Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда транспорт министрын 5 млн сум ришвәт алуда шикләнеп тоткарлаганнар һәм вазифадан алганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Александр Клебанов Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп 2022 елның декабрендә генә билгеләнгән иде әле.

Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебановны зур күләмдә ришвәт алуда шикләнеп тоткарлаганнар һәм республика башлыгы карары белән вазифасыннан алганнар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, җинаять турындагы "мәгълүмат раслангач та" Радий Хәбиров "шундук Александр Клебановны эштән җибәрү турында карар кабул иткән".

Тикшерү фаразынча, 2021 елда "Имин сыйфатлы юллар" дәүләт проектын тормышка ашырган чакта республикадагы бер машина юлын төзекләндерергә алынганнар һәм төзелеш материаллары ташу өчен "Башкиравтодор" һәм сәүдәгә корылган бер оешма килешү төзегән.

2023 елның маенда "Башкиравтодор" оешмасы мөдирләр шурасы әгъзасы булган Александр Клебанов йөк ташучы бу ширкәтнең баш мөдиреннән һәм аның урынбасарыннан биш млн сум ришвәт сораган. Моңа алмашка ул аларны үз канаты астына алырга сүз биргән һәм "Башкиравтодор" белән килешү төзеп элегрәк эшләгән эшләре өчен түләүләрен алырга ярдәм итәчәген әйткән. Ә акчаны бирмәсәләр түләүләрен алырга комачаулыклар тудыру белән янаган. Ширкәт җитәкчелеге куркып аңа сораган акчаларын биргән диелә.

Бу хәлне Башкортстан ФСБсы һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре бергәләп ачыклаган.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре үткәрелә, Клебановның өендә һәм эш урынында тентүләр узган, чикләү чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.

  • Александр Клебанов Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп 2022 елның декабрендә генә билгеләнгән иде әле.
  • Хәзер Башкортстан транспорт министры вазифаларын башкаручы итеп Любовь Минакованы куйганнар. Аның транспорт ширкәтләрендә һәм башкарма хакимияттә эшләү тәҗрибәсе бар диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG