Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтахов янә мәхкәмә каршында. Ни булып бетәр бу эш?


Азат Мифтахов һәм аның хатыны Елена Горбань мәхкәмә утырышында, 29 февраль 2024
Азат Мифтахов һәм аның хатыны Елена Горбань мәхкәмә утырышында, 29 февраль 2024

29 февраль Екатеринбурда галим Азат Мифтаховка ачылган яңа җинаять эше карала башлады. Мәкхәмәдә аңа каршы сөйләгән шаһитлар дә чыгыш ясады. Аларның сүзләре чынбарлыкка туры килми, бу — яла ягу, дип сыный Азатның туганнары.

Узган елның сентябрендә математик Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнински бистәсендәге ИК-17 колониясеннән чыгу белән кулга алынды. Аңа яңа җинаять эше ачылды. Ул иректә 5 минутлап кына була алды. Бу вакыт эчендә ул әнисе Гөлнур Хөсәенова, хатыны Елена Горбань һәм аны балачактан аны тәрбияләп үстергән әтисен кочаклап өлгерде. Аннары аны богауладылар һәм Киров шәһәренең тикшерү изоляторына алып киттеләр. Азатны иреккә чыгармас өчен аңа каршы яңа җинаять эше ачылды. "Терроризмны аклау" маддәсе нигезендә Мифтаховны тикшерү берничә ай дәвам итте.

Эш мәхкәмәгә тапшырылды һәм 29 февраль бу җинаять эше нигезендә Азат Мифтаховка янә хөкемдар алдында үзен акларга туры килә. Мифтаховның эшен Екатеринбурда Үзәк хәрби мәхкәмә карый. Хөкемдар — Алексей Колесников.

Азат Мифтаховка каршы яңа җинаять эше ничек ачылды? Аны тикшерү, күзәтү 2023 елның җәендә ук башланган. Төгәлрәк әйтсәк, 28 июльдә. Көз көне сәяси тоткын дип танылган галим иреккә чыгарга тиешле булса да, хакимият аның иреккә чыгуын теләми. Мифтаховка ачылган яңа җинаять эше өч томнан тора. Анда 2023 елның апрельннән башлап майга кадәр вакыйгалар тасвирлана.

Тикшерүчеләр яңа җинаять эшен ике шаһит сүзләренә нигезләнеп ачкан. Имеш, Азат Мифтахов телевизор караганда, камерада утырган барлык кешеләр алдында 2018 елда Архангельски шәһәрендәге ФСБ бинасы эчендә шартлау оештырган Михаил Жлобицкийны хуплаган. Азат өстеннән сөйләүчеләр — галим белән бер камерада утырган Роман Ямщиков һәм Сергей Григорьев.

Мәхкәмәдә алар чыгыш ясады, алардан сорау алынды. Ямщиков Азат хакимиятне алмаштырырга тели дип белдерде. Азатны күп тапкыр ШИЗога утыртулары да юкка түгел, ул төрмә администрациясе белән уртак тел таба алмады, низаглар тудыра иде дип сөйләде. Әмма нинди низаглар — әйтмәде.

Григорьевтан да сорау алынды. Ул Азатны адекват кеше дип бәяләде һәм аны бары тик анархист карашта булуын әйтте. Азат авызыннан терроризмны аклау сүзләрен ишетмәдем диде ул мәхкәмәдә.


Азат белән камерада 10 кеше утырган. Шуларның берсе — Трушков исемле кеше. Ул әле дә Омутнински төрмәсендә утыра. Ул мәхкәмәдә чыгыш ясап, Мифтахов террорчылыкны аклады дип сөйләде. Ул үзен патриот дип санаганын һәм гади кешеләрне яклау — аның намус эше дип тә әйтте. Колония аңа басым ясамый, алар белән килешү юк дип белдерде.

Руфан Гаджиморатов — Азат өстеннән сөйләүче тагын бер шаһит. Ул Азатның анархист карашларыннан баш тартмавын әйтте.

Гаджиморатов сүзләренә караганда, ул башка тоткыннардан Азатның Русия хакимиятенә, Путинга, куәт оешмаларына каршы булуын белгән. Шулай ук ул, имеш, Азат авызыннан Жлобицкий белән соклану сүзләрен ишеткәнен дә әйтте. "Кешеләр үлеменә китергән гамәл кылган кеше белән соклануы йөрәгемә кадалды", диде ул һәм үзе турында "Мин — Аллаһка ышана торган кеше" диде. Гаджиморатов үзе кеше талау, хатын-кызны кыйнау өчен ике елга төрмәгә хөкем ителгән. Азат колониядән чыгу белән янә кулга алынганнан соң, 10 көн узуга Гаджиморатов төрмәдән азат ителгән.

