Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан боралак заводының кереме бер ел эчендә 3,5 тапкырга кимегән


Казан боралак заводы. Архив фотосы
Казан боралак заводы. Архив фотосы

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы аркасында Казан боралак заводы Европа берлеге, АКШ чикләүләренә эләккән иде.

Узган ел Казан боралак заводының ("Ростех" дәүләт корпорациясенең "Русия боралаклары" холдингына керә) чиста кереме 3,5 тапкырга ягъни 4,4 млрд сумга кимегән һәм 1,76 млрд сум булган. Шул ук вакытта ул 51,6 млрд сумлык саткан, сатудан алган кереме 4,6 процентка арткан. Бу хакта заводның еллык бухгалтер хисапларына таянып "Бизнес Online" җиткерә.

Мәскәүнең Украинага каршы сугыш башлавы аркасында чикләүләр кертелгәннән соң, Көнбатыш ширкәтләре заводка кирәк-яраклар сатмый башлады, шуңа күрә завод "Ансат" боралакларын җитештерүне туктатып торды. Аерым алганда Канададан Pratt & Whitney моторлары кайтмый башлаган. Аларны Русиядә җитештерелгән ВК-650 В моторларына алыштырмакчы булганнар иде. Былтыр көз Казан боралак заводы "Ансат"ка кирәкле "чит илдә җитештерелгән компонентларны илдә җитештерелгәннәренә алмаштыру эшен" төгәлләгән. Хәзер бу боралакларны быел яңадан чыгара башламакчылар, дип яза басма.

"Ансат" боралакларыннан тыш Казан заводында Ми-8/17 һәм Ми-38/38Т боралаклары ясыйлар. 2023 елда 106 берәмлек, 2022 елда 111 берәмлек чыгарырга дигән план куелган булган. 2021 елда Казан боралак заводы 45 боралак ясаган.

  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы аркасында Казан боралак заводы Европа берлеге, АКШ чикләүләренә эләккән иде.
  • Татарстанда хәрби сәнәгать өлкәсенә караган өч дистә завод бар, боларга өстәп тагын ике меңләп оешма әлеге заводлар белән бәйле яки хәрби заказлар үти. Бүген республикада сугыш өчен киемнән башлап очкычларга кадәр җитештерелә. Күп өлеше радиоэлектроника, авиация җиһазлары белән бәйле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG