Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Казанда "Үлемсез полк" йөреше узмаячак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моны иминлек максатларында дип аңлаталар.

Быел Казанда "Үлемсез полк" йөреше узмаячак. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин әйтте, дип яза "Коммерсантъ".

"Иминлек максатларында быел "Үлемсез полк" йөрешеннән тыелып торабыз. Әмма бу бөек җиңүне, бөтен шәһәребез, республикабыз, илебез белән лаеклы итеп билгеләп узачакбыз", дигән ул.

"Бизнес Оnline" искәртүенчә, 9 майда Җиңү парады узар дип көтелә. Махсус кунак - җырчы Дмитрий Певцов киләчәк. Кичке сәгать унда бәйрәм салют белән төгәлләнәчәк. Алданрак хәбәр ителгәнчә, Казанда 9 майны бәйрәм итүгә 42 млн сум бүлеп бирелә.

Казанда быел "Үлемсез полк" йөреше булыр дип көтелгән иде. Хәтта анда Украинадагы сугышта үлгән "Алга" батальоны хәрбиләре сурәтләрен тотып чыгачаклары да хәбәр ителде.

2023 елда да чараны Казанда гына түгел, бөтен Русиядә үткәрмәскә карар иттеләр. Оештыручылар "бер урам һәм бер мәйдан форматыннан китеп", русияләргә каһарманнарның истәлеген "көне буе" хөрмәтләүне тәкъдим итте.

  • "Үлемсез полк"ны 2012 елда Томски журналистлары уйлап тапкан иде. Икенче дөнья сугышында һәлак булучылар истәлегенә үткәрелгән чарада әлеге сугышта катнашканнарның фотоларын тотып күмәк йөреш уздырдылар. 2020 һәм 2021 елларда коронавирус пандемиясе сәбәпле, әлеге чара онлайн үтте. "Үлемсез полк" катнашучыларына, коронавирус чикләүләре аркасында, тере йөреш урынына сугышта катнашкан туганнарының фотоларын махсус сайтка йөкләргә тәкъдим иттеләр. Анда Адольф Һитлерны һәм башка нацист җинаятьчеләрен кертергә тырышкан кулланучыларга карата нацизмны реабилитацияләү турында берничә дистә эш кузгатылды.
  • 2022 елда исә "Үлемсез полк" традицион форматта уздырылган иде.
  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң, "Үлемсез полк"ны уйлап тапкан журналистлар сугышка каршы чыкты һәм әлеге чарадан читләште. "Кызганыч, без "Үлемсез полк"ның беренчел мәгънәсен үзгәртүче күренешләр һәм вакыйгаларның артуын күрәбез. Әлбәттә, һәр кешенең мөстәкыйль рәвештә 9 майда кемне һәм ничек искә алырга икәнен хәл итәргә хакы бар. Әмма без үзебезне хәзерге вакытта урам сафларындагы хәлләр белән бәйләргә мөмкин дип санамыйбыз ", дип белдерде акцияне уйлап тапкан кешеләр.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG