Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мин татарча сөйләшәм" кысаларында Тукай исеменнән сөйләшүче нейрочелтәр плагины әзерләнде


Бу эшне форум белән берлектә "Нейротатарлар" дип аталган берләшмә башкарып чыкты.

Быелгы "Мин татарча сөйләшәм" чарасы кысаларында Дөнья татар яшьләре форумы ясалма интеллектка бәйле берничә проект әзерләде. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында форум рәисе Райнур Хәсәнов белдерде.

"Тукай AI" дип аталган бу проект Сhat-GPT өчен өстәмә плагин буларак эшли.

Райнур Хәсәнов
Райнур Хәсәнов

— Интернетта Габдулла Тукай турында булган барлык мәгълүматны бергә җыеп, аны ясалма интеллектка өйрәттек. Хәзер ул Тукай исеменнән барлык сорауларга татарча һәм урысча җавап бирә ала, — дип аңлатты Хәсәнов.

Бу плагинның татарчасы начаррак, чөнки Сhat-GPT әлегә татарча начаррак яза. Бу проектны татар яшьләре форумы белән "Нейротатарлар" дип аталган һәм яңа оешкан берләшмә башкарып чыкты, ул активистлар энтузиазмы белән булдырылды.

Моннан тыш бу берләшмә активистлары "Мин татарча сөйләшәм" чарасына бәйләп TizTap сайтын да ясады. Ул Youtube-тан татарча һәм татарларга караган барлык видеоларны бер урында туплый.

Моннан тыш матбугат очрашуында быел "Мин татарча сөйләшәм" кысаларында үткәрелгән һәм үткәреләчәк башка чаралар турында да сөйләнде. Алар арасында Казан укучылары өчен татарча Qazan Quiz интеллектуаль уеннары, шәһәр буйлап биремнәр белән Qazan Quest бәйгесе, мәктәпләр бәйгесе, музыкаль бәйге һәм башкалар бар.

— Кайбер кешеләр "Мин татарча сөйләшәм" 26 апрель генә уза дип уйлый, алай түгел, аның кысаларында ай буе күп чаралар уза. Быел без онлайн контентка да зур игътибар бирергә булдык, — диде форум рәисе матбугат очрашуында.

Быел "Мин татарча сөйләшәм" кысаларында шулай ук Ташаяк ярминкәсе дип аталган милли маркет үткәреләчәк. Оештыручылар аны Казан кирмәне янында булган тарихи ярминкәгә бәйләде, ул Печән базары форматында үтәр диелде.

  • Быел "Мин татарча сөйләшәм" акциясе беренче тапкыр Казан кирмәнендә узачак. Ел да уза торган бу чараны быел кайда үткәрү турында бәхәсләр узган иде, аны Казан циркы янында үткәрү тәкъдиме интернетта тәнкыйтьләнде.
  • "Мин татарча сөйләшәм" акциясе 2006 елдан бирле үткәрелә. Башта ул милли активистлар көче белән үткәрелгән иде, соңгы елларда ул Татарстан дәүләт програмына кертелгән.
  • Ел саен "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында татар телен хөрмәт итмәүчеләргә "Тяжело с татарским" антипремиясе тапшырыла, шулай ук рәхмәт хатлары бирелә. Узган ел "кара исемлеккә" "Иске шәһәр" префектурасы һәм IT-парк керде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG