Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дербент һәм Махачкалада атышлар. Ниләр билгеле?


Архив фотосы
Архив фотосы

Кимендә 9 кеше һәлак булган, аларның җидесе - полиция хезмәткәре. 25ләп кеше зыян күргән.

Якшәмбе кичендә Дербентта атышлар турында хәбәрләр чыкты

23 июнь кичендә Дербент шәһәрендә православ чиркәүгә һөҗүм ясалды. Беренчеләрдән булып бу хакта Baza телеграм-каналы хәбәр итте. Кешеләр гыйбадәтханә тирәсендә атышлар ишетелде һәм төтен күренде дип сөйләгәннәр.

Эчке эшләр министрлыгының Дагыстан идарәсе хәбәр иткәнчә, якынча 18:00дә җирле православ гыйбадәтханәсе һәм синагогага автоматик коралдан ут ачканнар. Җинаятьчеләр ак төсле Volkswagen Polo машинасында качып киткән диелә. Телеграм-каналларда зыян күргән полиция машиналары һәм яна торган синагога видеолары тарала.

Һөҗүм Дагыстан башкаласында да оештырылды

Шуның белән якынча бер үк вакытта Махачкаладагы синагогага һөҗүм турында билгеле булды. Ермошкин урамында урнашкан гыйбадәтханәдә янгын чыккан диелә.

Дагыстан Эчке эшләр идарәсендә билгесез затлар Дагыстан башкаласында да һөҗүм оештырганын расладылар. Аларның ДПС постына да һөҗүм итүе хәбәр ителде.

Махачкала белән Дербентта һөҗүм итүчеләрне тоту планы гамәлгә кертелде. Дөреслеген әлегә раслап булмаган бер видеода күренгәнчә, билгесез кешеләр полиция машиналарына автоматлар белән ата.

Һәлак булганнар һәм зыян күрүчеләр бар

Дагыстан Эчке эшләр идарәсенең соңгы мәгълүматына күрә, һөҗүм итүчеләр белән атышта 6 полиция хезмәткәре һәлак булган. Тагын 12 хезмәткәр яраланган. Гади халык арасында да үлемнәр булырга мөмкин.

112 телеграм-каналы язуынча, һәлак булучылар саны 9 кешегә җиткән, алар арасында 7 полиция хезмәткәре. Тагын 25 кеше зыян күргән. Бу саннарны Дагыстан мөфтияте раслады.

Дагыстан иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Шамил Хадулаев язып чыкканча, аның мәгълүматына күрә православ дин әһеле Николай атакай үтерелгән. Аның үлемен Террорчылыкка каршы комитетта да расладылар.

Һөҗүм итүчеләрне тоту эшләре алып барыла

Дагыстанда Контртеррорчылык операциясе кертелгән. Дербентта юл киртәләре куелган. Кайбер җирле телеграм-каналлар язуынча, һөҗүм итүчеләрнең бер төркеме шәһәрдәге бер бинада качкан.

"Осторожно, новости" һәм ASTRA язганча, җирле халык Дербент урамнарында хәрби техника күргән.

Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, һөҗүм итүчеләрнең кимендә икесе үтерелгән. Тагын 2 кеше Махачкаладагы пляжда тоткарланган.

Берничә ай элек кенә Русиядә зур терракт булды

22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залына билгесез кешеләрдән торган төркем бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. "Пикник" рок-төркеме концертына меңләгән кеше җыелырга тиеш иде. Тикшерү комитеты мәг ълүматына күрә, 144 кеше һәлак булды.

Һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә "Ислам дәүләте" террорчы төркеме алган иде. Әмма Русия хакимиятләре "Крокус"ка һөҗүм ясауда Украинаның катнашы бар дип килә.

АКШ та терактны "Ислам дәүләте" оештырган дип саный, ул Русияне һөҗүм әзерләнүе турында кисәткән булган. Көнбатыш илләре Мәскәүне Украинаны гаепләмәскә чакыра.

Теракт турындагы эш нигезендә 12 кешене кулга алдылар. Аларның барысы да диярлек Таҗикстан ватандашлары. Һөҗүмдә гаепләнүчеләрнең тоткарланганда һәм сорау алуларда газаплауларга дучар булуы бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG