Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баймак эше" нигезендә тоткарланган егетнең туганнары адвокатка акча җыя


Баймактагы каршылык чарасы
Баймактагы каршылык чарасы

27 яшьлек Айдар Йосыповны 12 март көнне мәчеттән чыккан чагында тоткарлаганнар. Туганнары әйтүенчә, адвокатка 150 мең сум акча кирәк.

"Баймак эше" нигезендә тоткарланган Айдар Йосыповның туганнары юридик ярдәм өчен акча җыя башлауларын хәбәр итте. Аны 12 мартта мәчеттән чыккан чагында тоткарлаганнар, дип яза "Поиск репрессантов после провокаций в Баймаке" Telegram-каналы.

Башта Уфага алып китеп ике тәүлеккә тоткарлаганнар. Мәхкәмә утырышыннан соң ике айга тикшерү изоляторына җибәргәннәр. Аны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда һәм хакимият вәкиленә көч куллануда гаеплиләр.

"Айдарга 27 яшь, тумышы белән Стәрлетамак районының Яңа Федоровка авылыннан", диелә хәбәрдә. Аның намаз укуы, сәламәт тормыш рәвеше алып баруы да искәртелә. Туганнары әйтүенчә адвокатка 150 мең сум җыярга кирәк.

Telegram-канал мәгълүматынча, "Баймак эше" нигезендә тикшерү изоляторларында 83 кеше тотыла.

Күптән түгел Баймакта 17 гыйнвар протестларыннан соң кулга алынганнарның туганнары халыкка мөрәҗәгать чыгарды. Алар тоткарланучыларның гаиләләренә күрсәтелгән мадди һәм рухи ярдәм өчен рәхмәт сүзләре җиткерә. Битараф булмаучылар җибәргән акчаларга адвокатлар яллый алуларын, тикшерү изоляторында тотылучы якыннарына кирәк-яраклар һәм азык-төлек тапшыра алуын искәртә.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG