Accessibility links

Кайнар хәбәр

Апрельдә Русия мәхкәмәләренә "террорчылыкны аклау" турында моңарчы булмаган кадәр җинаять эше кергән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң сугышка каршы чыгучы русияләргә каршы "террорчылыкны аклау" маддәсен куллана башладылар, дип искәртелә. Быел татар галиме Азат Мифтаховны бу маддә нигезендә - дүрт елга, Казан активисты һәм галиме Андрей Бояршиновны исә биш елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

2024 елның апрелендә Русия мәхкәмәләренә "террорчылыкны аклау" турында 52 эш кергән. Кимендә 2018 елдан бирле караганда да, бу бер ай өчен иң зур күрсәткеч. Бу хакта "Агентство" яза.

Соңгы елларда "террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә ачылган җинаять эшләренең саны арта: 2018 елда бу маддә нигезендә 93 кешене хөкем иткән булганнар, ә 2023 елда - 416 кешене.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң сугышка каршы чыгучы русияләргә каршы "террорчылыкны аклау маддәсен куллана башладылар" дип искәртә басма.

"Террорчылыкны аклау" турындагы эшләрнең артуы - Русиянең Украинадан басып алган җирләренә ясалган һөҗүмнәр белән дә бәйле булырга мөмкин. Чөнки бу һөҗүмнәрне Русия хакимиятләре теракт дип саный.

Кичә, 7 майда, Самар шәһәрендәге мәхкәмә Казан активисты һәм галиме Андрей Бояршиновны "террорчылыкны аклауда" гаепле дип тапты һәм аны биш ел колониягә хөкем итте.

Тикшерү фаразынча, ул "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 2022 елда 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань - Нет Войне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. (Бу көннәрдә Казанда сугышка каршы чаралар узган иде – ред.).

Татар математигы Азат Мифтахов та быел "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем ителде. Ул киләсе 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачак. Галим гаебен танымады. Хөкем карары чыгарыр алдыннан аңа соңгы сүз бирелде. Мифтахов чыгышында "дәүләткә карата мәхәббәт" уянмавы, дәлилләр фальсификацияләнгәне турында әйтте. Ул, киресенчә, дәүләтне террорчылыкта гаепләде.

Шулай ук кичә, 7 майда, мәхкәмә журналист Надежда Кеворкованы "террорчылыкны аклау" эше нигезендә кулга алды. Кеворкованы телеграм-каналында чыгарган ике посты өчен эзәрлеклиләр. Тикшерү фаразынча, аларның берсендә ул "Талибан" хәрәкәте эшчәнлеген аклый. Икенче постында үзенең якын дусты, журналист Орхан Җамалның 2005 елда Нальчиктагы һөҗүм турында язган текстын чыгарган.

  • Русиядә сәяси маддәләр нигезендә хөкем ителгән кешеләрнең саны Владимир Путинның соңгы президент мөддәтендә генә дә Совет берлегендәге Никита Хрущёв һәм Леонид Брежев идарә иткән чорларның күрсәткечләрен уздырып җибәргән. Бу хакта "Проект" басмасы язган иде.
  • 2018 елдан 2024 елның февраленә кадәр экстремизм, террорчылыкны аклау, "фейклар" һәм гаскәрне "кимсетү" җинаять маддәләре нигезендә 5613 кеше эзәрлекләнгән дип исәпләп чыгарган "Проект". "Ә моңа әле Украинадагы сугышта сугышудан баш тартканнарны, дәүләткә хыянәттә, шымчылыкта гаепләнгәннәрне һәм башка шундый кешеләрне дә өстәсәң, 11442 килеп чыга", дип яза басма.
  • "Проект" исәпләүләренә күрә хәрби цензураның иң төп коралы - нәкъ менә "террорчылыкны аклау" маддәсе. Сугышка каршы булучыларны гаскәр турында "фейклар" тарату түгел, ә нәкъ менә бу маддә нигезендә ешрак җаваплылыкка тарталар диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG