Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интертат.ру яңадан ачылды


Интертат.ру тамгасы.
Интертат.ру тамгасы.

Интернетта Интертат.ру кабаттан ачыла башлады. Газета сынау өчен әлегә бер тел, бер әлифбада ачыла.


Өч ай ярым күренмичә торган Интертат.ру электрон газетасы кабаттан тернәкләнеп китә. Газета сынау өчен әлегә татар телендә һәм кирилицада ачыла.

“Дөрес Интертат электрон газетасы бераз үзгәрде. Ләкин безнең максатлар шул ук калды – татар халкы, аның язмышы, тарихы, теле, мәдәнияте турында язачакбыз. Тагын да кызыклырак язмалар, әһәмиятлерәк, мөһимрәк темалар тәкъдим итәрбез. Татарстанда һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә булган иң мөһим вакыйгалар турында тулы мәгълүмат, халкыбыз алдында торган төп проблемалар хакында танылган милләттәшләребезнең уйланулары, актуаль әңгәмәләр көтә”, - дип хәбәр итә сәхифә үзе.

Сентбярь аенда “Азатлык” радиосы хәбәр иткән булганча: “Интертат.ру” соңгы тапкыр үз хәбәрләрен укучысына 10 сентябрь көнне тәкъдим иткән булган. Ә 11 сентябрьнең икенче яртысында сайт челтәрдә күренмәс булды. Баскан саен гел “Сайт эшләми” дигән язу гына чыкты. Әлбәттә бу хәлләр "Интертат.ру"ны үз иткәннәрне аптырашта калдырды”. Бер-ара “Интертат.ру” адресына кергәч автомат рәвештә “Татар-информ” сәхифәсе дә ачылып торды.

Әлфия Миңнуллина
Редакция коллективын бүген 2005 елда “Татарлар.ру” порталы кулланучылары тарафыннан “Татнет әнисе” дигән тамга белән бүләкләнгән Әлфия Миңнуллина җитәкли. Шулай ук элеккеге “Интертат.ру” газетасында эшләгән татартелле хәбәрчеләр арасыннан да яңасына күчкәннәре бар. Газета Әлфия Миңнуллина тырышлыгында һәм “Татмедиа” агентлыгы ярдәмендә кабат дөнья күргән. Редакция “Шәһри Казан” газетасы бинасында эшли.

"Татмедиа" агентлыгы мөдире урынбасары Айдар Сәлимгәрәев бу уңайдан "Азатлык" радиосына: "Татар халкы өчен мөһим газетаның кабаттан чыга башлавы уңаеннан Интернеттагы кулланучыны котларга була. Редакциягә уңышлы эшләр телим", - диде.

Газета кулланучылары арасында газета сораштыру да ясый. “Безнең яңа сайт Сезгә ошыймы?”- дигән сорауга “яхшы”, “ярыйсы”, “элеккесе яхшырак иде”, “бик шәп” дип җавап биреп була. Шулай ук аралашу, фикер алышу өчен яңартлыган сәхифәдә торган саен популяр була барган “блоглар” да куелган. Бу үзенә күрә татар Интернеты өчен яңалык. Яңадан пәйдә булган газета көнүзәгендә торган проблемалар, иң әһәмиятле мәсьәләләр буенча махсус “Экспертлар Шурасы” вәкилләренең фикерләрен дә җиткезергә ниятли. Шулай ук газета сайтын заманча, бай эчтәлекле итүдә алар укучылар ярдәменә дә өметләнә. “Безнең сәхифәдә халкыбызның язмышына, аның проблемаларын хәл итүгә битараф булмаганнарның фикерләре дә урын алачак”, - дип яза мөхәррият. Моның өчен махсус «Интерактив» бүлеге дә эшләр дип көтелә.

"Интертат.ру" электрон газетасы кабаттан тернәкләнеп китү татар матбугаты даирәләре тарафыннан да җылы кабул ителде. “Татмедиа" ярдәме белән чыга башладык. Яңадан тернәкләндек. Шәһри Казан газетасы коллектвина да зур рәхмәт”-ди газетаны чыгаручы Әлфия Миңнуллина. Ә “Татмедиа”га бәйле булмаган, ягъни бәйсез матбугат хуҗалары вакыйгага ничек карый соң?

Әйтик Раиф Усманов элек Интертат.ру газетасын яратып кына укымаган. Ул аннан мәкаләләр, хәбәрләр, фикерләрне алып үз газетасында куллана торган булган. “Ирек мәйданы” газетасын чыгаручы Раиф Усманов Пәрәвездә сәхифәләр арасында ярыш, көндәшлек булуын тели. Шулай ук ул Интернеттагы татар өлешенә хөкүмәт ярдәме бик кирәк ди. “Дәүләт газеталары шактый булгач, шәхсиләр дә бар. Бер “Татар-информ” гына булу бик аз булыр иде. Сайтлар санын дәүләт арттырсын иде. Аннары безнең кебек шәхсиләр дә ачылыр. Халык сайталарга керә башлар. Реклама да килер”, - диде ул.

XS
SM
MD
LG