Азат Мифтахов утырган ИК-17 колониясе җитәкчелеге дә аның турында тискәре характеристика язган. Ул төрмә хезмәткәрләренә һөҗүм итәрдәй кеше дип тасвирланган.

Азат Мифтаховның хатыны Елена Горбань бу сүзләр ялган дип саный. Иренең телевизор караганда, барлык кешеләр алдында сәясәт турында сөйләгәненә ышанмыйм дигән ул мәхкәмәдә. "Азат хәтта минем белән очрашу вакытында да бик сак сөйләшә иде, артыгын әйтергә курыкты, авызын чамалап ачты. Ә монда, имеш, ул камерада телевизор караганда, күп кешеләр алдында хакимияткә каршы сөйләп утырган. Була алмый андый хәл", дигән ул.


Елена Горбань бу мәхкәмәдә иренең яклаучысы буларак катнаша. Моны ул зур уңыш дип кабул итә. Бу ирен, яраткан кешесен ешрак күрергә, аның янында якынрак торырга мөмкинлек бирә дип аңлатты ул. Мәхкәмәдән соң ул моны кабатлады.

— Мин инде бөтен әйбергә күндем, төрле мәхкәмә утырышларында катнаштым, бу дәүләттән ни көтәсен — беләм, чамалыйм. Яхшысын көтмим, бу мәхкәмә утырышлары — Азатны күрү мөмкинлеге. Соңгы тапкыр мин аны сентябрь азагында күрдем, иреккә чыгарганда, шулай дип атап булса инде, аны янә кулга алдылар. Шул иде соңгы күзгә-күз күрешү. Менә аны янә күрдем. Бер-беребезнең күзләребезгә карый алабыз, ул якын тора. Моңа кадәр видео аша гына күрә идем. Яраткан кешемне күреп күңелем юана, — диде Елена Горбань RusNews-ка.

Мифтахов "Бердәм Русия" офисына шартлаткыч ыргытуда гаепле дип хөкем ителгәч, Горбань аңа кияүгә чыкты. Бу аның белән төрмәдә рәсми очрашырга мөмкинлек тудырды. Азатны этап белән Киров өлкәсенең Омутнински бистәсендәге ИК-17 колониясенә китергәч, Елена Мәскәүдәге тормышын калдырып, Кировка күченде. Шунда эшкә керде, иренә ризык, кирәк-яраклар китереп йөрде, аның белән очрашты. Бүген ул аны якларга тырыша.

Екатеринбурдагы мәхкәмәдә Азатны беренче җинаять эшендә яклаган адвокат Светлана Сидоркина да катнашты. Ул Азатны бу эштә дә яклаячак.

— Мәхкәмә утырышында гаепләүче як Азат гаепле дип үз дәлилләрен китерергә тырышты. Шәһитлардан сорау алынды, документлар тикшерелде. Утырыш күчерелде, чөнки өч шаһит мәхкәмәдә катнаша алмады, — диде ул RusNews-ка .

Бу мәхкәмә күпмегә сузылырга мөмкин, Азат Мифтахов өчен ул ничек тәмамланырга мөмкин — адвокат бернинди дә фараз әйтмәде, әмма Мифтаховны яклыйм диде.

Ә Мифтахов аңа аткан гаепләүләрне кире кага, мин гаепле түгел, дип белдерә.

Улын мәхкәмәдә булса да күреп калырмын дигән теләк белән аның әнисе Гөлнур Хөсәенова да Екатеринбурга барды. Ул улы белән әлегә бары тик хатлар аша гына аралаша алды. Түбән Кама белән Екатеринбур арасы 860 чакрым. Екатеринбурга бару аңа кыенлаша, чөнки ерак та, чыгымлы да. Улын күрер өчен Гөлнур Хөсәенова берничә ел Түбән Кама белән Мәскәү арасын таптады, аннары Киров өлкәсенә йөрде, хәзер Екатеринбурга йөрергә туры килә.

— Улымны күрә алдым, шөкер, күңелем бераз тынычланды. Ярый әле хатыны Еленага аның яклаучысы булырга мөмкинлек бирелде. Алар ешрак күрешә алачак. Бу Азатка да кирәк, күңеле төшмәсен. Якын кешеләрен ешрак күрсә, рәхәт булыр, — диде ул RusNews-ка.

Азат Мифтаховның мәхкәмәсе узган бина янына дистәләгән кеше килде, алар тоткынга теләктәшлек белдерде. Әнисе моны күрүгә тәнгә җылы йөгерде дип аңлаткан. Кешеләр курыкмый, улымны белә, аның гаепле булмавын аңлый дигән ул.

Мәхкәмә дәвам итәчәк, киләсе утырыш 13 мартка билгеләнде.

Белешмә: Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG