Омски өлкәсендә Ишем елгасы күтәрелү сәбәпле Ишем районындагы Әшеван авылында яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Бу хакта төбәк башлыгы Виталий Хоценко хәбәр итте. Авылда күпләп татарлар яши.
Хоценко сүзләренчә, авылда 224 кеше яшәгән, шуларның 150сен башка урынга күчергәннәр. 25 йортны һәм 40 утарны су баскан. Хоценко авыл кешеләренең бөтенесенә дә авылдан китәргә куша.
Апрель башыннан бирле Русиянең берничә төбәгендә су басулар күзәтелде. Аеруча Оренбур өлкәсендә яшәүчеләр нык зыян күрде. Монда 16,5 меңнән артык кешене эвакуацияләделәр, шуларның биш меңләбе балалар иде. Ташуга федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл статусы бирелде. Соңгы белешмәләргә күрә, инфраструктурага 40 млрд сумнан артык зыян килгән.
- Оренбур өлкәсендәге Орскида Җаек елгасындагы дамба җимерелү сәбәпле иң зур зыян Иске Шәһәр микрорайонына салынды.
- Орски — татарлар өчен мөһим шәһәр. Биредә 8 меңләп татар яши. Монда татар тарихы белән бәйле урыннар бик күп. Татарлар башлыча шәһәрнең иске өлешендә, тарихи бистәсендә тормыш итте. Дамба җимерелеп нәкъ шул җирләр су астында калды да. Анда яшәүче татарлар, башка кешеләр дә эвакуацияләнде. Татарлар арасында үлем-китем турында ишетелмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум