Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутатлар чит илгә чыкканчы җитәкчеләреннән рөхсәт алырга тиеш булачак


Дума җитәкчесе Вячеслав Володин әйтүенчә, хәзер депутатларга теге йә бу ял урынын ни өчен сайлавын нигезле аңлатырга кирәк булачак.

Русия думасы чит илгә чыгуын җитәкчелеге белән килештермәгән депутатларның һәм Федерация шурасы әгъзаларының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында канун кабул итте. Бу эш сәфәрләренә кагылмый.

Дума җитәкчесе Вячеслав Володин әйтүенчә, хәзер депутатларга теге йә бу ял урынын ни өчен сайлавын нигезле аңлатырга кирәк булачак.

Моннан тыш Володин вәкаләтләр мөддәте инде чыккан депутатлар белән сенаторларга да шушындый вакытлы тыю әзерләргә тәкъдим иткән. Ул яшерен мәгълүмат белән эшләгән дәүләт хезмәткәрләренә эшләреннән киткәннән соң чит илгә биш ел буе чыгуны чикләүче норма бар дигән.

Шулай ук Думаның иминлек комитетына депутатларның чит илдә милеккә ия булуын тыю турында канун әзерләргә кушылган.

  • Русиядә депутатларга илдән чыгу рәсми тыелмаган иде. Рәсми тыю булмаса да, күп кенә төбәктә бу хакта "катгый киңәш" бирелде.
  • Бу "киңәш" депутатларның чит ил курортларында ял итүеннән соң чыккан берничә шау-шуга бәйле иде. Аерым алганда, Вологода өлкәсе депутаты Денис Долженконың Дубайга сәфәреннән соң, өлкә башлыгы Олег Кувшинников "ил өчен авыр булган вакытта" чит илләргә барудын тыелырга киңәш итте.
  • Тагын бер шау-шу Курски өлкәсе депутаты Максим Васильевның Мексикадан яздырган видеосына бәйле булды. Бу сәфәрне "Бердәм Русия" шурасы сәркатибе Андрей Турчак тәнкыйтьләп чыкты һәм Васильевны вазифасыннан китәргә чакырды. Васильев гафу үтенде, бюджет комитеты рәисе урынбасары вазифасын калдырып Донбасска китеп барды.
  • 2022 елда февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, төрле тармакта эшләүчеләргә чит илгә чыгудан баш тартырга киңәш итүләре турында даими хәбәр ителеп тора.
  • Сугыш башланган елны ук Яңа ел алдыннан түрәләргә һәм дәүләт ширкәтләре вәкилләренә Яңа ел бәйрәмнәрендә Русиядән китү тыелуы билгеле булды. Кышкы ялларда аларга хәтта шәһәрдән чыкмаска киңәш ителгән иде. Түбәнрәк вазифада торучыларга исә Яңа елда дус булмаган илләргә бармаска кушылган, юкса эштән җибәрү ихтималы булуы әйтелгән. Бу дәүләт серен белә алучыларга гына түгел, шәһәр хакимиятендәгеләрнең бөтенесенә дә кагыла, дип сөйләде "Вёрстка"ның Мәскәү мэриясендәге әңгәмәдәше.
  • Русиядә дәүләт нефть-газ ширкәтләрендә эшләүчеләргә чит илгә чыгуны тыюлары да хәбәр ителде.
  • Былтыр журналистлар Русиянең дәүләт оешмаларында эшләүчеләрне эштән җибәрү белән янап чит ил паспортларын тапшырырга мәҗбүр итәләр, дип язган иде. Әлегә бу тыю бөтен түрәләргә дә кагылмый, кемгәдер чит илгә чыгу тулысынча тыелса, икенче берләренә хакимиятләр "дус булган" яки "нейтраль" илләр дип санаучы дәүләтләргә бару рөхсәт ителә диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG