Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яшәүче тагын ике кешене экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә керткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Берсе — Уфадан 20 яшьлек Макар Николаев. Германиядә белем алучы егетне быел август аенда, өенә җәйге ялларга кайткач тоткарлаганнар иде. Ул Украинадагы сугышны хуплап интернетта постлар чыгарганы өчен эзәрлекләнә.

Башкортстанда яшәүче тагын ике кешене экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә керткәннәр. Моңа "Аспекты" басмасы игътибар иткән.

Узган атнада Росфинмониторинг "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә 38 кешене керткән.

Алар арасында Уфадан 20 яшьлек Макар Николаев та бар. Германиядә белем алучы егетне быел август аенда, өенә җәйге ялларга кайткач тоткарлаганнар иде. Ул Украинадагы сугышны хуплап интернетта постлар чыгарган булган. Хәзер Николаев "интернет кулланып, террорчыл эшчәнлек кылырга чакыру, террорчылыкны аклау яки пропагандалау"да (Русия Җинаять кодексының 205.2 маддәсе, 2 өлеше) гаепләнә.

Росфинмониторинг исемлегенә Ишембайдан Азат Яппаровны да керткәннәр. Башкортстан Югары мәхкәмәсенең эш кәгазьләрендә әйтелгәнчә, ул "интернетта экстремизмга чакыру" (Русия Җинаять кодексының 280 маддәсе, 2 өлеше) гаепләнә һәм хәзерге вакытта Уфада сак астында тотыла.

Бу исемлеккә кертелгән Башкортстан кешеләре турында Азатлык моңарчы да язып килде. Аерым алганда бу исемлектә Русиядә тыелган "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсынов та бар. Аны анда быел 16 гыйнварда керткәннәр иде.

Быел августта Росфинмониторинг исемлегенә Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп кулга алынган Уфа активисты һәм журналист Ольга Комлеваны керткәннәр иде.

2022 елның гыйнварында Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева да "экстремистлар һәм террорчылар" исемлегенә кертелде.

Быел гыйнварда Башкорт активисты Руслан Габбасовның кулга алынган энесен террорчылар исемлегенә керттеләр. Ә Габбасовның үзен бу исемлеккә былтыр февральдә керттеләр.

  • Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, ике ел һәм дүрт ай эчендә 101 балигъ булмаган русиялене Росфинмониторингның террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә керткәннәр. Бу исемлеккә керүчеләргә гадәтә шушы маддәләр нигезендә җинаять эшләре ачылган була, аларның банк хисапларын туңдыралар һәм башка чикләү чаралары кертелә.
  • Үсмерләргә террорчылык һәм экстремизм маддәләре нигезендә җинаять эшләрен, аерым алганда, тимер юллларда реле җайланмасы шкафларын яндырган өчен яки моны эшләмәкче булганга, хәрби комиссариатларга ут төрткәнгә яки төрмәкче булганга, сугышка каршы граффити ясаганга, мәктәптә атыш оештырырга теләүләре турында язышканга, Русиядә тыелган "Русия Азатлыгы" легионы белән хезмәттәшлек иткәнгә ачалар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG