Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Уфа белән икътисади хезмәттәшлеген ныгыта


Равил Зарипов (с) һәм Роберт Вагапов
Равил Зарипов (с) һәм Роберт Вагапов

Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Башкортстанга эш сәфәренә килде. Биредә ул иң тәүдә вазифадашы – Башкортстан сәнәгать һәм инновация сәясәте министры Роберт Ваһапов белән очрашты.


Равил Зарипов Уфага узган елда да килгән иде. Ул чакта да Татарстан министры байтак очрашуларда булды һәм үзара хезмәттәшлек турында сөйләшүләр алып барды. Әле аның Уфага килүе шулай ук ике республика арасында икътисади хезмәттәшлекне ныгыту мөмкинлекләрен барлауны күз уңында тота.

Мәгълүм ки, узган елның декабрь азагында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Уфага эш сәфәре белән килгәч, Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән сөйләшүләр үткәрде. Шул очрашулар ахырында, 22 декабрь көнне ике республика арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү һәм 2011-2012 елларга Башкортстан белән Татарстан арасында чаралар планы имзаланды.

Бу ел башыннан исә ул килешүне һәм чаралар планын тәгаен эшләр белән ныгыту хәстәрлекләре башланды. Төрле ширкәтләр арасында үзара хезмәттәшлек башланды да инде.

5 мартта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстанда Татарстан Республикасының даими вәкиле вазифасын булдыру турында фәрманны имзалады һәм бу урынга билгеле эшкуар Альберт Максютовны тәгаенләде. Әлеге гамәлнең дә ике республика арасындагы бәйләнешләрне җанландыруга һәм һәрдаим хәрәкәттә тотуга булышлык итәчәгенә шик юк.

Альберт Максютов, Равил Зарипов, Роберт Вагапов
Әле Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Уфада вазифадашы – Башкортстан сәнәгать һәм инновация сәясәте министры Роберт Ваһапов белән очрашып сөйләшүләр үткәрде. Фикер алышуларда ике республика арасындагы икътисади хезмәттәшлекне аеруча машина төзелеше, нефть һәм нефть эшкәртү тармаклары юнәлешендә бермә-бер арттырып була дип билгеләнде.

Якын араларда шушы өлкәләр буенча аерым ширкәтләр җитәкчеләре очрашулары да көтелә. Роберт Ваһапов Казан кунагын Башкортстанда соңгы берничә елда сәнәгатьтә зур үсеш алган тармаклар белән таныштырды, автобуслар, боралаклар, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүдәге уңышлар хакында сөйләде. Равил Зарипов та үз чиратында Татарстандагы зур мөмкинлекләр хакында мәгълүматлар бирде.

Әлеге очрашуда Татарстан республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов та катнашты. Сөйләшүдә шулай ук даими вәкиллек алдында торган бурычлар хакында да фикер алышу булды.

Аннан соң Равил Зарипов Башкортстан президенты хакимияте башлыгы Әнвәр Мәхмүтов белән очрашып сөйләшүләр үткәрде. Әңгәмәдә ике республика арасындагы фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдәге багланышлар турында тәкъдимнәр яңгырады.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Башкортстан вице-премьеры авыл хуҗалыгы министры Эрнст Исаев белән дә очрашты. Татарстан да, Башкортстан да авыл хуҗалыгы шактый үсешкән республикалар. Шулай да әле авыл хуҗалыгында кулланылмаган мөмкинлекләр дә җитәрлек. Аларны ике төбәк бергәләп уңышлы эшкә җигә ала дип билгеләнде әлеге очрашуда.
XS
SM
MD
LG