими рәвештә үтерүчеләрне, көчләүчеләрне һәм башка авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәрне иреккә чыгара башладылар. Аларның корбаннарының туганнары протест белдерсә дә, нәтиҗәсе юк.
  • Былтыр ноябрьдә Сахалин өлкәсендә кимендә дүрт кешене үтергән, кеше ашаучы Денис Горинны иреккә чыгарулары билгеле булды. Аны колониядән азат итеп, Украинадагы сугышка җибәргәннәр.
  • Күптән түгел Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков илдә авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр үз гаепләрен Украинадагы сугышта "кан белән юа" диде. Ул шул рәвешле "Коммерсантъ FM" радиосының Владислав Канюсны ярлыкаулары турындагы соравына җавап бирде. Канюс Вера Пехтелеваны үтергән өчен 17 елга колониягә хөкем ителгән иде, әмма сугышта булганнан соң иреккә чыкты.
  • Шул рәвешле Песков беренче тапкыр рәсми рәвештә авыр җинаять кылган тоткыннарның фронтка алынуын, аларга президент ярлыкавы бирелүен таныды.
  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең төрле җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Ноябрь башында Башкортстанда "Вагнер" белән Украинадагы сугышта булып кайткан егет үзенең таныш кызын көчләде.
  • Аңарчы Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар.
  • Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG